Домой Жизнь татар Татары в России и в мире Эльвира Хәйруллина: “Ихласлыкны яратам” (ГАИЛӘ ФОТОЛАРЫ)

Эльвира Хәйруллина: “Ихласлыкны яратам” (ГАИЛӘ ФОТОЛАРЫ)

0
Эльвира Хәйруллина: “Ихласлыкны яратам” (ГАИЛӘ ФОТОЛАРЫ)

Татарстанның атказанган артисткасы Эльвира Хәйруллина Иваново шәһәрендә туып-үскән. Мәктәп елларында барлык концерт, бәйгеләрдә актив катнаша, музыка мәктәбендә белем ала. Урта мәктәпнең сигез сыйныфын уңышлы тәмамлагач, тормышын сәнгать белән бәйләргә теләп, Иваново музыка училищесына укырга керә. Аннары туган шәһәрендәге музыка театрына эшкә урнаша.

– Эльвира, хәерле көн, иҗаттан бөтенләй читләштегезме әллә? Мәгълүмат чараларында күренмисез, интервьюлар да бирмисез, ахры. 

– Юк, юк, иҗаттамын. Мин сәнгать дөньясында күптәннән бит инде, һаман бертөрле сорау бирәләр: кайда үстегез, машинагыз нинди, киләчәккә нинди планнар корасыз, кайда яшисез һ.б. Аларга минем тарафтан әллә ничә кат җавап бирелгән, шуңа күрә ялыктырды, кызыгы бетте. Интернетта сәхифәләребез дә барлыкка килгәч, сорауларын язучы журналистлар тагын да күбәйде. Мин аларны аңлыйм, ул аларның ипиләре, сирәк булса да интервьюга ризалашам. Миңа ни рәвешле мөрәҗәгать итүләренә дә игътибар бирәм, кайчак әңгәмәнең башыннан ук ошатмыйм. Кәефем ниндирәк чакка туры килүләреннән дә тора инде. Башкаручы буларак популярлаша башлаган вакытымда эстрадабызда сәхнә тотучы җырчылар бик көчле иде – Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Салават, Венера Ганиева, Айдар Галимов, Хәния Фәрхи, Алсу Хисамиева, Эльвира Розали. Мөхтәрәм Хәйдәр Бигичев та исән иде. Җыелма концертларга алар белән бергә җырларга чакырулары минем өчен зур дәрәҗә булды, аларга сокланып, янәшәләрендә булуыма сөенеп, хәтта аяк табанына кадәр төшә торган «каз тәне» йөгереп узуын тойдым ул мизгелләрдә. Әллә еллар белән ул хис тына, әллә җырчыларның артык күбәеп китүеннәнме, белмим, күптән андый халәттә булганым юк. Чыннан да ул вакытта җырчылар бик аз иде, Әлфия апа, Илһам абыйларның иҗаты чәчәк аткан чор. Хәзер матур, көчле тавышлы, амбицияләре зур җырчылар бихисап. Иҗатларын тамашачыга тәкъдим итү мөмкинлекләре дә киңрәк, радиотелевидениеләр күбәйде. Ләкин элеккеге юк-барны иләктән уздырмый торган худсовет юк. Бүгенге көндә худсовет – акча. Түләнгән икән, иҗат җимешенең сыйфаты түбән булса да тамашачыга тәкъдим ителә, шуңа күрә хәзер еш кына телевизорны карыйсым да килми. Барлык сәнгать кануннарына туры китереп, матур тембр белән җырлаучылар да шактый, ләкин күңелгә үтеп кермиләр, андыйлар бик сирәк. Рус мохитендә үсеп, Казанга килгәч, миңа авыррак булды, әлбәттә. Туган телемне онытмауда, татар җырларына мәхәббәт хисләре уянуда җәйге каникулларымны әниемнең туган төбәге Мари Иленең Татар Кетнәсе авылында уздыруның йогынтысы зур. Әле хәзер дә кайчак уйланып калам –  дөрес әйтмәм, дөрес аңламам дигән курку хисе бар. Максат куеп, үз өстемдә ныклап эшләмәвем барыбер сиздерә. Күбрәк аралашып, татар китапларын укырга тырыштым. Җыр текстында минем өчен авыррак булган сүзләрнең дөрес әйтелешен иҗатташ дусларымнан сорап, киңәшләшә идем. Шундыйлардан аеруча «сөеп» сүзе истә калган. Микрофон белән интервью алырга килсәләр, борчылудан янып-көеп: «Мине күрмәсәләр ярар иде», – дип читкәрәк качу ягын карадым.

