Дини тантана

0
Дини тантана

Похвистнево районы Иске Мәчәләй авылының «Үзәк» мәчетенә 35 ел тулу уңаеннан атнакич 11нче ноябрьдә зур дини юбилей тантанасы уздырылды. Өйлә намазын укыганнан соң ( санитар саклану кагыйдәләрен истә тотып) мәхәллә мөселманнары каршынды мәчетнең имам хатыбы Галиулла хәзрәт Мамышев Вәгазь сөйләде. Ул үзенең чыгышында авылның «Үзәк» мәчетен төзүдә, аны сафка бастыруда күп көчләрен куйган авылдашлары, динебезгә һәм милләтебезгә битараф булмаган ярдәмчеләрнең исемнәрен искә алды һәм аларга Аллаһынын рәхмәтләрен җиткерде, вафатларның рухына догалар укыды.

Тантанада катнашучылар арасында Самара өлкәсе “Дуслык” оешмасы Президенты киңәшчесе, Мәчәләй авылының Бөек Ватан сугышында катнашучы фронтовиклар һәм тыл ветераннары турында язылган “Подвиг огненных лет” исемле китап авторы Идеал Гәләветдинов , Фәхретдин Канюкаев һәм үзе исеменнән жылы тәбрикләү сүзләрен җиткерде һәм үзенең чыгышында болай диде:

– Бүгенге тантананың хасил булуы безнең өчен, әлбәтте, бик зур шатлык. Узган гасырның 30нчы елларында юкка чыгарылган мәчетләр 80-нче еллар ахырында гына “аякка баса” башладылар. Мәчәләй мөселманнары, татар милләттәшләре дини һәм милләтпәрвәр буларак, зур һәм катлаулы авырлыклар кичереп ниһәять , авылларында «Үзәк» мәчет төзеп куйдылар һәм бүген авыл мөселманнары иркенләп Аллаһы йортларында – мәчетләрдә иркенләп гыйбәдәп кылалар. Мәчәләй халкы авыр заманалар агымында яшәп, ислам динен, туган татар телен, гореф-гадәтләрен, милләтен саклап калучылар арасында алдынгы сафта булып яшәделәр һәм хәзер дә яшиләр. Мәчетләр төзүдә катнашып ярдәм итүче шәхесләр халык күңелендә мәңге яшәр, Инша Аллах.


Идеал Гәләветдинов үзенең чыгышын ахрында мәхәллә халкына Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев җибәргән бүләкләрен тапшырды.

Мәҗлестә катнашучы башка мәхәлләрдән килген имам-хатыбларда үзләренең сүзләрен әйттеләр һәм изге теләкләр теләделәр



Юбилей тантанасын оештыручы мәхәллә рәисе Шамил Хәзрәт Мамышев килген кунакларны, мәхәллә җәмәгатьләрен тәмле- төмле өстәл ризыклары белән сыйлады.