Домой О татарах Татарские села области Эльвира Мөрхәбинова: «Хаталарны тәҗрибә дип кабул итәм»

Эльвира Мөрхәбинова: «Хаталарны тәҗрибә дип кабул итәм»

0
Эльвира Мөрхәбинова: «Хаталарны тәҗрибә дип кабул итәм»

19 ноябрьдә Самараның Профсоюзлар йортында 15нче тапкыр «Авыл хуҗабикәсе» иҗтимагый акция лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Әлеге чараны өлкә хөкүмәте, авыл хуҗалыгы, азык-төлек министрлыгы һәм өлкә профсоюзлары федерациясе ярдәме белән «Самара өлкәсе хатын-кызлары берлеге» оештыра.

Похвистнево районының Мәчәләй авыл җирлеге башлыгы урынбасары Эльвира Минкасыйм кызы МӨРХӘБИНОВА быелгы бәйгенең «Хатын-кыз – җирле үзидарә органнары җитәкчесе» номинациясендә җиңү яулаган. Димәк, аны «Туган авылының хуҗа-бикәсе» дип атау бик урынлы.

Эльвира Мөрхәбинова шушы авылда туып-үскән. Әти-әнисе белән Нефтегорскига күчеп киткәч тә, кызның күңеле һаман туган җиренә тартыла. 1997 елда, Самара дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаганнан соң, Эльвира Мәчәләйгә кайта, «Восход» оеш-масында баш зоотехник булып эшли. Мәкаләбез героеның җирле үзидарә органнарында эшчәнлеге 2007 елда башлана, ә 2013 елда аны авыл җирлеге башлыгы урынбасары итеп билгелиләр. «Эльвира ханым тәҗрибәле белгеч, оста оештыручы. Ул авыл администрациясе эшчәнлегенең алдагы елларга караганнарын да, агымдагы планнарын да төзүдә катнаша, үтәлешен контрольдә тота, авылда үткәрелгән барлык чараларны да оста иттереп оештыра. Профессиональлек, активлык, эшлеклелек сыйфатлары, авыл кешеләренә карата игътибарлы һәм хөрмәтле булуы өчен Эльвира Минкасыйм кызы хезмәттәшләре арасында да абруй һәм ихтирам казанды», – дип сөйлиләр авылдашлары.

– Эльвира Минкасыймовна, сезнең кебек җыйнак һәм нәзәкатьле хатын-кыз гаиләгә, балалар тәрбияләүгә, туган авылы тормышын яхшыртуга юнәлтелгән мәшәкатьле һәм җаваплы эшләрне алып бару өчен көч һәм энергияне каян ала?

– Авыл хатыннары кечкенә булса да, чыдам, бу сер түгелдер, дип уйлыйм, – дип елмая танышым. – Максатчанлык та гүзәл затларга хас сыйфат. Үз эшемне бик яратып башкарам, шуңа күрә арыганлык та сизелми. Минем уңышларымда гаиләмнең дә өлеше бар, бу бик мөһим. Без тормыш иптәшем Хәйдәр белән ике кыз үстердек. Кыз бала бик иртә кул астына керә бит ул. Вак-төяк өй эшләрендә миңа алар ярдәм итәләр, ә ирем – минем бөтен ышанычым. Дөрес, хәзер ике кызыбыз да Самарада. Зур кызыбыз Надия югары уку йортын тәмамлады, эшли, кияүгә чыкты. Ә икенче кызыбыз Камилә быел медицина көллиятенең акушерлык бүлегенә укырга керде.

Кызганычка, яшьләр китәләр, авылда картлар гына яши. Күбесе ялгыз. Аларга төрле яклап ярдәм итәргә тырышабыз, аеруча пандемия вакытында игътибарыбызны арттырдык, волонтерлык хәрәкәте оештырдык. Сайлаулар, җанисәп алу вакытында кыенлыклар килеп чыга. Олы яшьтәге кешеләр сайлау участокларына бара алмыйлар, һәрбер әби-бабай тавыш бирә алсын өчен, алар янына үзебез барабыз. Моның уңай ягын да күрәм. Без килгәч, ялгыз кешегә бераз күңелле булып китә, сөйләшеп утырабыз, хәлләрен сорашабыз. Картлар шуңа да сөенәләр, кат-кат рәхмәтләр әйтәләр.

Кешеләрнең барысын да бик яхшы беләм. Чөнки үзидарә органнарында хезмәт юлым «паспорт өстәленнән» башланып китте. Кайберләренең туган көннәрен дә хәтерлим әле, – дип елмая Эльвира. – Нәкъ менә шул елларда алган тәҗрибәм бүгенге көндә халыкны яхшырак аңларга, уртак тел табарга ярдәм итә. «Авыл хуҗабикәсе» бәйгесендә җиңүемдә дә авылдашларымның өлеше зур. Күмәкләшеп, киңәшеп, бердәм булып эшләгәндә генә максатка һәм уңышларга ирешеп була. Бу бәйгедә мин беренче тапкыр катнаштым. Җиңү яулармын дип уйламаган да идем, шуңадырмы, бу бик зур бүләк булды. Коллективыма, җитәкчеләремә, үрнәк булган остазларыма һәм гаиләмә олы рәхмәтләремне җиткерәсем килә.

– Эльвира ханым, уңышлы җитәкченең төп сере нәрсәдә соң?

– Һөнәреңә җаның-тәнең белән бирелгәндә генә уңыш юлдаш булачак. Сабыр итү, үз-үзеңә ышану да кирәк. Хаталарны фаҗига итеп түгел, ә тәҗрибә итеп кабул итәргә өйрәндем, уңышлар һәм уңышсызлыклар алышынып торуга да әзермен, – дип тәмамлады сүзен авылның чын хуҗабикәсе Эльвира Мөрхәбинова.

Әңгәмәне Эльмира СӘЙФУЛЛИНА язып алды.