Германия татарлары: Меркел мөселманнарга яхшы мөнәсәбәттә булды

0
90

Ангела Меркел 16 еллап Германия канцлеры булды. Алманнар аның эшчәнлеген ничек бәяли? Мигрантларга, аерым алганда мөселманнарга аның мөнәсәбәте нинди булды? Азатлык дистә елдан артык Германиядә яшәүче татарлар белән Меркел эшчәнлегенә нәтиҗә ясый.

Германия канцлеры Ангела Меркел вазифасыннан китте. 16 ел дәвамында ил җитәкчесе булып, ул үз илен һәм Европа берлеген күпсанлы вакыйгалар һәм сынаулар аша үткәрде: Европа берлеге конституциясе булган Лиссабон килешүен кабул итү, Греция кризисы, миграция каршылыклары, Британиянең Европа берлегеннән чыгуы, Америкада Дональд Трампның президентлыгы чоры, коронавирус пандемиясе һәм башкалар.

Меркел – Европа берлеге илләре арасында соңгы елларда иң озак ил җитәкчесе булган кеше. Русиядә президент Владимир Путинның хакимияттә озак утыруы тәнкыйтьләнгәндә, күпсанлы политтехнологлар Германиягә төртеп күрсәтергә ярата, янәсе, карагыз, демократик Европада да кеше хакимияттә озак утыра ала. Тик хәзер аларның күрсәтерлек мисалы инде юк, Европа киңлегендә Беларус президенты Александр Лукашенко һәм Путин кадәр хакимияттә озак булган кешеләр юк (монархияне исәпкә алмаганда, тик бу күбесенчә декоратив систем).

Меркел Рим папасы белән очрашуда, 2013 ел

16 ел – озак вакыт, шуңа Меркелнең Германия, Европа һәм дөнья сәясәтенә керткән өлешен бәяләү еш кына каршылыклы була. Аны тәнкыйть утына тотучылар да шактый, шул ук вакытта дөнья басмалары аны еш кына “дөньяның иң тәэсирле хатыны” дип атады, АКШта Дональд Трамп идарә иткән вакытта Меркелне хәтта “ирекле дөньяның яңа лидеры” диючеләр дә булды. 2004 елдан 2017 елга кадәр Ангела Меркел 12 тапкыр “Forbes” журналы тарафыннан “дөньяда иң тәэсирле хатын” дип аталды, 2006 һәм 2007 елларда “Time” журналы аны дөньяның иң тәэсирле 100 кешесе исемлегенә кертте, ә 2015 елда журнал аны ел шәхесе дип атады.

Мондый бәяләмәләр субъектив була алса да, Меркел дөнья сәясәте тарихына һичшиксез кереп калачак. Азатлык Меркел хакимиятенә йомгак ясар өчен бу илдә яшәүче татарларның фикерен белешергә булды. Германиядә 5-10 мең татар яши дип исәпләнә, алар илнең төрле шәһәрләрендә яши. Германия татарлары илнең беренче хатын-кыз – канцлеры эшчәнлеген ничек бәяли? Ул идарә иткән елларда илдә тормыш ничек үзгәрде? Алга таба Германия татарлары нинди үзгәрешләр көтә?

“Меркел хатын-кызның барсына да ирешә алганын күрсәтте”

Гөлнур Даутова, Франкфурт шәһәре, Германия ватандашы, илдә 20 елдан күбрәк яши,икътисадчы,”Ханым” Европа татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе:

— Минем өчен Меркел – көчле хатын-кыз мисалы. Ул җитәкче буларак Германиягә бөтен яктан үсеш алырга мөмкинлек бирде. Безгә хатын-кызның барысына да ирешә алуын күрсәтте. Әни кеше интуитив рәвештә балаларын саклаган кебек, Меркел үз илен дә шулай саклады, барлык каршылыкларны хәл итәргә, юк итәргә тырышты. Бу 16 елда Германия үсте генә дип саныйм.

