Кадерле әткәебез, яраткан зур әтиебез, хөрмәтле туганыбыз!
Без сине чын күңелдән олы юбилеең белән котлыйбыз һәм сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез. Яраткан әнкәебез белән тигез гомер итеп, бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, саулыкта, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, бәхеткә күмелеп, безне сөендереп яшәгез!
Сиңа рәхмәт сүзен, әткәй,
Белдерәбез туган көнеңдә.
Үстердең син безне кеше
итеп,
Олы рәхмәт барысы өчен дә!
Иң изге, якты теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың һәм барча туганнарың.