Домой Главные новости Диңгезче бабай батырлыгы

Диңгезче бабай батырлыгы

0
Диңгезче бабай батырлыгы

Диңгез флотында подводник булып хезмәт иткән авылдашыбыз Мөхәммәтрасих Абушмановка инде 85 яшь тулса да, ул әле бик тә зирәк акыллы һәм гаять актив кеше. “Адәм баласын яшәтүче, тормышка ышаныч тудыручы, һәр кылган гамәлен – эшенме, яраткан шөгыленме, ихласлыкка илтүче ул – Иман. Туган җиреңне, авылыңның табигатен Аллаһы Тәгалә кушканча саклау, кешеләргә бары тик яхшылык эшләү дә иманлы булудан килә”, – дип гел дә әйтеп килә ул.

Менә авылыбыз инеше аша салынган басмадан кеше күп йөри. Узган-барган һәр кеше, бернәрсә дә карамыйлар дип, түрәләрне сүгә дә оныта. Ә шушы 85 яшьлек диңгезче бабабыз бу мәсьәләне бик тиз чишеп бирде – шушы күпер аша еш йөрүче күршеләреннән, эшкуарлардан акча җыеп, материаллар сатып алды да, эшчеләр табып, 2 – 3 көн арасында әйбәт иттереп ясатып та куйды.

Кызганычка, халык хәзер бер-берсе белән йөрешми, сөйләшми диярлек. Киңәшеп эшләү дигән төшенчә дә юк, дип әйтергә була. Ә менә шушы зирәк бабабыз, барыбызны да уятып, элемтәләрне торгызып, нинди зур эш эшләде! Ни гаҗәп, түрәләрне ачуланып йөрүчеләр дә читтә калмады, барыбыз да булыштык бу хәерле эштә.

Җомга көнне шушы эшне башкарган авылдашларга, Мәчәләй авылы администрациясенә, “Восток” авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Ренат Искәндәровка, кадаклар белән ярдәм иткән мәчет әһелләренә дога кылдык, эшләрендә зур уңышлар теләдек.

Киләчәктә дә гамәлләребез төзек, эшләребез имин, тормышыбыз тыныч булсын иде.

Шамил МАМЫШЕВ.

Мәчәләй авылы,

Похвистнево районы.