«Десантчылар үти алмаган бурычлар юк!»

0
176

1930 елның 2 августында Мәскәү хәрби округының һава гаскәрләре җыенында Воронеж аэродромына 12 кешелек десант төшә. Нәкъ шул көннән башлап, 2 август һава-десант гаскәрләре туган көне, дип атала.

Сугыштан соң һава-десант гаскәрләре белән Бөек Ватан сугышы каһарманы, Советлар Союзы Герое Василий Маргелов җитәкчелек итә. Бу талантлы хәрби җитәкче ил күләмендә генә түгел, бөтен җир йөзендә совет һава-десант гаскәрләре абруен күтәрүгә ирешә һәм алар бүген дә Россия армиясенең элитасы булып санала. 

Һава-десант гаскәрләренә 90 ел тулу уңаеннан Самара­ның Җиңү паркында “канатлы” пехота командиры Василий Филиппович Маргеловка бюст ачылды. Чарада өлкә губернаторы Дмитрий Азаров та катнашты. “Бюст кую герой исемен мәңгеләштерү эшләренең бер өлеше генә. Сентябрьдә Самара мәктәпләренең бер­сенә Василий Маргелов исеме биреләчәк”, – дип белдерде регион башлыгы.

– Бу легендар кешегә бюст ачу тантанасында катнаша алма­сам да, мин аны соңыннан барып карадым, истәлеккә фотосурәткә дә тө­шер­дем. Василий Маргелов һава-де­сант гаскәрләрен 23 яшендә җитәкләгән, десант этикасы нормаларын һәм традицияләрен билгеләгән. Сама­рада аның исемен мәң­ге­ләш­терү – бик әйбәт эш, һәм мин моның белән горурланам, – дип сөйләде элеккеге десантчы Руслан Идигаров. 

Хәер, монда “элеккеге” сүзе урынлы түгелдер. Башына зәңгәрсу берет, өстенә аркылы буйлы тельняшка кигән кеше гомере буе десантчылар кардәшлегенә тугры булып кала, диләр. Әнә, Русланның да армиядән хезмәт итеп кайтуына 20 ел чамасы вакыт узуга карамастан, ул әле дә үзен десантчы дип саный, төшләрендә булса да, һавага күтәрелә һәм баш әйләндергеч биеклектән сикерә…

Руслан Шамил улы Пох­вистнево районының Яңа Мансур авылында туып-үскән. Мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлаган егет һөнәр алырга өлгерми – армиягә алына. Таза, сәламәтлеге ташып торган Русланны һава-десант гаскәрләренә билгелиләр.

– Хәрби хезмәткә Сама­ра өлкәсенең Черноречье (бү­ген Рощинский) бис­тә­­сен­дә урнашкан хәрби шә­һәр­­чеккә чакырылдым. Присяга китергәннән соң Псков өл­кә­сендәге Печора шәһәре­нә укырга җибәрделәр. Аннан сержант званиесендә кабат Черноречьега кайттым, – дип сөйли милләттәшебез.

Һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итү җиңел түгел, әл­бәттә. Көндәлек физик күне­гүләр, кул көрәше дә­ресләре, парашют белән сикерү, теорияне һәм Уставны өйрәнү… “Беренче тапкыр парашют белән сикерергә куркыныч булдымы?” – дигән сорауга Руслан: “Юк, беренчесендә аңламый да каласың. Ә менә икенчесендә  куркыта”, – дип шаярта.

 Ул хәзер шундый җор телле, тапкыр сүзле кеше. Ә армиягә киткәнче оялчан, кыюсыз гына егет булган, дип әйтмәссең дә.  Хәрби хезмәт аны чыныктырган, үз-үзенә ышанычын арттырган һәм кыенлыкларны җиңеп чыгарга өйрәткән. Ул бүген дә: “Десантчылар үти алмый торган бурычлар юк!” девизы буенча яши. “Армия – һәр ир-егет өчен зур тормыш мәктәбе ул. Бүгенге яшьләр, төрле сәбәп табып, хезмәт итүдән баш тартмасыннар иде. Күп оешмаларда эшкә, аеруча дәрәҗәле һәм җаваплы вазифаларга хәрби хезмәтне үткән егетләрне генә алалар”,  – дип кисәтә Руслан.

…Армиядән соң Са­мараның Аэрокосмик уни­верситетында икътисад һәм идарә факуль­тетын тәмамлаган милләт­тәшебез бүген губерна Думасында депутат яр­дәмчесе вазифаларын баш­кара. Гаилә тормышы да үрнәк булырлык. Руслан тормыш иптәше Юлия белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. Кызлары Регина бүген техникумда белем ала, ә Альбина – бишенче сыйныф укучысы.

Һава-десант гаскәрләре көнен дә Идигаровлар бө­тен гаиләләре белән бәйрәм итәләр. Руслан, кайбер десантчылар кебек, фонтаннарда су коенмый, юлында очраган машиналарны да җимерми. Дөрес, иптәшләре белән очраша, хезмәт елларын искә ала, вакыт-вакыт парашют белән сикерергә бара. Быел да бәйрәмне шулай матур гына уздырырга планлаштыра.

Без Руслан Идигаровны һәм барлык десантчыларны һава-десант гаскәрләренең 90 еллыгы белән котлыйбыз. Бәйрәмнәрегезне һәрвакыт аяз, имин күк йөзе астында каршыларга язсын, егетләр!

Алия Арсланова.

Бердэмлек

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here