Тольятти шәһәрендәге 5 нче санлы хастаханәнең баш табибы,Самардагы COVID-19га каршы көрәшнең мәгълүмат үзәге җитәкчесе Николай Ренц прививка ясатканнан соң кеше организмында вируска каршы торырлык иммунитетның кайчан барлыкка килүе турында сөйләде.
-Беренчесен ясатып 21 көн узганнан соң икенче инъекция ясала. Беренчесеннән соң 21 көн узгач ягъни икенчесе ясалгач кына кеше вакцинаны кабул итеп вирустан зарар күрмәслеккә әйләнә. Аныңча инфекциягә иммунитет формалаша,-диде Николай Ренц.
Хәзер Самара өлкәсендә 113 000 кеше привика ясаткан,аларның яртысыннан артыгы 60 яшьтән өлкәнрәкләр.
Халыкның 60% ясатканнан соң гына күмәк иммунитет барлыкка килә ди,-белгечләр. Хәлне уңай якка үзгәртү өчен препаратның яңа дозалары кайтарыла. Соңгы тапкырында өлкәгә 20 000 доза җибәрелде. Шушы араларда 93 кап “Спутник V” килеп җитәргә тиеш.
Коронавируска каршы привикаларның ничек үтүе һәм аларның аермалары хакында табиплар сөйләгәнне инде язган идек. Прививкага каршылык булуы да мөмкин бусын да истән чыгарырга ярамый.