Денислеләр җиңде

0
Денислеләр җиңде

2 апрельдә Шенталы район үзәгендәге Физкультура-сәләмәтлек саклау комплексында (ФОК) өстәл теннисы буенча ярышлар узды.

Анда Наилә Идиятуллина, кызы Гүзәл Идиятуллина-Нуртдинова, кияве Алмаз Нуртдинов һәм Азат Ханнановтан торган Денис авылы командасы абсолют җиңү яулады. Наилә, Гүзәл һәм Алмаз үз яшьтәшләре арасында шәхси зачётта да җиңүгә ирештеләр.

Наилә – социаль хезмәткәр, көне-төне эштә, йорт тулы мал, чәчү җирләре дә бар, Гүзәл – студентка, Казанда укый, Алмаз – математика укытучысы булып эшли. Ә Азат – Мәдәният йорты мөдире. Уйлап карасаң, теннис уйнап йөрергә вакытлары да юк аларның. Ләкин тырыш татар халкы бөтен җиргә өлгерә, бөтенесен дә булдыра бит ул.

Олырак яшьтәге спортчыларыбыз да сынатмады: 74 яшьтәге Җәүдәт Хөснуллин – 2 урынга, 69 яшьтәге Шәүкәт Шәрәпов – 3 урынга чыктылар. Денис авылының данын, дәрәҗәсен күтәргән спорт сөючеләребезгә бөтен авылдашларыбыз исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Актив якташларыбызны алда әле тагын ярышлар көтә. Шенталыда 5 апрельдә – чаңгы, 9 апрельдә – кул көрәштерү, Денистә 22 апрельдә – җиңел атлетика буенча ярышлар узачак. Медальләр җиңүчеләрне көтә. Спорт чараларын оештыруга өлеш кертергә теләүчеләр матди ярдәмне 89277093130 телефон номерына бәйле булган банк картасына җибәрә алалар. 

Рөстәм Нуртдинов,

Денис авылы урта мәктәбенең физкультура укытучысы.