Домой Культура Яктылыклылар Каюм Насыйри укуларында

Яктылыклылар Каюм Насыйри укуларында

0
Яктылыклылар Каюм Насыйри укуларында

25 мартта Казанның В.А. Григорьев исемендәге рус-татар урта мәктәбендә, «2014 – 2022 елларда Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында, Каюм Насыйри исемендәге XX төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. Сәләтле балаларны ачыклау, интеллектуаль мөмкинлекләрен үстерү һәм гамәлгә ашыру максатыннан оештырылган чарада быел, Татарстаннан тыш, Чувашия, Башкортостан, Мордовия, Чечен республикаларыннан, Пенза, Самара, Ульяновск, Рязань, Оренбург, Түбән Новгород өлкәләреннән һәм Пермь краеннан дүрт йөздән артык 9 – 11 сыйныф укучылары катнашты.

Укучыларның фәнни эшләрен бәяләү, сайлап алу, рецензияләү өчен һәм катнашучыларның чыгышларын бәяләү өчен чакырылган жюри әгъзалары арасында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзалия Закирова һәм педагогия фәннәре докторы Илгизәр Гайсин булуы бәйгенең югары дәрәҗәдә үтүе турында сөйли.

Сынаулар ике этапта үткәрелде. Беренчесендә жюри әгъзалары укучылардан килгән эшләргә рецензия ясаганнан соң, 402 фәнни хезмәтнең 174се икенче этапка үтте. Иң уңышлы эшләр арасында Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә укучы 4 баланың фәнни эшләре дә бар иде.

Безнекеләр икенче этапта да бик яхшы чыгыш ясап, жюри әгъзаларының югары бәяләрен алдылар. 11 сыйныф укучысы Алия Биксалиеваның (җитәкчесе Рәсимә Алюшева) «Су объектларын саклау чараларын нигезләү өчен «ИСО 9000 сыйфат инструментларын кулланып эшләү» дип аталган экологик проекты, 10 сыйныф укучысы Алия Гыйматдинованың (җитәкчесе Рәшит Саттаров) «Ни өчен гидравлик системаларда су түгел, ә май кулланыла?» математика һәм физика өлкәләрен үз эченә алган проекты буенча фәнни-тикшеренү эшләре беренче урыннарны яуладылар, ә “Туган якны өйрәнү” секциясендә катнашкан 9 сыйныф укучысы Үмәр Кочикаевның (җитәкчесе Рәсимә Алюшева) «Самарада автомобиль бөкеләрен хәл итү ысулы буларак юлүткәргечләр һәм эстакадалар төзү» темасына багышланган эше – II дәрәҗә, 10 сыйныф укучысы Халисә Феоткулованың (җитәкчесе Лилия Әбсәламова) «Татар архитектурасында фракталлар» дигән фәнни-тикшеренү эше III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

Афәрин, яктылыклылар!

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА