Домой Поздравления Похвистнево районы, Үрнәк бистәсе Зәйнәб Галиулла кызы Хәбибуллинага – 80 яшь!

Похвистнево районы, Үрнәк бистәсе Зәйнәб Галиулла кызы Хәбибуллинага – 80 яшь!

0
Похвистнево районы, Үрнәк бистәсе Зәйнәб Галиулла кызы Хәбибуллинага – 80 яшь!

Хөрмәтле әниебез, яраткан әбиебез, кодагыем!

Бүген синең туган көнең — димәк, безнең өчен бу икеләтә туган көн. Син булмасаң – без дә булмас идек, син тумасаң – без дә тумас идек. Сиңа корычтай тазалык, яхшы кәеф, исәнлек-саулык, озын гомер телибез. Сиңа шушы ямьле бәйрәмеңдә меңнәрчә рәхмәт сүзләре әйтәбез. Син – дөньяда иң затлы, саваплы кешеләрнең берседер, без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз.

Кояш җылысына җыелгандай,

Сыенабыз яныңа.

Тормыш ямен, матурлыгын

                                          тоеп,

Яшә, әни, яшә тагын да.

Кайткан саен синең яннарыңа,

Колач җәеп каршы киләсең.

Мең-мең рәхмәт, әни,

                                  тәрбияңә,

Безнең өчен һәрчак кирәксең.

Изге теләкләр белән бала­ларың, оныкларың, онык­чыкларың Мелис, Ясин, Рус­лан һәм кодагыең.