Домой Жизнь татар Чулпан Җәлилова: Шундый матур лайнер әтием исемен йөртүе горурлык уята

Чулпан Җәлилова: Шундый матур лайнер әтием исемен йөртүе горурлык уята

0
Чулпан Җәлилова: Шундый матур лайнер әтием исемен йөртүе горурлык уята

Муса Җәлилнең кызы шагыйрь исемендәге самолет булдырылуы уңаеннан хисләре белән уртаклашты.

Бүген «Казан» аэропортына Мәскәүдән Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге очкыч килде. Пассажир-кунакларның берсе — татар каһарман-шагыйренең кызы Чулпан Җәлилова. «Шундый матур лайнер әтием исемен йөртүе горурлык уята», — диде ул журналистларга.

«Безнең күңелләр шатлык, горурлык хисләре белән тулы. Шундый бөек вакыйга. Әти үзе дә 1942 елда көндәлегендә үлемнән курыкмавын, үлемнән соң да халык хәтерендә булу мөмкинлеген язып калдырган. Без бик сөенәбез», — диде Чулпан Җәлилова. 

Ул Казанга шактый еш, җәен дә, кышын да кайтуларын әйтте. «Әти тормышы Казан белән бәйле. Ул монда рабфакта укыган, эшләгән, Казаннан сугышка киткән. Без монда 1941 елда хәзерге Муса Җәлил музей-фатирында яшәгән идек. Оренбург өлкәсендә яшәсә дә, Казан аңа кадерле. Шәһәр аның турында хәтерне саклый», — диде Чулпан Җәлилова. 

25 август — шагыйрьнең үлем көнендә алар гел гаиләсе белән Казанда, Җәлил һәйкәле янына барганнарын сөйләде. «Бу безнең өчен изге көн, чөнки әтинең кабере юк, аның фаҗигале үлгәнен беләбез. Яшьләр дә хәтерләсен иде бу каһарманлыкларны», — дигән теләктә калды Муса Җәлилнең кызы. 

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar