«Мин аңа һәйкәл куяр идем»

0
111

Кичә, 31 июльдә, авылыбыз үсешенә тиңсез өлеш керткән хезмәттәшебез, җан дустыбыз Саҗит Гыйльметдин улы Гыйльметдиновның вафатына 40 көн тулды.

Камышлы районының Иске Ярмәк авылында дөньяга килгән Саҗитнең әнкәсе Майсрур Әһлиулла кызы икенче сабыен тудырган вакытта вафат була. Шулай итеп, икенче яше белән баручы малай ятим кала. Бераздан аның әтисе Гыйльметдин Камышлыда яшәүче уңган, дини, итагатьле Зәйнәп исемле хатынга өйләнә. Ул да кызы Зөһрәне кочак­лап тол калган икән. Шулай ике ялгыз яңа гаилә корып җибәрәләр. Бер-бер артлы уртак балалары Галибә, Нурсәхи, Роза һәм Наилә туа.

Бөек Ватан сугышы башланганда Саҗиткә 13 яшь кенә була әле. Әтисен сугышка алгач, үсмер егет тормыш арбасына җигелеп, йортта да, колхозда да эшли.

Җиденче сыйныфны “дүрт­ле” һәм “бишле” билге­ләренә генә тә­мамлаган Саҗит Камышлы авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Камышлыга җәяү йөреп укыган чагында техникага тартыла башлый.

Саҗит 1944 елда үз теләге белән фронтка китәргә гариза яза, тик аны яшьлеге белән алмыйлар. Шулай итеп, ул 1945 елда укуын тәмамлый һәм Яңа Усманда агроном булып эшли башлый.

Сугыштан соңгы елларда авыл хуҗалыгын торгызу өчен бик күп көч таләп ителә. Саҗиткә дә үзе эшләгән колхозга кергән дүрт авыл арасында дүрткә ярылырга туры килә. Ә армия сафларына алынгач, егетнең тормышы икенчегә әйләнә дә куя. Аны башта Рязань автомобиль училищесына укырга җибәрәләр, ә укуы тәмамлангач, армия хезмәтен дәвам итә. Аннары Рязаньга кайтып, радиоприборлар заводына эшкә урнаша һәм алтмышынчы еллар башына кадәр шунда эшли. 

Бәлки, аның гомере шунда узган да булыр иде. Тик 1963 елда энесе Нурсәхи Нуриев, Саҗит абыйсын эзләп табарга ният итеп, Рязаньга юл тота. Һәм таба да, авылга кунакка да алып кайта. Аны туганнары күтәреп алалар һәм, башлы-күзле итәргә ниятләп, күршедәге Мәрьям  әбидә фатирда яшәүче яшь укытучы Сәхия Шәвәлиеваны димлиләр. Озак та үтми, яшьләргә никах укыла. Шулай итеп, кияүгә радиозаводтан эштән чыгарга һәм туган авылына кайтырга насыйп була.

Техникага җене кагылган Саҗит Гыйльметдиновны бик теләп Иске Ярмәкнең машина-трактор мастерскоена эшкә алалар. Колхозларның чәчәк аткан чорына туры килә бу. Мас­терскойга төрле-төрле станок­лар, агрегатлар, электр приборлары кайтарыла, яңа биналар корыла. Яшь хезмәткәрнең эшчәнлеген, техниканы яратуын күреп, аны машина-трактор мастерское мөдире итеп бил­гелиләр. 

Тиздән фермаларны яңар­тып корырга, саву аппаратлары, тирес түгү җайланмалары куярга кирәк була. Бу эш тә Саҗит Гыйльметдин улына тапшырыла. Күп тә үтми, сыер савучылар аркаларын турайталар, куллары ял күрә башлый, сызлаудан туктый. Ә мал караучылар Саҗит абыйларына көне-төне рәхмәт укыйлар, чөнки су улак­ларга үзе агып керә, агып чыга, идән астыннан уздырылган пар җылыткычлары фермаларны җылыта, тирес түгү, азык китерү дә автоматлаштырыла.

Шул арада Сәхиянең беренче никахтан туган кызы Эльмирага иптәшкә бер-бер артлы Нурия белән Венера сеңелләре дөньяга килә. Бүген алар төрлесе төрле җирләрдә яшәсәләр дә, хәбәрләшеп торалар, авылга да бергә кайтырга, шунда очрашырга тырышалар.

Авылның сугыш һәм хезмәт ветераннары һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Мәҗит Йосыпов сүзләренә караганда, Саҗит Гыйльметдиновка машина-трактор паркын тө­зекләндерү, төрле станокларны көйләүдә тиңнәр булмаган. Терлек фермаларын механикалаштыру, авылга электр челтәрен, газ, су үткәрү эшләре, фермалардагы саву аппаратларын, терлек азыгын эшкәртүче машиналарны көйләү – болар барысы да аның җитәкчелеге астында  эшләнгән.

