Домой Главные новости В стране и мире Ел саен үткәрелә торган форум Мәскәүдә 9 ноябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узачак.

Ел саен үткәрелә торган форум Мәскәүдә 9 ноябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узачак.

0
Ел саен үткәрелә торган форум Мәскәүдә 9 ноябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узачак.

Олимпия чемпионы, танылган фигуралы шуу остасы Алинә Заһитова «Мәскәү – Татарстан күпере» бишенче яшьләр форумы спикерларының берсе булачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ел саен үткәрелә торган форум Мәскәүдә 9 ноябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узачак.

Танылган спортчы үзенең тормыш юлы – фигуралы шуу һәм үз максатыңа ничек барырга икәнлеге турында Мәскәү яшьләренә сөйләячәк.

«Хыяллар чынга аша. Мин моны төгәл беләм. Үз-үзеңә ышанырга, курыкмаска һәм үз хыялыңа ышанычлы барырга кирәк, хәтта бөтенләй көчең бетсә дә», – дип язган иде бер тапкыр Алинә Заһитова үзенең Инстаграмында.

«Фигуралы шуу – ул минем тормышым. Ничек кенә сәер тоелмасын, мин һәрчак шугалакта. Кич белән ятам һәм иртәгә тренировкада нәрсә эшләргә кирәген уйлыйм. Иртән торам һәм план төзим. Димәк, мин һәрвакыт күнегүләр, ярышлар турында уйлыйм. Олимпиада һәм дөнья чемпионаты – аларның иң истә калганнары», – дип белдерде фигуралы шуу остасы интервьюларның берсендә.

Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»