Домой Жизнь татар “Кемнең күзен ачтырдылар?” (җәнҗаллы “Зөләйха күзләрен ача” сериалы турында яңа ФИКЕРЛӘР)

“Кемнең күзен ачтырдылар?” (җәнҗаллы “Зөләйха күзләрен ача” сериалы турында яңа ФИКЕРЛӘР)

0
“Кемнең күзен ачтырдылар?” (җәнҗаллы “Зөләйха күзләрен ача” сериалы турында яңа ФИКЕРЛӘР)

“Зөләйха бөтенебезнең эчен пошырган гыйшык-мыйшык маҗаралары белән генә яшәмәгән, фильмның беренче сериясендә коточкыч вәхши итеп сурәтләнгән иренә карата улы күңелендә олы хөрмәт тә тәрбияли алган”

КЕМНЕҢ КҮЗЕН АЧТЫРДЫЛАР?

Менә, ниһаять, әдәби җәмәгатьчелектә беркадәр шау-шу чыгарган “Зөләйха күзләрен ача” әсәре буенча “Россия-1” каналы куйган нәфис фильмны карап уздырдык. Аллага шөкер, җир дә тетрәмәде, туфан да кузгалмады, коронавирус кына бернигә карамый дөнья буйлап тузгуын дәвам итте. Анысына исебез китми дә инде, чөнки аерым бер татар өстенә килгән бәла түгел. Ә фильмга килсәк, аны да татарга афәтләр юралмый торган итеп тәмамлау юлын тапканнар бит, рәхмәт төшкерләре. Хәтта ышанасы да килми моңа, чөнки чын тормышыбыз хәлләреннән нык аерыла бу азак. Бәлки романның үзеннән дә аерыладыр, соңгы серия романдагыча булмаячак дигәннәре дә ишетелеп калган иде. Картинаның ашык-пошыграк төгәлләнгән кебек тоелуы да, вакыйгаларның ясалмарак килеп чыгуы да режиссерның оригиналдан читкәрәк китүе белән бәйледер бәлки? Эш шунда, фильм авторлары Зөләйханың ничарадан-бичара урыс фамилиясе алган улын, Ленинградта рәссамлыкка укыганнан соң, Казанга кайтарганнар, өйләндереп, ике баласының берсенә Мортаза исеме куштырганнар. Могҗизага тиң бит бу! Димәк, Зөләйха бөтенебезнең эчен пошырган гыйшык-мыйшык маҗаралары белән генә яшәмәгән, фильмның беренче сериясендә коточкыч вәхши итеп сурәтләнгән иренә карата улы күңелендә олы хөрмәт тә тәрбияли алган. Улын урыс фамилиясенә күчергән өчен гаепләп маташ инде син аны шушы хәлләрдән соң. Хәер, газаплы озын еллар буе гыйшык-мыйшык белән генә яшәмәде инде ул, әле чагыштыру өчен генә шулай дидем. Даһи җитәкчеләре тарафыннан ач-ялангач диярлек хәлдә еллар буе урман кисүгә, ач ерткычлардан талануга, кискән агачың астында калып яисә Ангарага батып үлүгә хөкем ителгән кеше гыйшык маҗарасына күпме бирелә алыр соң?  