Авылга газны 1990 – 1992 елларда  кертә башлыйлар. Ул вакытта инде пенсия яшенә җиткән Саҗит Гыйльметдин улы шушы мәшәкатьле эшне тагын үз өстенә ала. Колхозлар таралган, заводлар эштән туктаган мут елларда газ үткәрү өчен торбалар табып кайтару бик тә авыр була. Шулай да, Әлмәттә яшәүче якташыбыз Салават Йосыповның, аның әтисе Мәҗит Йосыповның, шулай ук Җәлил Сәлахов, Дәмил Хәсәншин һәм Ринат Кәримовның тырышлыгы белән газ торбалары табыла, Самарадагы җитәкчелек белән элемтәләр урнаша, кирәкле кәгазьләр булдырыла һәм озак­ламый, кышкы суык көннәрнең берсендә, 50 йортны “зәңгәр ягулык” җылыта башлый. Билгеле, бу уңышта аның гына түгел, бөтен авылдашларының да казанышы бар.

Газ кереп беткәч, авылны су белән тәэмин итү мәсьәләсе килеп баса. Уйлый торгач, 7 чакрым  ераклыктагы Салкын чишмә суын торбалар буенча авылга китерергә кирәк, дигән уй килә. Һәм бу идея тиз арада тормышка ашырыла.

Бүгенге көнгә кадәр Саҗит абыйның кулы тигән бөтен техника гөрләп эшләп тора – колонкалардан чишмә суы ага, газ яна… Тик менә терлекчелек фермалары гына таралып ята. Шулар турысыннан үткән саен Саҗит абыйның  күңеле әрни иде: күпме көч түгеп төзелгән биналар, җайланмалар сү­телгән, колхоз таралган… Ул елларда Саҗит абый машинасы белән Кләүле ягына чыгып китәргә яратмый иде, фермага җитү белән бугазына төер утыра иде. Саҗит абый кебек колхоз өчен янып-көеп яшәгән кешеләр бик сирәк шул алар. Мин аларның һәрберсенә авыл уртасында бронзадан һәйкәл коеп куяр идем.

…Саҗит абый – 70, ә Сәхия апа 63 яшендә лаеклы ялга чыктылар. 57 ел бергә гомер иткән бу пар соңгы вакытларга кадәр актив тормыш белән яшәделәр. Һәр бәйрәмдә Сәхия апа, Иске Ярмәк Мәдәният йорты яисә туган авылы Дәүләткол клубы сәхнәсенә чыгып, үзенең яраткан “Мари биюен” биеп күрсәтә иде, Саҗит абый пенсиядә дә тимер-томыр тирәсендә булды. Күңел өчен тегү машиналарын көйләргә ярата иде.

“Бердәмлек” газетасында эшләүче олы кызлары Эльмира: “Минем әтидән дә яхшы кеше дөньяда да юк. Үзен тудырган әнисе назыннан башка үскәнгәдер инде, мине ул беркайчан да ятим итмәде, үги кыз дип, авыр сүз әйтмәде.  Самарага китеп, үз тормышымны кора башлагач та, аңардан тик ярдәм һәм теләктәшлек кенә күрдем. Газ кертү эшләре белән шәһәргә килгән саен, кайчакта әнигә дә әйтмичә, машинасына йә берәр капчык бәрәңге, йә суган, йә зур гына кисәк ит салып килә, йә фатирга түләргә дип, акча төртә иде. Яшь гаиләгә бу ярдәм бик урынлы булды. Мин беренче көннән үк аңа “әти” дип дәшәм һәм аны башкача атый да алмыйм”, – дип сөйли.

Туксан яшен тутырганда Саҗит абый әле егетләр кебек иде. Тик юбилее уңаеннан уздырылган Коръән табыныннан соң күп тә узмады – әллә нишләде: башы әйләнә башлады, аннары инсульт кичерде. Ә үткән елның көзендә операция ясатырга да туры килде. Соңгы көненә хәтле терелермен әле, дип өметләнде. Ләкин кеше гомере чикле шул. 93нче туган көненнән соң күп тә үтмәде, Саҗит абый вафат булды.

Сәхия апа һәм өч кызы авыруны карарга булышкан авылдашлары Наҗия Хәлиуллинага, Җәлил Сәлаховка, кода­гые Рәйхана Рәфыйковага, шәф­кать туташлары Эльвира Галимовага, Флера Кәримовага һәм Резеда Мәрдановага, социаль бүлек хезмәткәрләре Гали Каюмовка, Гөлисә Бәдретдиновага, Зөлфия Закировага, күршеләре Мидхәт һәм Фәния Гатиннарга, Елена Каюмовага чиксез рәхмәтләрен җиткерәләр. Саҗит абыебызның рухы шат булып, ахирәттәге урыны оҗ­махта булсын иде.

Мәҗит Йосыпов, Дәмил Хәсәншин,

Җәлил Сәлахов исеменнәнРинат Кәримов.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Бердэмлек

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here