Домой Жизнь татар “Соң булса да, бәхетле булдым”

“Соң булса да, бәхетле булдым”

0
“Соң булса да, бәхетле булдым”

Гомер буе халкына хезмәт иткән халык җырчысы Флю­ра Сөләйманова­ның авыр, ятим бала чагы хакында күп­­лә­­регез ишетеп бе­ләдер ин­де.

Ятимлек ачысы

Әтисе сугышта һәлак була аның. Әниләре исә кырык яше дә тулмаган килеш, биш баласын калдырып, бакыйлыкка күчә. Ул вакытта Флюра апага – дүрт, сеңелесе Фәниягә әле ике генә яшь була. Җәй көне баздан салкын катык эчеп харап булган әниләре. Аның авырып ятканын да, үлгәч, мәетне юганда балаларның барысын да сәкедә тезеп утыртканнарын да бераз хәтерли Флюра апа.

Ятимнәрнең өчесе приют яшен­дә булганга, аларны балалар йортына алырга киләләр. Әни­ләре үлгәнче үк 1931 елгы абый­лары ФЗУга җибәрелә һәм әни­ләренең үлгәнен дә белмичә кала.

Өч баланы әнисенең сеңе­лесе Рәхимә апа тәрбиягә ала. Рәхимә апаның үзенең дә бер улы булганлыктан, дүрт кечкенә баланы үстерү аңа җиңел бирелми. Тракторчы булып эшләгән Рәхимә апа кызларга кырысрак булса да, дөрес тәрбия бирә.

– Апага үпкәләп, рәнҗегән вакытларны хәтерләмим. Ул бераз кырысрак иде. Әмма көй-көйләтеп ятарга заманасы да ул булмады. Без бит бишәү идек. Инде барысы да китеп барды… Биш баладан бүген үзем генә калдым. Әле сеңелем үлгәнгә берничә ай гына. Апа да тиз китте. Ул бик батыр, белмәгән нәрсәсе юк иде. Эх, апа булса хәзер, шалтыратып кына сорыйсы да бит, – дип юксына якыннарын Флюра апа.

Ятимнәрне сыендырган ятим

Кияүгә ул кырыктан узгач кына чыга. Язмышы шундый булгандыр инде. Иптәш кызы Рәйсә вафат булгач, аның дүрт баласына әни булып килә ул. Әмма беркайчан да зарланмый, балаларны үзенекеләр кебек күрә. Әни дип әйтегез миңа, дип тә таләп итми алардан. Әнинең бер генә булуын белеп үссен балалар, ди.

– Соң булса да, бәхетле булдым. Дүрт бала өстенә килде дип, халык бик аптыраган иде. Туганнарым бигрәк тә. Бу балаларның миңа бер генә дә зыяны тимәде. Олы кыз Алсу кияүгә барганда, миңа бүләк ителгән күлмәкләр, түфлиләрне аңа бирдем. Мин кияүгә чыкканда, балалар өчен кием-салым да юк иде бит. Ә мин гастрольләргә йөри идем. Кая барсам да, чемодан тутырып, балалар киеме җыеп кайттым. Габделхагым бик әйбәт кеше булды. Аның юклыгына да инде менә тугыз ел. 100 яшькә кадәр яшәргә дә ризамын дия иде, 69да китеп барды. Миннән ике яшькә кече иде ул, – ди Флюра апа. Күзләре яшьләнә. Габделхак абый хакында сораган саен шулай. Начар торсалар, сагыныр идеме икән ул аны?!

Габделхак абый белән кушылганда олы кызларына 16 яшь, ә төпчек игезәкләр беренче сыйныфта укый. Габделхак абыйның балалары тыңлаучан була. Хәзер инде оныклар да ярата, үз итә җырчы әбиләрен.

Гомер буе артист белән яшәсә дә, Габделхак абый зарланмый. Кем белән торачагын алдан ук белгән, ләбаса.

“Илһам Шакиров булмагач…”

Флюра апаның табигый сәләтенә генә таянып, филар­мониягә эшкә алмыйлар. Шуннан соң ул радиога эшкә урнаша. Ул чакта радионың нинди көчле ресурс булуын СССР заманында яшәгәннәр яхшы хәтерлидер. Бөтен җырлар, җырчылар радио аша уза.

– Яшь вакытта минем хәтер бик әйбәт иде. Радиодагы барлык җырларны да белә идем. Җыр яздырырга килгән артистлар да җыр сүзләрен онытып җибәрсә, миннән сорыйлар. Филармониягә бармыйча, радиога эшкә урнашуым яхшыга гына булды. Миңа тавышың “кечкенә” дип бәйләнәләр иде. Ә радиода җыр яздырганда, тавышның “кечкенә” яисә “зур” булуы сизелми. Иң мөһиме – чиста булсын! Шуңа да җырлар өйрәнеп, бик күп җырлар яздырып калдырдым, – дип искә алды Флюра апа.

Радиода эшләве аны Җәүдәт Фәйзи белән дә дуслаштыра һәм Флюра апага бик күп фольклор әсәрләрен өйрәнергә, халык күңеленә тагын да ныграк үтеп керергә ярдәм итә.

– Олырак җырчылар арасында көндәшлек булгандыр, бәл­ки. Әмма миннән көнләшкән кеше булмады. Мин үзем дә беркем­нән дә көнләшми идем. Үзем­нең холкымнан да торгандыр инде. Барысының да җырлага­нын яраттым. Илһам Шакиров булмагач, хәзер контроль юк төс­ле, – дип моңсулана җырчы.

“Бүген импортный машина булсын”

Габделхак абый җырлар тыңларга бик ярата. Беренче хатыны Рәйсә апа да, Флюра апа белән бергә, Сара Садыйкова хорына йөргән була. Рәйсә апа да, дус кызы Флюра кебек, ятимлектә үскән.

– Безнең заманда җырлар өчен “махсус” белем кирәк булды. Филармониягә эшкә урнашу ул вакытта бик авыр иде. Мин җырламаслык ке­ше булмаганмындыр. Алма­дылар. Тик укытучыларым консерваториядәге бел­геч­ләрдән дә әйбәтрәк булды. Казахстанда 1960 елларда чирәм җирләрен күтәрү вакы­тында, җырчылар бригадасы җыйдылар. Сара Садыйкова мине гармунчы Гани Вәлиев янына алып китте. Гани абый күп нәрсәгә өйрәтте. Казахстанга чыгып китәргә теләк белдерүчеләр дә әллә ни булмагандыр инде. Тыеп торырга минем әти-әни юк, тулай торакта торам. Шулай итеп китеп бардым, – ди Флюра апа.

Анда ул өч ел эшли һәм СССР эстрадасында чыгыш ясарга рөхсәт бирә торган ат­тес­­тация документы белән кайта.

Ул гомер буе халкына хезмәт итә. Хезмәте өчен мактаулы исемнәр дә, дәрәҗәләр дә сорамый.

– Юлы булса – машинасы, машинасы булса юлы булмый иде. Трактор арбасыннан төшкәч, җылы клуб булса икән әле ул! Клубы да җылы түгел. Кунакханәләрен әйткән дә юк. Хәзергеләр импортный булмаса, машинасына да утырмый, – ди ул.

Лилия ЛОКМАНОВА.

Бердэмлек