– Бу очрашуга килүегезне миңа карата комплимент дип тә кабул итәргә була, димәк? 

–  Әйе! Мин ихласлыкны, күңел җылылыгын яратам, синең белән утырып сөйләшәсем килде. Тамашачы да башкаручылардан шуны көтә. Хәзерге вакытта популяр җырчылар нәкъ менә шул сыйфатлары белән халык күңелен яулады да инде. Ләкин популярлык ул ташкын кебек, көтелмәгәндә өстеңә ишелеп төшәргә мөмкин, әмма ул дулкында озак вакытка калып булмый, тырышлык кую зарур. 

–  Сез продюсер белән эшләдегезме? Кирәкме ул? 

–  Андый кеше кирәк, әлбәттә. Продюсерым булмады, барысын да үзем башкарырга тырыштым, җиңел хезмәт түгел.

–  Ул яктан җырчыга коллективта эшләү җайлырактыр?  

– Әйе, концертларны оештыручы булганда, репертуар һәм сәхнә киемнәрен әзерләүдә булышканда, сәхнәгә чыгып җырлауның авырлыгы юк. Казан шәһәр филармониясенә 1995 елда килдем, Ринат Зиннур улы Закировка мине күреп алып, чакырганы өчен бик зур рәхмәт. Аннары Рөстәм Закиров, «Фәридә-Алсу» дуэты эшкә урнашты, күбәйдек, хәзер без бер гаилә шикелле. Арабызда бернинди көнчелек юк, сөенечкөенечләребезне уртаклашабыз, гастрольгә озак чыкмый торсак, сагына башлыйбыз. Җыелышып, уен-көлке белән автобуста барулар дисеңме, дөнья яңалыкларын сөйләшүләр, кайчак көлеп эчләр катып бетә. Хәзерге вакытта бик дулкынланып, 15 апрельдә буласы концертыбызга әзерләнәбез. Казан шәһәр филармониясе махсус костюмнар тектерде, электән киемнәр дизайнеры Элара Шәйхи белән эшли идем, бу юлы да күлмәккә аңа заказ бирдем. Рөстәм Закиров, Вәис Бәйрәмов, Айзат Мәрдан, Алсу Вәлиуллина, Алмаз Хәсәновлар белән Татар дәүләт филармониясендә чыгыш ясаячакбыз. Безнең буын актив иҗат иткән елларда «Татарстан» радиосы гына эшләде, телевидениедә күренгәли идек. Радиодан минем җырларны бирсәләр, туган-тумача белән бик сөенешә идек. Хәзер дә тамашачы мине шул җырларым аша хәтерли, сагына. Чыгыш ясаганда «Сары кашкарыйлар», «Авылым егете», «Син барында» җырларын башкаруымны үтенәләр, кушылып җырлап утыралар. Ә минем яңа җырларымны да башкарасым килә. Күптән түгел Гөлкәй Вәлиәхмәтова сүзләренә, Резеда Әмирова көенә иҗат ителгән «Дусларыма-туганнарыма» җырын әзерләдем, ул тормышта миңа терәк булган якыннарыма багышлана. Репертуар өстендә эшлим, эзләнәм, тәкъдим итүче авторлар җитәрлек, ләкин әлегә күңелемә хуш килгән материал бик очрамый. Клип та төшерәсе килә. Берәр җырның көен үзем язармын дигән ният бар. Балаларым туганчы, илһам килгәндә язгалый идем. Хәзер тормыш мәшәкатьләре күмеп китте бугай.

–  Гаиләң турында да сөйләче. 

