Домой Жизнь татар Известные, выдающиеся татары Роберт Миңнуллинның «Алма бабай» китабы быел 5000 данә тираж белән басылып чыгачак

Роберт Миңнуллинның «Алма бабай» китабы быел 5000 данә тираж белән басылып чыгачак

0
Роберт Миңнуллинның «Алма бабай» китабы быел 5000 данә тираж белән басылып чыгачак

Роберт Миңнуллинның «Алма бабай» китабы мәктәпләр һәм балалар бакчалары соравы буенча быел 5000 данә тираж белән басылып чыгачак. Бүген күренекле шагыйрьне искә алу мәҗлесендә бу хәбәрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев җиткерде.

«Бүген бу матур мәҗлескә Фәрит Мөхәммәтшин да, Марат Әхмәтов та чакырулы иде. Фәрит Хәйруллович Роберт Миңнуллин чыгышларын әле дә искә алып сөйләүләрен җиткерүемне сорады. Ә Марат Әхмәтов китапның май аена чыгып өлгерәчәген әйтте», дип коллегаларының сәламнәрен тапшырды ул.

Роберт Миңнуллинның бу дөньядан китеп баруына март аенда 3 ел була. Әлеге искә алу мәҗлесе аның гаиләсенең теләге белән оештырылды. Шагыйрьнең кызы Таңсылу Сабирова бу кичәдә Роберт Миңнуллин исемендәге татар әдәбиятына һәм сәнгатенә ярдәм фондын да презентацияләде.

Кунаклар арасында Зилә һәм Римзил Вәлиевлар, Нурия Хашимова, Салават Фәтхетдинов, Резеда Әхиярова һәм башкалар бар иде.