Домой Главные новости В области Галактионов һәм Самара урамнары ничек аталган?

Галактионов һәм Самара урамнары ничек аталган?

0
Галактионов һәм Самара урамнары ничек аталган?

1 – 7 ноябрьдә самаралылар “Халыклар күп – ил бер генә” девизы астында узучы Халыкара мәгърифәтчелек акциясендә катнаштылар. Аны Милләт эшләре федераль агентлыгы һәм Удмуртия Республикасының милли сәясәт агентлыгы алтынчы мәртәбә оештырганнар иде.

Быел да Самараның Халыклар дуслыгы йортында узган этнографик диктантта төрле милләт вәкилләре катнашты. Дөрес, коронавирус сәбәпле, узган еллардагыча күп кеше җыярга рөхсәт юк иде. Диктант язучылар саны бары тик егермеләп кенә кеше булса да, барысының да диярлек киемнәрендә милли төсмерләр чагылыш тапкан: кемдер яулык бәйләп, кемдер калфак киеп, үзенең милләттен белгертергә тырышкан.

Диктант алдыннан олы яшьтәге апа-абыйларның йөзләрендә генә түгел, сүзләрендә дә дулкынлану хисе сизелә иде. “Быелгы диктант катлаулымы?”, “Нәтиҗәләре кайчан билгеле була?”, “Тиешле баллар саны җыя алмасам, оят булыр, кешеләргә күрсәтмәгезче”, – дип оештыручыларның теңкәсенә тиеп беттеләр. Имтихан ул 18 яшьтә дә, 68 яшьтә дә имтихан инде, тәвәккәлләргә дә яза башларга кирәк…

Менә мин дә быел беренче мәртәбә этнодиктант язарга утырдым. Карасам, аның исеме генә диктант икән. Егерме пункттан торган биремнәрнең астында язып куелган дүрт әзер җавапның берсен сайлап алырга кирәк иде. Ә-ә, кыен түгел икән, дип гайрәтләнеп киткән идем, сөмсерем бик тиз коелды. Биредә карелларның руналары, Россиянең иң төньяк җирләрен нинди милләт халыклары ачуы, Сахалинда корея һәм рус халык ашлары кушылганнан барлыкка килгән ашамлыкның исеме кебек гомердә күрмәгән, белмәгән, ашамаган әйберләр турында сораулар бар иде.

Ә менә Кырым һәм Идел буе татарлары, башкортлар көнкүрешенә кагылышлы сорауларга җавапны уятып сорасалар да, чатнатып җавап бирә алабыз, билгеле. Шулай, хәзерге Галактионовская урамының – Татарская, ә Самарская урамының Мечетная икәнен беләбез, чөнки өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, тарихчы Шамил Галимов тырышлыгы һәм Татарстанның матди ярдәме белән әлеге урамнарның рус телендәге исемнәре астында кайчандыр булган татар исемнәре дә язылды. Шулай ук башкортларның киленне бал да май белән каршы алулары, ә башкорт телендә язылган беренче дәреслекнең авторы якташыбыз Габбас Дәүләтшин булуы, шушы көннәрдә аңа Большая Глушица район үзәгендә һәйкәл куелачагы турындагы сораулар кыенлык тудырмады.

Шулай тырыша торгач, 45 минут вакыт үтте дә китте. Дөрес яздыммы, юкмы дип кыенсынып кына тапшырган эшем 93 балл белән бәяләнде. Башка “классташ”ларымның эшләре дә 90ннан ким түгел иде. Шулай булгач, булды инде дияргә дә мөмкиндер. Ләкин төгәл җавап бирә алмаган сораулар тынгы бирми генә бит. Шуңа күрә кайткач та компьютер алдына утырып, GOOGLE мәгълүмат эзләү системасына кереп чумдым.

Әйе, күпмилләтле дәүләттә яшәгәч, татар-башкортлар турында гына белү аз икән. Россия киңлекләрендә йөзләгән милләтләр яши һәм аларның һәрберсенең үз теле, мәдәнияте һәм сәнгате, гореф-гадәтләре һәм җыр-моңнары, атаклы кешеләре бар. Барысын да белеп бетермәсәк тә, кызыксынырга, үзебез белән чагыштырырга, җитешсезлекләребез була калса, камилләшергә кирәк. Бәлки шуңадыр безне Аллаһы Тәгалә төрле милләтләр итеп яралткан: бер-берсеннән күреп өйрәнсеннәр, дигәндер.

Этнодиктантның нәтиҗәләре 12 декабрьдә, Конституция көнендә, билгеле булачак. Ә кемнеңдер этнодиктант язарга теләге туса, киләсе елга Халыклар дуслыгы йортында көтеп калабыз. Әзерләнә торыгыз.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА