Домой Главные новости В области Елховка районы, Тупли авылы Бибиәсма Миневәли кызы Хәлилуллинага – 80 яшь!

Елховка районы, Тупли авылы Бибиәсма Миневәли кызы Хәлилуллинага – 80 яшь!

0
Елховка районы, Тупли авылы Бибиәсма Миневәли кызы Хәлилуллинага – 80 яшь!

Безнең өчен иң кадерле булган хөрмәтле әниебез, тор­мыш иптәшем!

Без сине олуг бәйрәмең – юбилеең белән чын күңелдән кайнар котлыйбыз. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын. Исәнлектә-саулыкта, кайгы-хәс­рәт күрмичә, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә матур итеп яшәгез! Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең, сабыр холкың, олы йөрәкле булуың өчен зур рәхмәт. Син, әниебез, дөньяда иң затлы, саваплы кешеләрнең берседер, без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз.

Котлы булсын туган көнең,

80 яшең тулган көнең.

Өй түрләрең көлеп торсын,

Туганнарың килеп торсын.

Онытмабыз сине

                            беркайчан да,

Рәхмәтлебез барсы өчен дә.

Изге, әни, синең күңелкәең,

Озын гына булсын гомеркәең.

Изге теләкләр белән тор­мыш иптәшең, балаларың, оныкларың, туганнарың.

*  *  *

Бибиәсма Миневәли кызы Хәлилуллинага!

Кадерле апабыз! Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Аллаџы Тђгалђ сине исђнлектђн аермасын, ќан тынычлыгы белђн дљньяныћ саф џавасын сулап, тђмле ри­зыкларын татып, байлыкта, мул­лыкта яшђргђ язсын.

Җирдә кояш нуры балкыганча,

Син балкыйсың безнең

                                      күңелдә.

Тормышыбыз синең белән

                                      матур,

Рәхмәтлебез сиңа мәңгегә.

Син булганда, без бәхетле,

Синең белән якты көнебез.

Безнең белән син дә бәхетле

                                           бул,

Сиңа озын-озак гомер

                                     телибез.

Изге теләкләр белән Сә­ет­гали, Нурия, Туктаргали, Зәрия, сеңелең Бибинур һәм барча туганнарың.

* * *

Юныс Әхмәт улы һәм Бибиәсма Миневәли кызы Хәлилуллиннарның бергә гомер итүләренә – 60 ел!

Кадерле әтиебез һәм әниебез, бабабыз һәм әбиебез! Сезнең күркәм бәйрәмегез безнең өчен дә куанычлы вакыйга. Сез безгә изгелек, татулык, ты­рышлык һәм хезмәт сөю үрнәге булдыгыз. Киләчәктә дә бар якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, исәнлек белән тигез, озын гомер итүегезне телибез.

Сез булганда без бәхетле,

Нигезебез нурлы, сөйкемле.

Адашканда, һәрчак юл

                                   күрсәтеп

Яктыртучы йолдыз шикелле.

Авырлыклар туса бу

                               тормышта,

Киңәш сорап сезгә киләбез.

Сездән күргән игелекләр өчен,

Рәхмәт әйтеп, башны иябез.

Изге теләкләр белән бала­ларыгыз, оныкларыгыз, онык­чыкларыгыз.