Домой Жизнь татар Татары в России и в мире “Ел укытучысы – 2023” бәйгесе җиңүчесе Арман Костанян: Иң мөһиме – укучыңның уңышын күрә белү

“Ел укытучысы – 2023” бәйгесе җиңүчесе Арман Костанян: Иң мөһиме – укучыңның уңышын күрә белү

0
“Ел укытучысы – 2023” бәйгесе җиңүчесе Арман Костанян: Иң мөһиме – укучыңның уңышын күрә белү


Республиканың иң яхшы укытучысы Югары Ослан районының Иннополис лицеенда математика фәненнән белем бирә. Ул – 28 яшьлек Арман Костанян. Яшь мөгаллимгә сентябрь аенда Мәскәүдә узачак бәйгедә Татарстан данын якларга туры киләчәк. Сынатмам, дип ышандыра егет.

Арманның мәктәптә эшли башлавына – 6 ел. Укытучы булам дип бервакытта да хыялланмаган ул, барысы да очраклы гына килеп чыккан. Әмма бу һөнәрне сайлавына бер дә үкенми. Балалар белән эшләүдән ләззәт алам, ди. Хәзер укучыларына, укытучы – бик текә һөнәр, дип кабатлый икән. Әлеге һөнәрне әнә шулай популярлаштыра.

– Иң мөһиме укучыңның җиңүен, уңышын күрә белү. Олимпиада, бәйгедә җиңгән укучыларым өчен горурлык кичерәм. Бу чакта күкрәгемдә бөркет канат каккандай була, – диде Арман Костанян, бәйгенең йомгаклау тантанасында.

Өч ел элек бәйгенең «Педагогик дебют» номинациясендә җиңгән булган Арман.

– Бәйге ул –тәҗрибә уртаклашу мәйданы. Анда төрле фән укытучылары катнаша. Бер–беребездән осталыкка өйрәнәбез, –ди ул. – Теләсә кайсы бәйгенең уңышы командадан тора. Мин лицей коллективына рәхмәтемне белдерәм. Хезмәттәшләрем чыгышларыма бәя бирде, тәнкыйтьләде. Өметләрен аклармын дип уйлыйм.

Аның әйтүенчә, педагоглар укучыларга кызыклы булган әйберләрдән читләшергә тиеш түгел. Балаларны смартфон, интернеттан дөрес итеп файдаланырга өйрәтергә тиеш. Гади укытучы булу гына җитми, замана укытучысы булырга кирәк.

Сәрия Мифтахова