Домой Жизнь татар Булат Гадершин: “Тәпи киткәннән бирле көрәшәм”

Булат Гадершин: “Тәпи киткәннән бирле көрәшәм”

0
Булат Гадершин: “Тәпи киткәннән бирле көрәшәм”

Зәй районы Чыбыклы авылы егете Булат Гадершин кечкенәдән көрәшә. Еллар буе көрәш белән мавыккач, ирешкән уңышлары, нәтиҗәләре дә җитәрлек.

— Тәпи киткәннән бирле көрәшкә йөрим, — ди Булат, елмаеп. — Чөнки әтием Илфат — көрәшче, озак еллар тренер булып эшләде. Мине үзе белән ияртеп алып бара иде. Хәзер генә бу эшеннән туктады. Ул — көрәш буенча Татарстанның спорт остасы. Әтидән үрнәк алып үстем.

— Беренче откан бүләгең сакланамы?

— Беренче приз — фотоальбом. Әле дә саклана, альбом көрәш фотолары белән тулган.    

— Көрәшче өчен иң зур бүләк — тәкә! Көрәшү дәверендә якынча ничә тәкә оттың?  

— Авырлыгым зур түгел — 75 кг. Безнең якта Сабантуйларда авырлык буенча категория юк, барысы да көрәшә ала. Авыр гәүдәлеләр шактый булгач, бөтен Сабантуйда да рәттән көрәшмим. Шуңа откан тәкәләрем күп түгел, барысы унга җыеладыр.  

— Быел Сабантуй узмагач, күңелсез булмадымы?  

— Гел тискәре якларны гына эзләмибез. Бер яктан, үткәрелмәгәч, көрәшчеләргә бераз ял итү мөмкинлеге туды. Кемдәдер җитди җәрәхәтләр бар, аларга төзәлү өчен вакыт булды. Алла боерса, тагын да көч, энергия җыеп, илдәге бу мәшәкатьләр артта калып, киләсе елга келәмдә көч сынашырбыз дип уйлыйм.

— Бүгенгә нинди зур җиңүләрең бар?  

— Татарча көрәш буенча Татарстан, Россия беренчелеген, Президент кубогын… — яшьләр арасындагы зур ярышларның барысын да оттым. Билбау көрәше белән дә шөгыльләнәм. Анысы буенча шулай ук яшьләр арасында Россия, Татарстан беренчелекләрен оттым. Россия кубогына ярышларда II, III урыннарда калдым. Зурраклар арасында көрәшеп, билбаулы көрәш буенча Татарстан беренчелеген өч-дүрт тапкыр оттым. Россиядә ике мәртәбә III урында калдым. Татарча көрәш буенча Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призын оттым. Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турнирында берничә тапкыр алдынгы урыннарны алдым. Ике мәртәбә Урал кубогына ия булдым. Искә төшерсәм, шактый җыела. Көрәшнең ике төре буенча да Россия спорт остасы нормасын үтәдем.    

— Сиңа иң ошаган көрәшче кем?  

— Актаныштан Руслан Нургалиев. Кечкенә чактан аның көрәшен яратып карадым. Бик матур көрәшә иде. Хәзерге вакытта ул бил алышмый.  

— Гаиләң белән дә танышыйк әле. Хатының син көрәшкәндә борчыламы?  

— Узган ел өйләндем. Хатыным Айгөл Алабуга ягыннан. Ул минем өчен җан ата, җәрәхәт алмаса ярар иде, дип борчыла.

  Лилия ЙОСЫПОВА

Ирек мәйданы

matbugat