Домой Жизнь татар “Чәй эчәсебез килә”

“Чәй эчәсебез килә”

0
“Чәй эчәсебез килә”

Ерак юлга ат белән чыгучылар елның кайсы фасылы булуга карамастан, бер дә белмәгән авылга кереп кунып та чыга, атларын да ял иттерә торган булган.

Өйгә белмәгән-көтелмәгән кунак килүне халык яхшыга юраган. Юлаучыны ашатып-чәй эчертеп чыгарганнар. Ул чакта өй тулы бала-чагасы, йортлары кечкенә булса да, һәммәсенә урын табылган.

Соңгы вакытта мондый хәлләргә саграк карарга өйрәндек. Әллә нинди кырыгалдарлар, кәкре каенга терәтүчеләр дә җитәрлек бит хәзер. Дөресен генә әйткәндә, шәһәр генә түгел, авыл да капка келәсен сак кына ача бүген.

Кукмара районында бер чынаяк чәй эчәсебез килеп, бик матур йортның ишеген шакыдык. “Чәй эчәсебез килә”, – дип әйтү бүгенге заманда бик сәер икән ул! Әмма тирә-якта, район үзәгендә дә кафе-чәйханәләр ябылган бер мәлдә юлаучылар искә төште. Әбием дә гел шулай авыл башындагы беренче йортка туктап, хуҗалардан рөхсәт сорап, кунып чыга торган идек, дип сөйли иде. Үзебез дә шул хәлгә калдык. Цивилизциядән ерак булган саен кайбер кыйммәтләр арта башлый икән.

Хуҗа кеше белән хуҗабикәнең ышанычына да керергә кирәк бит әле. Чишмә-баш авылында безне Мәүгыйдә әби белән Минвасыйл бабай Мәрсетдиновлар үз балалары кебек якын итеп, авыл каймаклары белән чәй эчертеп чыгардылар. Урам чатында ук урнашкан өйләрендә шулай чәй эчеп чыгучылар күп була икән. Газовиклар да, су кертүчеләрне дә, гомумән, бу йортта чәй эчертмичә беркемне чыгармыйлар. Үзләре әйткәнчә, бар нәрсә бар бит! Минвасыйл абый тыштан бик кырыс булып күренсә дә, бик тә киң күңелле кеше. Мәүгыйдә әбине әйтеп тә, сөйләп тә бетереп булмый. Аларны әби-бабай дияргә дә тел әйләнми әле. Хуҗабикә ул арада өстәлгә 4-5 төрле кайнатма куярга өлгерде. “Монысы күркә, монысы сары чәчәк кайнатмасы”, – дия-дия сыйлый ук башлады безне. “Әби әйткән икән, өзми дә куймый инде. Безнең яшькә карамагыз, әле барысын да үзебез җыябыз. Күңелсез булмасын дип ике умарта да тотабыз”, – дип тә елмайды Минвасыйл абый. Бакчадагы тәртипне күрсәгез, анда нинди генә җимеш агачы юк. Виноград та, әстерхан чикләвеге дә – башка җимешләрне санап та тормыйбыз. Күрсәгез, анда бер чүп юк. Өйнең тышы гына түгел, эче дә гаҗәп. Ике катлы зур өйдәге чисталыкка да сокланып кайттык.

Әнә шулай түбәтәйле бабай, ак яулыклы әби булып картаерга язса иде, дип теләгәнемә, Мәүгыйдә әби: “Яшь чак матуррак бит”, – дип җаваплады. Аларның бергә тора башлауларына киләсе елга 60 ел була икән. Дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр, бер балалары, кызганыч, исән түгел. Кукмарада, Биектауда, Казанда яшәүче балалар, оныклар, туганнар еш кайта бу нигезгә. Без дә, җиде ят кешеләр булсак та, аларны әнә шундый ихлас, эчкерсез булганнары өчен яратып кайттык.

Татарда юлдаш, юлаучы, сәфәр чыгу дигән сүзләр бар. Аларның төшенчәсен юлга чыккач кына яхшырак аңлый башлыйсың. Хәерле сәфәрләр сезгә дә: юлдашыгыз үзегездән яхшырак булсын! Юлларда йөрүчеләргә миһербанлы бәндәләр күбрәк очрасын!

Рәсимә Галиева Автор фотосы

shahrikazan