Домой Главные новости “Гөлстан” кичләре

“Гөлстан” кичләре

0
“Гөлстан” кичләре

Җәйге каникуллар бик тиз үтеп китә. Шуңа да ата-аналар балаларның җәйге ялын оештыру турында алдан ук кайгырта башлыйлар, алар өчен бала ялының күңелле генә түгел, файдалы булып үтүе дә мөһим.

Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучыларының күпчелеге җәй саен өлкәбезнең һәм Татарстанның төрле лагерьларында ял итәләр. Шушы көннәрдә генә өч атна буе Казанның “Заречье” лагеренда ял иткән бер төркем яктылыклылар да кайтып төштеләр. Регионнарда яшәүче татар балаларының сөйләм практикасын үстерү нияте белән үткәрелә торган “Гөлстан” профильле смена чыгымнарын Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы үз өстенә ала.

Җәй – балаларның сәламәтлеген ныгыту өчен дә иң әйбәт вакыт. Шуңа күрә әлеге лагерьда балаларны физик яктан үстерү һәм сәламәтлекләрен ныгыту өчен бик яхшы шартлар тудырылган. Урман һавасы үзе үк шифалы. Моңа өстәп көндәлек режим, аксымнарга һәм яшелчәләргә бай ашау, физкультура һәм спорт, татарча биюләр физик яктан ныгытса, татар һәм инглиз телләре, вокал дәресләре, тәрбия чаралары яшүсмерләрне интеллектуаль яктан үстерә.

– Быелгы сменада Красноярск, Пермь крайларыннан, Курган, Төмән, Свердловск, Киров өлкәләреннән, Мәскәү, Самара һәм Саратов шәһәрләреннән 160лап бала катнашты. Сүз уңаеннан, Самара балалары “Гөлстан” лагеренда быел беренче тапкыр ял иттеләр. Бирегә берничә ел рәттән килүче балалар да бар. Татар теле сөйләмен камилләштерергә омтылучы яңа балалар килүе бигрәк тә сөендерә. Татарстаннан еракта яшәүче милләттәшләребезнең туган телебезне хөрмәт итүе һәм яратуы, тарихи тамырларына тартылуы, әлбәттә, бик куанычлы хәл.

Әйе, «Гөлстан»га килергә теләүчеләр бик күп. Шуңа да сайлап алу кагыйдәләре бик катгый. Без, күбесенчә, татар теле олимпиадаларында һәм төрле иҗади конкурсларда актив катнашучы балаларны кабул итәбез. Бәлки шуңадыр да бездә ял итүче балалар туган телләрендә бик әйбәт кенә сөйләшәләр. Әлбәттә инде, һәр төбәк үз диалекты белән килә. Әмма бу бернинди авырлык та тудырмый, киресенчә, балаларның төрле диалектларда аралашуын күзәтү бик мавыктыргыч һәм безгә, педагог-ларга, өстәмә тәҗрибә бирә.

“Гөлстан”да балалар 6 төркемгә бүленә, һәр төркемгә ике әйдаман беркетелгән, барысы да югары педагогик белем иясе, махсус әзерлек узган укытучылар. Бөтен чаралар да татар телендә оештырыла һәм лагерьның Инстаграм аккаунтында туры эфирлар, репортажлар, фотоотчетлар рәвешендә ата-аналарга тәкъдим ителә, – дип сөйли смена җитәкчесе Чулпан Вәлиева.

Әле генә ялдан кайткан балалар да, берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә, “Гөлстан”да аларга никадәр рәхәт булуы белән уртаклашалар:

– Миңа анда барысы да бик ошады. Аеруча футбол кыры! Һәр көнне төрле дәресләр үткәрелде, барысы да безнең өчен ниндидер яңалык алып килделәр. Хорлар бәйгесе дә бик кызыклы үтте. Бик күп вакытны саф һавада үткәрдек. Әйдаманнарыбыз – супер! Ә безнең Глеб абый – иң яхшысы, – дип сөйли Илдар Латыйпов.

– Ә минем кызларыма бию дәресләре һәм социаль роликлар төшерү бик ошаган. Алар яңа дуслар да тапканнар. Насыйп булса, тагын барыр идек, дип хыялланалар, – дип елмая игезәк кызлар Алия һәм Әминә Бадамшиналарның әнисе Гөлфия.

– Көн аралаш кросс-фит уздырылды. Иртәнге саф һавада спорт белән шөгыльләнү аеруча файдалы бит ул, – дип олыларча фикер йөртә Артур Доронин. – Кичләрен гитарага кушылып җырлашып утыруларны бер дә онытмам сыман. Яңа дуслар белән аралашуым да дәвамлы булыр, дип өметләнәм. Өченче төркем әйдаманнары Лилия Галләмова һәм Гүзәл Нуриева апаларыма зур рәхмәтемне җиткерәм!..

Балалар шулай ук Казанның истәлекле урыннары буенча үткән экскурсияне, өчпочмак пешерү буенча мастер-классны, смена тәмамлану уңаеннан оештырылган саубуллашу кичәсен, яратып өлгергән әйдаманнарын һәм Чулпан апаларын әле бик озак искә алачаклар. Ә канәгать булып кайткан балаларның ата-аналары “Гөлстан” сменасын оештыручыларга, “Яктылык” мәктәбенә ихлас рәхмәтләрен җиткерәләр һәм алда әле мондый очрашулар тагын булыр, дип өметләнәләр.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.