Домой Главные новости В области Чаба поезд, чаба, туган якка таба…

Чаба поезд, чаба, туган якка таба…

0
Чаба поезд, чаба, туган якка таба…

Быел Тимерьюлчылар көне 1 августка туры килә. Әлеге профессиональ бәйрәм бөтен Тимер юл транспорты хезмәткәрләренә дә кагыла – җитәкчеләр, проводниклар, машинистлар, монтажлаучылар һәм ремонтлаучылар, трамвай һәм метро хезмәткәрләренә һәм хәтта шушы һөнәргә укучы студентларга да. Безнең бүгенге героебызның исеме – Салават Ильяс улы ӘСКӘРОВ. Аңа 21 яшь һәм ул үткән елда гына Самараның Тимер юл транспорты колледжын Кызыл диплом белән тәмамлап чыккан яшь белгеч.

Салават, Сез кем булып эшлисез? Профессиядәге карьерагыз ничек башланып китте?

– Мин инде 2018 елдан бирле тимер юл системасында эшлим. Похвистнево районы, Яңа Мансур авылы мәктәбенең тугызынчы сыйныфын тәмамлаганнан соң Самараның А.А. Буянов исемендәге тимер юл транспорты колледжына кереп укый башладым. Ә җәйге каникуллар алдыннан өч айлык курслар тәмамладым һәм Россия студент отрядлары составында Пензада поезд проводнигы булып эшли башладым. Бу вакытта Футбол буенча дөнья чемпионаты бара иде. Без, яшьләр, төрле илләрдән килгән футбол фанатлары белән очрашудан һәм танышудан үзебез өчен бик күп файдалы мәгълүмат алдык. Ике айдан артык проводник булып эшләгән чорда ярты Россияне күреп йөрдек, пассажирларның холык-фигылен аңларга, аралашырга өйрәндек. Ә өченче курстан соң безне инде хезмәт кодексы буенча эшкә алдылар. Алты ай буе практика үткән арада машинист ярдәмчесе, состав слесаре һөнәрләре буенча эшләргә өйрәндек.

Эшегез үзегезгә ошыймы соң? Балачак хыялыгыз тормышка аштымы?

– Минем олырак туганнарым барысы да нефть чыгару тармагында эшлиләр. Ә мин теләмәдем, абыем Нәбиулла Әскәровның һөнәрен үз иттем. Ул сугыш вакытында Похвистневода составлар төзүче һәм паровоз кочегары булып эшләгән. Миңа аңардан да “текә”рәк эш юк кебек тоела иде. Балачак хыялым шушы инде.

Һәм чыннан да ялгышмадым, бугай. Әлегә шушы эштән бик тә разыймын. Ләкин үсештән туктарга иртәрәк, дип уйлыйм. Авыр булса да, алга барырга кирәк. Хыялым тормышка ашуда әти-әниемнең өлеше зурдан. Мин аларга бик рәхмәтлемен.

Озын-озын состав бөтенлеге, кеше гомерләре өчен җавап бирү бик җаваплы эш бит ул. Беркайчан да ял-гышканыгыз булмадымы?

– Тимер юл – ул бик җитди хәрбиләштерелгән оешма. Аз гына ялгышсаң да, башың белән җавап бирәсең. Бер заман локомотивның техник журналын дөрес тутырмаган өчен премиямнең 50 процентын басып калганнар иде. Хәзер җентекләбрәк язам мин аны.

Нинди йөкләр ташыйсың соң?

– Кыска гына хезмәт стажыма карамастан, озын составларга төялгән авыр йөкләр ташырга да, электричкаларда пассажирлар йөртергә дә туры килде. Ни гаҗәп, өлкә буйлап пассажирлар йөртүе талчыктыра төшә икән.

Электр транспортын йөртү сәламәтлеккә зыян китерә, дип ишеткәнем бар. Шулаймы? Төнге рейска чыгып китүегезгә гаиләгез ничек карый?

– Әниемә ошамый, әлбәттә. Ул йокысыз төннәрнең ни икәнен яхшы белә. Шалтырата, сораша, йоклап китмәсен балам, дип борчыла да торгандыр инде.

Ә йокысыз төннәр алар эссез узмый, әлбәттә. Сменалар арасында ике тәүлек ял кирәк булуына карамастан, кайчакта икешәр төн рәттән эшләргә туры килә. Электромагнит кырлары да, эшнең киеренкелеге дә сәламәтлеккә зыян китерә, диләр. Юкка гына тимер юл хезмәткәрләрен пенсиягә иртәрәк чыгармыйлардыр инде.

Локомотивта “кара ящик” тә бар дип ишеттем?

– Ул хәтле үк кара түгел, анысы. Ул юл куркынычсызлыгын саклау өчен кирәк. Юл башында машинист “кара ящик”не – регистрация кассетасын урынына урнаштыра, һәм ул машинистның бөтен хәрәкәтләрен теркәп бара. Кайсы вакытта кайсы станцияне узасың, поезд тизлеге, вакыты язылып бара. Тизлеген сәгатенә бер километрга гына арттырсаң да, туктаганда тормоз белән идарә иткәндә ялгышсаң да, тикшерү уздырачаклар һәм җәзага тартачаклар. Шуңа күрә “кара тартма”ларны яратмый да безнең халык. Аның каравы, гаебең булмаса, аны да регистратор аша расларга мөмкин.

Бюрократизм тимер юлында да бар икән, алайса?

– Ничек булмасын инде, бар, әлбәттә. Һәр структурада да бардыр, дип уйлыйм. Карьера ясау, югары максатларга ирешү теләге белән яшәгән һәм эшләгән хезмәткәрләргә бездә үсеш мөмкинлекләре чикләнмәгән. Югары белеме булган җаваплы белгечләр югары үрләрне яулап торалар бит. Ә без, татар егетләре, кемнән ким?

Әңгәмәне Эльмира ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.