Зөләйха улы үзенә пар итеп бик тә ипле, искиткеч чибәр, ирен аңлый торган кыз тапкан. Каян тапкан, ничек тапкан – гаҗәп хәтта. Исемен ишетми калдым, татар кызыдыр, мөгаен. Һәм менә шушы кыз, аннары яшь ана урыс фамилияле әтидән туган улына, атып үтерелгән бабасы истәлеге итеп, Мортаза исеме куштырган. Алай да мөмкин икән бит, Ходаем! Кинода гына булса да! Фильм азагы Зөләйханыкыннан бигрәк безнең күзләрне ныграк ачты түгелме! Хуш, улына Мортаза исемен яшь ана үзе куштырмаган, шулай теләгән иренә каршы гына килмәгән булсын ди. Бүгенге тормыш үлчәвенә салып караганда, анысы да гаҗәеп зур нәрсә бит. Белгәнрәк кешеләр хәзерге татар кызларының кимендә уннан дүрте урыс, яһүд, Әрмән кебек чит милләт егетенә кияүгә чыга дип язалар. Әле күпмесе шулай чыгарга кызыгып йөридер. Андыйларның берәрсе улына-кызына чын татар исеме куштыра аламы яки куштырырга телиме икән менә? Баланың нинди милләттән булуы иң элек исеменнән күренә. Әрмән егетләрен гаиләләрендә теләсә-кайсы милләт кызына өйләнсәгез дә, балагызга Әрмән исеме куштырыгыз, ягъни әрмән итеп үстерегез, милләтебезне үрчетегез дип тәрбиялиләр, имеш. Булыр да. Ә рус кызларын, татарга кияүгә чыгып, баласына чып-чын рус исемнәре куштырырга өйрәтәләрдер кебек. Телевизорны гына карасак та, татар фамилияле, рус исемле күпме ярыммилләттәшне очратабыз. Чынлыкта аларның күпчелеге ярым-йорты гына да татар түгел бит инде.  

Фильмда Зөләйханың улын урыс фамилиясенә күчерүе дә ачык күзлеләргә милләткә хыянәт булып күренмәслек итеп сурәтләнгән. Туган иле, тиран җитәкчеләре тарафыннан коточкыч шартларга куелган бер чарасыз татар хатыны улын шул җәһәннәмнән качыру өчен ниләр эшләмәс! Мондый вазгыятьтә ул тагын нишли ала? Менә хәзер илдә Сталинча репрессияләр чоры да түгел, даһи тираныбыз да юк, Зөләйхадан миллионнарча тапкыр күп без, көчле без, зерә акыллылар без, ә барыбер милләтне, кыерсытылган телне саклап-яклап калу өчен рәтле бер эш тә кыла алмыйбыз. Берни кыла алмавыбызны күреп торган хуҗалар милли телләрне чикләүнең яңадан-яңа, нечкәдән-нечкә алымнарын уйлап табалар. Ә без, бөтен бәла-казаларыбыз аннан килгәндәй, бердәмлек белән, һаман бер китап һәм инде фильм героинясы Зөләйхага ташланабыз. Аны гаепләүнең хәтәрлеге юк шул.  

Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ. Балтач районы, Карадуган авылы.  

ИКЕНЕҢ БЕРСЕ?  

Соңгы көннәрдә Русиягә ике афәт ябырылды. Берсе коронавирус булса, икенчесе – “Күзләре ачылган Зөләйха”. Ике афәт тә бердәй начар булганга, йә берсе, йә икенчесе алга чыгып, русиялеләрнең аңын бөтенләе белән томалап алды. Бәхәсләр һаман да тынып тормаганга, кайсы куркынычрак дигән сорау ачык кала бирә.  

