Домой Поздравления Әни назы безгә көч бирә

Әни назы безгә көч бирә

0
Әни назы безгә көч бирә

1 августта безнең гаиләбездә зур тантана – газиз әниебез Фәния Әхмәт кызы ТАҖЕТДИНОВА үзенең күркәм гомер бәйрәмен – 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул тормыш сынауларын лаеклы узып, киләчәкне зур ышаныч белән каршылаучы олы йөрәкле, ару-талуны белмәүче кеше.

Әниебез Елховка районының Мулла авылында күпбалалы колхозчылар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң ул Кинель-Черкасс медицина училищесына укырга керә һәм уңышлы гына тәмамлап чыга. Дипломлы шәфкать туташын туган авылы медпунктына эшкә алалар.

Бәхетен дә туган авылында таба – иң уңган, тырыш һәм чибәр егет буларак дан тоткан Исмәгыйль Тәҗетдиновка кияүгә чыга. Алар матур гына гаилә корып җибәрәләр, үзләренә өй сатып алалар. Миңа, олы кызлары Фирдәүскә, алты ай тулгач, Куйбышевка күчеп китәләр. Әниебез шәһәрнең Клиник хастаханәсендә гематология бүлегенең процедура кабинетында шәфкать туташы булып эшли башлый. Кан тамырына ясала торган уколларны бик оста башкарганы өчен аны хезмәттәшләре дә, авырулар да бик хөрмәт итәләр һәм яраталар. Әти-әниебез яшәгән иске йорт сүтелеп, аларга яңа фатир бирелгәч, аңа кабат эшен алыштырырга туры килә. Ул яңа фатирыннан ерак булмаган 15нче санлы балалар дәваханәсендә өлкән шәфкать туташы булып эшли башлый.

Әниебез, табигате буенча, гел алга, яңа үрләргә омтылучан кеше. Шуңа күрә ул лаборант-рентгенолог белгечлегенә дә укып чыга һәм пенсия яшенә җиткәнче шул тармакта хезмәт итә. Ләкин ару-талуны белмәүче әниебез пенсионер статусы белән килешми һәм, хезмәт юлын дәвам итеп, тагын егерме ел чамасы Самараның дүртенче дәваханәсендә хуҗалык мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары вазифасын үти. Бөтен гомерен игътибар, төгәллек һәм чисталык таләп иткән медицинага багышлаган әниебезнең тырыш хезмәте дә тиешенчә бәяләнә, ул дистәләгән Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Сеңелем Дилә дә, мин дә тормышта үз урыныбызны таба алуыбыз, аякта нык басып торуыбыз өчен әни белән әтигә иң олы рәхмәтләребезне белдерәбез.

Ярты гасыр гомерләрен шәһәрдә яшәсәләр дә, әти белән әнинең күңеле гел авылга, табигать кочагына тартыла. Алар Самарадан ерак булмаган Ялтай авылында йорт салып керәләр һәм хәзерге вакытта бакча үстереп, кош-корт асрап шунда яшиләр. Әниебез биш вакыт намазын калдырмый, гарәп графикасын белә, Аллага шөкер. Үзенең тормыш сөючәнлеге, оптимизмы белән ул безгә, ике кызына – үрнәк, әтиебезгә – ышанычлы тормыш юлдашы, оныклары һәм оныкчыклары өчен – назлы дәү әни. Әниебез һәркемне ачык йөз, сый тулы өстәлләр белән каршы ала, кирәк чакта җылы сүз дә таба, эш белән дә гел ярдәм итә. Йортыбызның нуры, тормышыбызның таянычы, иң зур шатлыгыбыз, бәхетебез, горурлыгыбыз ул. Үзебез дә күптән әниләр, хәтта инде әбиләр булсак та, күңел һаман да аның назына омтыла, аның барлыгын, җылысын тоеп яшәү илаһи көч бирә.

Кадерле әниебез! Сине олы гомер бәйрәмең белән чын күңелебездән тәбрик итәбез. Киләчәктә дә исән-сау бул, әтиебез белән әле тагын озак еллар гөрләшеп яшәргә Ходай насыйп итсен. Елмаеп каршы алуыгыз, капка төбенә чыгып озатып калуыгыз безгә, балаларыгызга һәм оныкларыгызга, иң зур бүләк. Күрше-күләнгә, туган-тумачага да терәк-ышаныч булып, тынычлыкта яшәргә насыйп булсын иде!

Иң изге теләкләр белән кызларың, онык-оныкчыкларың, барлык туганнарың исеменнән кызың Фирдәүс.