–  Шөкер, әни булу бәхетен ике тапкыр татыдым, балаларым Әминә белән Әмир бер-бер артлы тудылар, аралары яшь ярым. Әминәбез коеп куйган иҗат кешесе, гуманитар белем алуга тартыла, аның өчен музыка беренче урында. Гел «колакчыннардан» инглиз телендәге җырлар тыңлый. «Чукрак каласың бит инде», – дип кайчак ачуланып, мәҗбүриләп салдыртам. Татарча җырларны сайланып кына тыңлый – иң матурларын, иң сыйфатлыларын. Мин аны музыка мәктәбендә шөгыльләнергә биргән идем. Үземнең әти-әни сәнгать өлкәсеннән ерак кешеләр булганга, кечкенәдән мөстәкыйль идем, булышырдай кеше булмады. Ә менә Әминәгә ныклап тотындым, артыгы белән таләпчән булдым, ахры, түземлегебез өч елга җитте. Ялкаулыгы да бар инде, интернетка ябышкан. Нәтиҗәдә, укуны үзем ташлаттырдым. Улым Әмир бик җитди малай, ул Казанда Суворов исемендәге хәрби училищеда дүртенче курста укый. Өйгә җибәрсәләр, атнага бер кайтып китә. Чын ир булып үсүен телим, абыем да хәрби, отставкадагы полковник, туганнарыбыз арасында хәрбиләр, өлге булырдайлар бар. Әмирнең җырларга исе китми, электән яттан шигырьләр сөйләргә ярата. Училищеда сәнгать буенча бәйгеләр булып тора, күптән түгел спектакльдә роль бирделәр әле, бик теләп катнашты. Уңышлы чыгыш ясавына сөендем, улымны сәхнәдә беренче тапкыр күрүем. Безне тырыш итеп тәрбияләүләре өчен әти-әниемә рәхмәт, балаларымны үстергәндә дә аларга таяндым. Гастрольгә чыгып киткәндә һәрчак күңелем тыныч булды. Кызганыч, әтием Хәйдәр вафат шул инде, аны югалтуыбызга май аенда өч ел була. Абыем Равил дә гаиләсе белән Казанда яши. Шундый тату гаиләдә үсүем белән мин бик бәхетле.

–  Ә әти-әниең ничек шулай Иваново якларына килеп чыккан соң? 

– Әнием Наҗия гаиләдә төпчек кыз. Апалары шунда акча эшләргә дип барган, тимер юл салырга. Шактый акча эшләп кайткач, аларның матур киемнәр алып киюенә кызыгып, әнием дә апалары белән киткән. Ивановода әтием белән танышып, өйләнешкәннәр дә төпләнеп калганнар. Аннары без барыбыз да Казанга күчендек.  

 

–  Очрашу алдыннан 2010 елда «Юлдаш» гәзитендә басылып чыккан әңгәмәңне укыган идем. Анда син ирең турында да сөйләгәнсең. 

– Иремнән уңмадым бит мин, Рәйсә. Бу хакта моңарчы беркемгә дә белгертмәдем. Аерылышканыбызга ундүрт ел. Хәзер менә күңелемне ачып сөйләргә өлгергәнлегемне сиздем. Икрам белән танышканда миңа 27 яшь иде, ул миннән ун яшькә өлкән. Ул чакта өр-яңа «сигезле» модельле (Лада 2108) машина сатып алдым. Фатирым урнашкан йортыбыз каршына 5 катлы гараж төзеделәр дә абыем миңа шул комплекстан машинамны куеп торырга урын сатып алды. Аңа шундый бүләге өчен бик рәхмәтлемен, һәрчак кайгыртуын тоеп яшим. Машина ватылмый тормый бит инде, биредәге автомастерскойга кердем, Икрам белән танышып киттек. Ул миңа булыша иде. Аралаша торгач, бер-беребезне ошатып, минем фатирда бергә яши башладык. Үзем генә яшәгәндә миңа кунакка Фәния исемле апа килеп йөри, Коръән укып, вәгазьләр сөйләп китә иде. Чираттагы очрашуыбызда Икрам белән никахсыз торуыбызны белгәч, бик борчылды, болай ярамаганын ныклап әйтте. Минем исә сабыр гына Икрамның тәкъдим ясавын көтеп йөрүем. Фәния апаның сүзләре этәргеч ясады, күрәсең, үзенең уйларында ниләр булгандыр, минем һәм туганнарым алдында уңайсызланыптыр, ул никах укытуга ризалык бирде. Икрам гаилә корып аерылган кеше, беренче хатыныннан туган кызы бар. Бала мәсьәләсенә килгәндә, миңа кирәкми дигәнрәк позициядә булды. Шулай да мин йөккә уздым, иремнең моңа әллә ни исе китмәде. Кызыбыз тугач та Икрамның тормыш шартларыбызны яхшырту турында уйлары булмады. «Нинди ир-ат соң инде ул, ни йөрәге белән хатыны булдырган фатирга риза булып яшәмәк кирәк?» – дип туганнарым борчыла башлады. Әминәдән соң бала планлаштырмадык үзе, әмма мин янәдән балага уздым. Икрамга хәбәр иткәч, бик каршы булды, миңа бала кирәкми, дип бик тупас кыланды. «Тагын кыз бала туар тагын, миңа малай кирәк», – дигән булды, ләкин тел төбеннән аның миннән бөтенләй бала теләмәве аңлашыла иде. Ул заманда Илсур Хөснетдинов исемле җырлар иҗат итүче, концертлар оештыручы олы йөрәкле кешенең күп артистларга ярдәме тиде. Салмачи бистәсеннән бушлай җир бирү мөмкинлеге бар дип, миңа да тәкъдим итте. Җирне сайларга барасы иде, иремә шунда йорт төзербез бәлки дип әйткәч: «Барырга вакытым юк, миңа бер бүлмәле фатир да бик җиткән», – дип үтә ваемсызлык күрсәтте. Анда ул чакта ташландык урыннар, йөкле чагым, үзем буе үскән үләннәрне ерып кереп, җирне билгеләп куйдым. Шул вакытта Икрамнан тәмам гайрәтем чикте, бу кеше белән бергәләп тормыш йөген тартып булмый дигән фикергә килдем. Әти-әнием белән киңәшләштем. «Абыең белән ничек тату, ярдәмләшеп яшисез, Әминәне дә ялгыз калдырма, иптәшкә туганы булсын, без олылар мәңгелек түгел бит, киләчәген уйла. Кулдан килгәнчә үстерергә булышырбыз», – дип тынычландырдылар. Шулай итеп, Әмир дә дөньяга килде, бер бүлмәле фатирда дүртәү яши башладык. Әти-әнием тагын да ныграк борчуга төште, тормышыбыз алар күз алдында бит. Икрам иртән эшкә китә, бик соң гына кайта, гаилә турында бөтенләй гаме юк. Әнием аны бераз кузгатырга теләп, ир кешенең, гаилә башлыгының ни дәрәҗәдә җаваплы булырга тиешлеге турында аңлата башлады. Бу хакта сүз кузгатуларны яратмыйча: «Бу өйгә бүтән аяк басмам», – дип ачуланып, Икрам өйдән чыгып китте. Беләсеңме, мин шул чакта ниндидер җиңеллек тойдым. Чөнки аннан риза булмыйча, озак кына үртәлеп яшәгәнгә, бу хәлләрнең билгеле бер чишелеше булырга тиеш иде. 

— Ии, барыбер йөрәгең янгандыр инде, «ир бирмәк – җан бирмәк», диләр бит. 

— Әйе, ул балаларымның әтисе, ләкин аңлашып, икең дә бер тарафка карап гомер итмәгәч, бер түбә астында яшәүнең мәгънәсе юк шул. Ул чыгып киткәч, бергә яшәгән вакытта еш кына миңа никтер «Гүзәл» дип эндәшүләре, гастрольләрдән кайтышыма хыянәте эзләренә тап булуларым – барысы да берьюлы исемә төшеп, тамакка тыгыз төер булып утырган иде. Мондый тормышка түзеп яшәргә теләгем булмады. Абыемның, әти-әниләремнең ярдәме белән өлешләп төзү программасы буенча 3 бүлмәле фатирга акча керткән идек, берничә елдан аны куллануга тапшырдылар. «Беркайчан да аяк басмам» дигән иптәшебез, сатып алганда бернинди ярдәме тимәсә дә, безнең белән бергә күченеп анда яшәргә өметләнде. Ләкин мин аны кертмәдем. Икрам мине гаиләбезне сакламауда гаепләде, түземлек җиткәнчә күз йомарга тырышып яшәдем, югыйсә. Бернигә карамастан, аның белән яшәгән елларны искә алып үкенмим, тормышымнан канәгать, алма кебек балаларыбыз өчен Икрамга рәхмәтлемен. 

Әңгәмәдәш – Рәйсә Борһаниева “Сәхнә”  журналы, март саны — Казанская филармония matbugat