Домой Главные новости В области “Яктылык”ның сәләтле егете

“Яктылык”ның сәләтле егете

0
“Яктылык”ның сәләтле егете

Белгәнебезчә, Самара шәhәренең “Яктылык” татар мәктәбендә татар балалары гына түгел, башка милләт вәкилләре дә белем ала. Шуларның берсе Матвей СМУРОВ. Матвейның әнисе ягыннан татар тамырлары бар. Шуңа күрә, милләтебез белән элемтә өзелмәсен, туган-телебез hәм гореф-гадәтләребез онытылмасын өчен, аны татар мәктәбенә укырга биргәннәр. Ул мәктәптә бик теләп һәм тырышып укый, мәктәптән тыш белем бирү үзәгендә дә бик уңышлы гына шөгыльләнә.

Бу елның сентябрь аенда Самара шәһәр округы хакимияте, Мәгариф департаменты, «ЦСКБ-Прогресс» ярдәме белән мәктәптән тыш белем бирү үзәкләрендә укучы балалар өчен Байконур космодромына экскурсия оештырылган иде. Бу экскурсиягә фәнни-техник иҗат буенча Бөтенроссия, өлкә hәм шәhәр олимпиадаларында, конференцияләрендә, бәйгеләрдә катнашып, җиңүгә ирешкән укучылар сайлап алынды. “Яктылык” мәктәбенең 9 “А” сыйныфы укучысы Матвей Смуров та алар арасында иде.

Матвей 7 яшеннән “Радуга” балалар иҗат үзәгендәге (Александр Матросов урамы, 21) “Пилотсыз очу аппаратлары төзү” түгәрәгенә йөри башлый. “Барысы да “Робот-шпионнан” башланды, – дип көлә Матвей. – Бик ялынып сорагач, әни миңа шул уенчыкны сатып алды. Әмма бераздан яраткан уенчыгым ватылды. Мин моңа бик нык борчылдым. Мине тынычландыру өчен, әнием робот төзәтүче остаханә эзли башлады. Нәкъ менә шул вакытта мин “Радуга” балалар иҗат үзәге белән таныштым. Монда уенчыгымны да төзәттеләр, күңелемә ятышлы түгәрәккә дә чакырдылар”, – дип искә ала егет.

Матвейга хәзер 15 яшь. Аның балачак мавыгулары югалмаган, киресенчә, бу тема белән кызыксынуы арткан гына. Хәзер ул атнага ике тапкыр МБУ «Металлург» балалар иҗат үзәгенә “3 D модельләштерү” hәм “Пилотсыз очу аппаратлары” түгәрәкләренә йөри. Махсус программа кулланып, Матвей үзе очу аппаратының проектын төзи. Аннан соң очкыч детальләрен 3 D принтеры аша бастырып чыгара да үзара тоташтыра. Соңыннан, читтән торып идарә итү пульты ярдәмендә, пилотсыз очкычны хәрәкәткә китерә.

“Байконурда экскурсия барышында укучылар өчен бай эчтәлекле программа әзерләнгән иде. Беренче көн истәлекле урыннарга: космос яулаучылар хөрмәтенә куелган монумент, һәлак булган сугышчы-ракетачылар истәлегенә корылган мемориал, космос кораблары конструкторы Сергей Королев, инженер Валентин Глушко, космонавт Юрий Гагарин һәйкәлләре, космонавтика тарихы, шәһәр музее белән танышудан башланды. Анда кайчандыр ясалган космик ракеталар һәм иярченнәр макетлары, шулай ук «Буран» ракетопланы, Россия орбиталь комплексы макеты урнаштырылган иде”, – ди Матвей.

Сәфәрнең икенче көне «Байконур» космодромы белән танышуга багышланган. Делегация 254нче мәйданда монтаж-сынау комплексы, «Энергия» музее, Байконур космодромы музей комплексы экспозицияләре, Юрий Гагарин һәм Сергей Королевның мемориаль йортлары белән танышкан. Балалар «Буран» орбиталь комплексы макеты эченә дә кереп караганнар.

“Союз” старт комплексы да игътибар үзәгендә булган. Егетләр һәм кызлар бары тик 5 метр ераклыктан эшләп китәргә әзер торган ракетоносительне күргәннәр.

Экскурсиянең төп вакыйгасы старт мәйданчыгыннан ике километр ераклыкта урнашкан күзәтү мәйданчыгында булган. Балалар 25 сентябрьдә 16 сәгать 57 минутта старт алган «Союз МС-15» кораблен күзәткәннәр. “Берничә секунд эчендә ул кечкенә йолдызчыкка әверелде hәм күккә ашты. Һава гына түгел, аяк астындагы җир дә калтырады. Тойгыларыбыз чиктән ашкан иде. Бу онытылмаслык стартны сүз белән генә аңлатып булмый!» – дип хисләнеп сөйләде Матвей. “Халыкара экипаж составында шулай ук Берләшкән Гарәп Әмирлекләре косманавты Хазза Әл Мансури да бар иде. Ул галәмгә очкан беренче Гарәп космонавты булды. Бу старт «Союз-ФГ» ракетасының инде ике дистә еллар хезмәт итеп, модернизациягә ябылыр алдыннан соңгы, җитмешенче тапкыр очуы белән дә кызыклы. Киләсе елдан «Союз-ФГ» ракеталарын тулысынча Россия компонентларыннан эшләнгән «Союз-2.1а» ракетасы алмаштырачак”, – дип аңлатты егет.

Матвей киләчәктә очкычлар белән бәйле һөнәр сайларга уйлавы турында әйтте. Шуңа да бу экскурсия аның күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырган. Сәфәрен искә алганда, малайның күзләре очкынланып китә, әйтерсең лә ул кабат старт мәйданчыгында басып торган кебек була.

Хәзер сәләтле егетебез Бөтендөнья “Яшь талантлар” (JuniorSkills) программасында катнашырга әзерләнә. Бәйгенең региональ этабы 25 – 30 ноябрьдә узачак. Әлеге ярышларда катнашкан укучылар сертификат ала. Билгеле бер компетенция булуын раслый торган бу документ югары уку йортларына укырга кергәндә өстенлекләр бирәчәк. Шулай ук укучыларга үз эшен табарга, билгеле бер осталык һәм күнекмәләр алырга мөмкин булачак.

Матвейның яраткан фәннәре физика hәм информатика икән. Шуңа күрә компьютерларны, радиоаппаратларны бик яхшы белә ул. “Төрле чаралар оештырганда тавыш операторы вазифаларын ул бик теләп башкара, – ди тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Айназ Фәхертдинов. – Матвей тырыш, тәртипле укучы. Мин аның очкычлар белән мавыгуын хуплыйм, киләчәктә бу юнәлештә аны зур уңышлар көтә, дип уйлыйм”, – ди ул.

Матвей кебек сәләтле балалар мәктәпнең горурлыгы, башка балаларга үрнәк. Без дә аңа киләчәктә уңышлар телибез. Бүгенге мавыгулары аның яраткан hөнәренә әверелер hәм яңа ачышларга китерер, дип ышанып калабыз.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

Байконур аэродромына экскурсия

Бердэмлек