Денис елъязмасы

0
Денис елъязмасы

Бөек Ватан сугышы ялкыны кабынып киткәч, бөтен совет халкы Ватанны сакларга күтәрелде. Шенталы районы, Денис авылыннан да сугышка 500ләп кеше алынды. Дошманга карата нәфрәт хисләре кабынган ватандашларның йө­рәге бер генә теләк белән типте – дошманны җиңеп, үз оясында юк итү. Фронттагы һәр көн – батырлык һәм тәвәккәллек үрнәкләре белән сугарылган иде.

Сугыш елларында Шенталы районының колхоз һәм сов­хозлары арасында Денис авылында оешкан “Марс” колхозы башкалардан аерылып тора. Ул елларда колхоз рәисе булып Хәмәтвәли Мингалимов эшләгән. Колхозчыларның 40 проценты сугышка китүенә карамастан, кырларда һәм фермаларда эш туктамаган, “Исеңдә тот, иптәш: уңышлы эшең белән дошманны җиңү көнен якынайтасың” сүзләре колхозчыларны әйдәп барган.

“Сталин трибунасы” дип аталган район газетасы төп­ләмәләрен ачып карасаң, производство күрсәткечләрен кү­тәрүгә өндәүче мәкаләләргә тап буласың. “Барысы да фронт өчен! Барысы да Җиңү өчен” лозунгы астында денислеләр беренче сугыш елы уңышы өчен көрәш башлаганнар. Колхозчылар урып-җыю кампаниясе барышында икеләтә, өчләтә арттырып ашлык үстерү, көзгә сөрү, уҗым чәчү буенча социа­листик ярыш оештырганнар. Р. Загартдинов мәкаләсендә: “Көннән-көн заготовительный пунктка килүче олаулар саны арта бара. 19 августта элеватор “Марс” колхозыннан килгән беренче олауларны кабул итте. Бу көнне колхозчылар хөкүмәткә 100дән артык центнер ашлык тапшырдылар”.

Сугышның соңгы көненә кадәр денислеләр зур темп­та эшләп, планны арттырып үтәп килгәннәр. Денис авылы машина-трактор станциясе директоры газетага язган хәбәрдә мондый сүзләр бар: “Стахановчы Г. Кадыйров тизлек көйләгече кәтүкләрен тизләтелгән ысул белән урауны уйлап чыгарды”. 1942 елда басылып чыккан “Сталин трибунасы” газетасындагы икенче бер хәбәрдә: “Марс” авыл хуҗалыгы артеле хезмәткәре Минхәер Кәримов, үзенең тимерче алачыгында стахановчыларча эшләп, урып-җыю кампаниясенә кирәк булган эш коралларын алдан ук төзә­теп-хәстәрләп куйган. Бөтен машиналар да бар куәтенә һәм ватылмыйча эшлиләр. Шул ук вакытта иптәш Кәримов клуб эшен дә җитәкләп бара. Аның тырышлыгы белән клуб агитация үзәгенә әверелгән. Агитаторлар төшке аш вакытында колхозчылар арасында агитация эше алып баралар, Информбюро хәбәрләрен вакытында җиткереп торалар, фронт хәбәрләре язылган газеталар укыйлар. Колхоз бай уңышны вакытында һәм югалтуларсыз җыеп ала һәм ашлыкны элеваторларга салуны оештыра”.

Колхозчыларның активлыгын фронттан килгән хатлар да куәтләндереп, оптимизм тудырып торган. Безнең карамакка лейтенант А. Шәфигуллиннан килгән хат килеп эләкте: “Мин Денис авылында туып-үскән кеше. Барчагызга да күп сәламнәрем­не һәм иң матур теләкләремне җиткерәм. Минем туган авы­лым язгы чәчү эшләрен уңышлы башладымы, колхозчылар кырларда ничегрәк эшлиләр, фронтка ярдәм күрсәтәләрме? Фронт­тагы эшләр уңышлы бара. Безнең подразделение беренчеләрдән булып Румыния чикләренә якынлашты, 100 километр араны сугыша-сугыша уздык. Дошман бик ярсулы булуына карамастан, Кызыл Армиягә каршы тора алмады, качты”…

Бу эшләр, сугышлар 75 ел элек булгангадырмы, газетада язылган юллар йөрәгемдә дулкынлану хисләре тудыралар. Алар дөньяга карашымны төптән үзгәрттеләр, дисәм дә була. Сугыш чоры халкының кешелеклелеге, хезмәт һәм Ватанны сөючән булулары илне дошманнан саклап калу сәбәп­чесе булгандыр, дип уйлыйм.

Сугыш елларында Денис авылының хәзерге Куйбышев урамындагы сырхауханә урынында балалар йорты булган. Шенталы районы архивында 9 санлы балалар йортында тәрбияләнгән берничә баланың шәхси эше дә саклана. Сугышта һәлак булган кешеләрнең балалары Денис авылы балалар йортында икенче өйләрен тапканнар. Анда Куйбышев өлкәсе балалары гына түгел, Ленинград, Белоруссия, Украинадан эвакуация буенча китерелгән балалар да тәрбияләнгән. Аның директоры М. Лизунова булган, ә хуҗалык белән Денис авылында яшәүче Н. Вәлиуллин идарә иткән. Авыл халкы, “Марс” колхозы тырышлыгы һәм тәрбиячеләрнең җан җылысы белән ятим балаларның йөрәкләре йомшарган, алар биредә тормыш алып барырга өйрәнгәннәр һәм шәхес булып җитешкәннәр. Шулай ук, авыл халкы үзе дә ач-ялангач булуына карамастан, эвакуация буенча сугыш афәтеннән качып килгән сиксәнләп кешене дә үз өйләренә сыендырган.

…Сугышка киткән 500ләп денислеләрнең нәкъ яртысы сугыш кырларында ятып калды. Сау-сәламәт булып немец фашистларына каршы яуга киткән ирләрнең күбесе яраланып, имгәнеп кайтты һәм озак яши алмады. Шундый зур бәя белән түләнгән азатлык хакына китерелгән корбаннарның исемнәрен онытырга хакыбыз юк. Шуңа да Бөек Җиңүнең 75 еллыгына сугыштан кайтмаучыларның исем­нәре язылган обелиск төзекләндерелде, чәчәкләр китерелде, җырлар, шигырьләр, матур сүзләр яңгырады. Ки­ләчәк буын кешеләре дә вакыт-вакыт архивларга барып, обелискларга күз салып, минем бабамнарның исеме дә монда бар икән, дип горурлансын иде.

Алинә Харисова.

Бердэмлек