Домой Жизнь татар Фәхретдин КАНЮКАЕВ: «Яктылык» мәктәбен сакларга, ә бинасын зурайтып төзекләндерергә кирәк

Фәхретдин КАНЮКАЕВ: «Яктылык» мәктәбен сакларга, ә бинасын зурайтып төзекләндерергә кирәк

0
Фәхретдин КАНЮКАЕВ: «Яктылык» мәктәбен сакларга, ә бинасын зурайтып төзекләндерергә кирәк

Самара шәһәрендә яшәүче милләттәшебез үз үтенечен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакировка  «Яктылык» мәктәбенә килгәч җиткерде. 28 нче гыйнварда уку йортында әти-әниләр, татар оешмалары җитәкчеләре катнашында очрашу узды.

«Яктылык» мәктәбендә укырга, татар телен үзләштерергә теләүче балалар саны арта. Биредә хәзер 560 тан артык укучы белем ала. Бүлмәләр җитми башлаган. Шул сәбәпле, ике сменада укыйлар. Бу ерактан килеп укучыларга авырлыклар тудыра. Шуңа да мәктәп бинасын зурайту кирәк.

Мәсьәләне хәл итү өчен кайбер адымнар инде ясалган. Мәктәпкә янәшәдәге бина бирелгән. Аны төзекләндерергә кирәк. Самара татарларының «Дуслык» оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакировка барлык милләттәшләребез исеменнән үтенечен җиткерде: «Яктылык» мәктәбе безнең өчен зур әһәмияткә ия. Аны саклап калырга, бинаны заман таләпләренә туры китереп, янкорма итеп төзекләндерергә, балаларга шартлар тудырырга кирәк. Инде проекты да әзерләнде. Бу эшләрне тормышка ашыру өчен безгә Татарстан ярдәме кирәк,» — дип белдерде ул.

Данис Шакиров Самара татарларының үтенече җитәкчелеккә җиткереләчәк дип ышандырды. «Без һәрвакыт сезнең белән элемтәдә, бергә булганда, бу мәсьәлә чишелер, дип өметләнеп калам,»-диде Башкарма комитет җитәкчесе.

tatar-congress