Домой Главные новости В области “Дуслык” региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев эшлекле очрашу уздырды

“Дуслык” региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев эшлекле очрашу уздырды

0
“Дуслык” региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев эшлекле очрашу уздырды

24 декабрьдә, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы әгъзасы, өлкә “Дуслык” региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев эшлекле очрашу уздырды. Чарада оешманың пресса хезмәте җитәкчесе Винер Нурмөхәмитов, “Татар Дуслык” сайты баш мөхәррире Искәндәр Сәетов, Крутые Ключи микрорайонының 7 санлы мәктәбендә татар теле дәресләрен укытучы Миләүшә Рәхмәтуллова һәм бу дәресләрне булдыру эшләрен башлап җибәргән Гөлназ Хәсәншина катнаштылар.

Иң элек сүз Миләүшә Рәхмәтулловага бирелде. Ул татар теле дәресләре ничек алып барылуы турында сөйләде. “Төп проблема – дәреслекләр, укыту әсбаплары җитешмәү”, — дип белдерде мөгаллимә. Сүз барышында аның хезмәт хакы бик аз булуы ачыкланды. Чөнки татар теле дәресләре дәрестән тыш эшчәнлек буларак алып барыла, ә сәгатьләр саны аз.

Гөлназ Хәсәншина: “Без, ата-аналар, балаларыбызның ана телен мәктәптә өйрәнүләренә бик шатбыз. 109 укучы арасында башка милләт балалары да бар. Барсы да дәресләргә бик теләп йөриләр”, — дип белдерде.

Фәхретдин Бәдретдин улы чыгыш ясаучыларны игътибар белән тыңлады һәм дәреслекләр белән ярдәм итәргә, укытучыга хезмәт хакын арттыру ысулын эзләп табарга вәгъдә итте.

Искәндәр Сәетов“Татар Дуслык” сайты баш мөхәррире

tatar-congress