Әмма күзләре ачык булган татарлар өчен мондый Зөләйхаларның афәтнең дә афәте икәне китап язылгач ук күренгән иде инде. Уйлый белгән бәндәләргә китапны ни өчен бик тиз күтәреп алулары да аңлашыла иде. Тик китап чыгу белән үк әле күпчелек комментарийлар күкләргә күтәреп мактаулардан, ай-яй шәп язылган, Игнатов белән Зөләйха мәхәббәте күгәрченнәр сөешүенә охшаган дип сокланулардан тора иде. Берничә татар интеллигенциясе каршы сүз әйтеп маташты шунда, ә аңа кем игътибар итеп тора инде. Татар булмаган халыкларның бу китапны мактауларнына һич аптырыйсы юк, чөнки анда аларны түгел, ә безне кыргый, вәхши, наданнар итеп күрсәткәннәр иде бит. Автор китабы белән үз максатына – халкының битенә төкерүгә ирешкән иде бит инде югыйсә, “кина”сын төшермәсәләр үзләренә дә яхшырак булыр иде. Чөнки кемгәдер нәҗес атасың икән, үзеңнең дә шуңа буялуыңны көт тә тор. Бу “кина” белән дә нәкъ шулай чыкты – шквал кебек тискәре комментарийларның исәбе-хисабы булмады. Халык: “Безгә мондый шакшы кирәкми, татарлар да, руслар да мондый түгел!” – дип, бердәм күтәрелеп чыкты. Чулпан Хаматова үзенең интервьюсында моңа бик гаҗәпләнүен дә белдергән, әнә: “Мин Казанда кайбер радикал националистларның тискәре реакциясе булачак дип кисәткән идем анысы, тик мондый ук реакцияне көтмәгән идем”, – ди. Менә сиңа мә! Әгәр син татар да башка халыклар белән бергә, динен-телен саклап калып, дус-тату яшәргә тиеш дип уйлыйсың икән, син радикал-националист булып чыгасың икән аныңча. Һәм аларча бу радикалларны күпме мәсхәрәләсәң дә ярый дип, арттырып җибәргәннәрен сизми дә калганнар. Татар өчен изге җир булган мәчетне мәсхәрәләү, зираттагы каберләрне ачып, татар каберендә һич тә була алмаган табутка ашлык күмү дисеңме анда, рәхәтләнгәннәр генә!  

Явызлыкларында чик-чаманы югалткан бу бәндәләр татарның азмы-күпме билгеле булган бөтен дин әһелләренең исемнәрен арестантларга биреп чыкканнар. Шуңа күрә, намусы булган кешеләр, нинди генә милләттән булуларына карамастан, бу шакшыны кабул итә алмый инде. Татарны мәсхәрәләүгә багышланган бу проектта катнашудан баш тарткан артистларыбызга зур рәхмәт. Ә катнашучылары, акчаның исе юк дип уйласалар да, бар ул. Әнә, бу афәтләр дә безне сынау өчен җибәрелгәндер Аллаһ тарафыннан. Безнең халкыбыз мондый гына сынауларны бик күп үткән инде ул, монысын да исән-сау үтәрбез, иншаллаһ!  

Тәзбирә ЗАҺИДУЛЛИНА. Мөслим-Чаллы.  

ҮЗЕ ДӘ КОТКАРУГА МОХТАҖ  

Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” исемле романы, аның буенча төшерелеп, Россия-1 каналында күрсәтелгән фильм бүген телләрдән төшми… Күпләр Гүзәлне әсәре каһарманы язмышы өчен милләткә хыянәттә гаепли, аны өйрәнчек санап, өйрәтепме өйрәтәләр. Республикабызның “саллы” интеллектуаль куәтләре, Тукай бүләге лауреатлары, исемнәре үзара макташулар нәтиҗәсендә телгә менгән каләмзатларның, галим-галимәләрнең Гүзәлгә, аның романына, романындагы геройларына каршы төрле матбугат чаралары аша ут ачуы (төкерек чәчүе дип кенә бәяләп булмый, гафу итегез) шаккатырды. Башкаларга ничек яшәргә, ничек язарга, кемне кочарга икәнен билгеләргә, теләсә-кемне пычрак сүзләр әйтеп сүгәргә, яла ягарга, гаепләргә вәкаләтегез, хокукыгыз бар дип аларны кайда, кем инандырган, кем кушкан, яллаган һәм җавапчылыктан ышыклый икән дип аптырарлык. Гүя миллионнар Гүзәлнекенә түгел, ә болар сырлаганнарга мөкиббән һәм язучы ханынымның “Дети мои” исемле икенче романының да Русиянең мактаулы әдәби премиясенә лаек булуы аларны үзләрен остаз санаудан туктатмый. Ни дип кенә бәйләнми “фаш кылучылар”. Хәтта “Ай былбылым” җырын Динә Гарипова башкаруы да ошамый аларга, татарда татарчарак җырлаучы башка җырчылар бар, имеш. Имеш, татар ире Мортаза артык кырыс. Ә Чулпанга һәм Гүзәлгә ябырылучы татар ир-атлары ифрат тәтиләрме? Кайсы халык мактана ала мондый егет солтаннары белән? Янәсе, Зөләйханың кайнанасы артык усал. Ә татарның “Кайнананың иң әйбәт дигәненнән дә козгын тавышы чыга” дигән мәкале белән нишлисе?  

Фильмда көч структуралары әһелләре шактый шөкәтсез күрсәтелә. Горелов кебек адәм актыгының шул сафка лаеклы саналып кабул ителүе дә кемнәрнеңдер касыгына бәргән булуы мөмкин. Һәм анда гаепсезләргә ялган гаеп тагып, соңыннан ил дошманы дип аттырып, погоннарга йолдыз кундыру ысулы бәян ителә. Бу ысул бүген дә исән түгелме икән? Журналист Галунов белән булган кыйссаны искә төшерегез әле. Гүзәл дә, Чулпан да талант ияләре, чын, ихлас һәм нечкә күңелле иҗатчылар. Мондый ябырылуларның әлеге ханымнарга нинди җан җәрәхәтләре ясаячагын Хак Тәгалә үзе генә беләдер.  

Русия тарихы дәреслекләрен укысаң, анда бар да ал да гөл, ә артта чәчәк. Ә әлеге роман иң беренче чиратта илебезнең конкрет чорын бәян итү аша, аның төп бәласен аныклый. Тасвир ителгән дәвердәге фашизмга тиң коточкыч кешелексез вәзгыятьнең үткәннән сут алуы һәм киләчәкне дә буш калдырмаячагы акылы мантыйгы барларга аңлашылса кирәк.  

Гүзәл Яхинага, аның романына туган телебездә ябырылучыларның риторикасы, тарихка, чорга һәм бүгенгегә күзне чытырдатып йомып, үтә тар маңгайлы караңгы авыл әхлагына тырнак батырып ябышуга кайтып кала. Әйтерсең ГУЛАГ төрмәләрендә хатын-кызларның сайлау хокукы булган, әйтерсең сугыш чорында һәр ике якта миллионнарча хатын-кызларны көчләмәгәннәр һәм бу хакта илдә беркем белми. Гүя бүген шәхси файда, исем, премия алу, карьерага ирешү хакына, хәтта ире, якыннары рөхсәте белән татар хатын-кызларының да түрәләр куенына керүе хакында заманыбыз татар язучылары тарафыннан, чынбарлыкка таянып, әсәрләр язылмаган. Тукай бүләгенә тәкъдим ителгән талантлы автор Факил Сафинның “Гөлҗиһан”ы, “Соңгы көз”е шул хакта лабаса. Һәм мондый исемлекне дәвам итәргә дә мөмкин. Озын сүзнең кыскасы, милләт өчен вазыйфасы кушуы буенча ни дә булса эшләргә бурычлы шәхесләребезнең берни кырмауларын тар карашлыларны өстереп Гүзәл Яхинага списәйт итәргә маташу “афтаритлы” шәхесләребезне бер дә бизәми. Тукай бүләге лауреаты Вахит Имамовның, землянка төзүгә бәйләп, “хатын кызның моңа акылы җитми” дигәне уңаеннан, үземнең төзүчеләр институты тәмамлавымны, укытучыларыбызның яртысыннан күбрәге хатын-кызлар булуын, хезмәт стажымның 32 елы төзелеш оешмаларында эшләп узуын һәм хатын-кызларыбызның манаралы (башенный) краннан башлап, бик күп төрле эш төрләрен оста башкаруларын, акыл эстәп гомерләрен редакция урындыгы шомартып уздыручы ир-атларга мөрәҗәгать итүгә мохтаҗлык кичермәүләрен искәртәсе килә.  

Барып чыктык, Дәүләт Думасы депутаты Сергей Гаврилов Генераль прокуратурага “Зөләйха күзләре ача” сериалы хакында, социаль челтәрдә язышучыларның фикерләренә, тонна-тонна мыскыллаулар яудыруларына нигезләп, социаль каршылык тудыруга, ил тарихын бозып күрсәтүгә, мөселманнарның фильм тарафыннан дини хисләре мәсхәрәләнүенә басым ясап, гариза язган. Әлбәттә, интернет пәрәвәзендә чәбәләнүчеләрнең һәммәсе дә риядан тузынмагандыр, арада үзләренең зур уенда пешка буларак файдалануларын да аңлаучылар табылуы бик мөмкин. Мөгаен, “тырышлыклары” да бушка китмәс, ягъни моннан соң ил дәрәҗәсендә, атна дәвамында, иң уңай вакытта татар авторы әсәре буенча, атаклы “Ай былбылым” җырларыбыз яңгырашлы, матур әкиятләребез белән бизәлешле, төп һәм кайбер башка рольләрне милләттәшләребез дә башкарган, милли чикләрне белми миллионнар күңелен яулардай фильм күрсәтү инде башка тәтемәс. Монысы беренчесе һәм соңгысы булмагае. Андый шыкаюга урын бар. Фильм режиссеры да, татарларга мөрәҗәгать итеп, “нигә үзегезнекеләрне болай җәберлисез” дип тикмәгә генә ачыргалану белдермәгәндер. Әмма милләт исеменнән гаеп атучылар, аның дәрәҗәсен максатчанмы, аңсызданмы ил-күз алдында төшерүчеләр татар халкының үзләрен кашка тәкә санаучы бик кечтеки өлеше генә. Русия киңлегендә татарга мөнәсәбәтле моңарчы күрелмәгән зур мәдәни вакыйганың татарга үчле әллә кемнәрнең касыгына бәргән булуы, күпсенү уяткан булуы да мөмкин дип чамалыйм. Ә кем белә, бәлки Дума депутатының, безнең бәгъзе әдипләребез сыман, талант иясе Гүзәл исеме янәшәсендә пиарланасы гына килгәндер?  

Күптән түгел ТНВ телеканалында күрсәтелгән “Семь дней” тапшыруының Гүзәлгә багышланган өлеше дә бик матур, авторга тирән ихтирамлы, Татарстан халкының йөз аклыгы саналырлык килеп чыккан. Шуңа күрә, шәт иншаллаһ, барысы да әйбәт булыр дип юрыйк. Һәрхәлдә, 2018 елда Башкортстан телевидениесеннән күрсәтелгән тапшырудан кайтыш түгел. Гүзәлнең сөйләвен тыңлау да җан рәхәте. Җөмләләр мөкәммәл, төртелеп торулар юк, фикер сөреше кызык һәм оригиналь, бирелгән сорауларга җаваплар төгәл, тыйнак һәм шул ук вакытта язучы ханымның тирән эрудициясе дә әңгәмәне кызыклы, онытылмаслык итә. Шунысын да әйтми булмый, Уфадагы китапханәдә авторның әдәбият сөючеләр белән очрашуы интернетка да эленгән. Ул Казанда шундый җирлектә очрашудан шактый нык аерыла. Безнекен тасвирларга рәссам пумаласы кирәк. Һич югы карикатурачы каләме дә ярый. Дөньяны гүзәллек коткарыр дигән гыйбарә бар. Миңа калса, гүзәллек үзе дә һәртөрле тупаслыклардан коткаруга мохтаҗ…  

Гүзәл романын орышучыларның берсе, аның әсәренә җавап итеп, Гаяз Исхакыйның “Зөләйха”сын рус телендә бастыру идеясен күтәреп чыкты. Моның өчен 250 мең сум акча кирәк булып, 40 мең тәңкә мая тупланган да икән. Миңа калса, бик игелекле башлангыч. Гүзәл Яхинаның уңышы аркасында татар халкының атаклы классигы әсәре белән рус, рус телле укучыларда кызыксыну артып, лаеклы бәяләнеп, ул ниһаять бестселлер буларак дөньяның башка халыкларына да барып ирешер, халыкара танылу табар дип өметләник.  

Рөстәм ЗАРИПОВ Татарстан яшьләре

matbugat