Ангела Меркелне еш кына мигрантлар мәсьәләсендә тәнкыйтьлиләр. Миңа исә аның мигрантлар сәясәте Германиядә белем алырга, һөнәремә күрә эш табарга мөмкинлек бирде. Бу илгә килүчеләргә мөмкинлекләр ачылды, моны яхшы дип бәялим. Алманнарның күбесендә югары белем бар, ә бу илдә югары белемле кеше үз квалификациясеннән түбәнрәк эшли алмый. Шуңа Меркелнең илгә мигрантларны китерү сәясәте илнең икътисади үсешенә ярдәм генә итте, физик эш эшләүчеләргә кытлык бар иде, ул хәзер дә бар, мигрантлар бу мәсьәләдә Германиягә бик файдалы булды. Әйе, беренче елларда качакларны кабул итүдә систем булмаган иде, шуңа каршылыклар да булды. Хәзер исә илгә килгән мигрантларга интеграция өчен мөмкинлекләр оештырылган: алар телне өйрәнә ала, уку, белем алу мөмкинлеге бар, аларга эш бирелә. Рәсми килгән мигрантлар өчен систем оештырылган, ул яхшы эшли.

G7 оешмасы илләре очрашуы, 2018 ел

Германиядә киләчәккә өметле карап яшибез. Хәзер җитәкчелеккә дә яшь, өметле, энергияле буын килә. Бездә тормыш-яшәеш ничек яхшы якка барган булса, бу юнәлеш дәвам итәчәк дип уйлыйм. Технологик яктан үсеш, климат-экологияне яклау – бу юнәлешләргә приоритет зур, алар чыннан да тормышның сыйфатын яхшыртачак. Германиядә сайлауда Яшелләр фиркасенең уңышы да шуны күрсәтә. Бу эшне Меркел башлап җибәргән иде, ул яхшы нигез салып калдырган.

Русиядән Германиягә күченгән татар хатын-кызларының мондагы җәмгыятькә интеграциясе авыррак бара, хәлдән килгәнчә, аларга ярдәм итәбез, мәгълүмат белән дә булышабыз, элегрәк матди ярдәм дә оештырган идек. Безнең “Ханым” оешмасы Сабантуйларда гына биеп-җырлап йөрми, төрле яктан татарларга ярдәм итеп киләбез. Инде әйткәнемчә, Меркел сәясәте бу илгә интеграция мөмкинлеген җиңеләйтте.

“Меркел мөселманнарга карата яхшы мөнәсәбәт күрсәтте, мәрхәмәтле җитәкче булды”

Наилә Мазһарова, Берлин шәһәре, Германиядә 16 ел яши, “TotalEnergies” француз ширкәтендә эшли:

Наилә Мазһарова

— Мин үзем Меркел эшчәнлеген уңай бәялим. Әле генә чыккан статистикага карадым, алманнарның 80 проценты аның эшен хуплый диелә. Бу елларда бик күп кризислар булды, Меркел илне шул кризис аша уңышлы үткәрде, илнең дөнья күләмендә дәрәҗәсен күтәрде, аны юкка гына “ирекле дөньяның яңа лидеры” дип атамаганнар бит. Ул демократик кыйммәтләрне бар дөнья буйлап яклады һәм үстерде. Зур уңышлары арасында мин Меркелнең Европадагы финанс кризисны яхшы гына чишүен атар идем. Икътисад ягыннан караганда, илнең тулай эчке продукты та артты, эшсезлек кимеде, минималь хезмәт хакы кертелде. Болар барысы да Меркел казанышы дип саныйм.

Тәнкыйтькә килгәндә, Германиядә коронавирус пандемиясе белән көрәш бик үк уңышлы булмады дигән фикер бар. Пандемия башланган вакытта илдә дигитальләштерү җитәрлек дәрәҗәдә булмады, мәктәпләрне дистанцион укытуга күчерү зур авырлык белән барды. Америка кебек башка илләрдә өйдән уку өчен бөтен шартлар булса, Германиядә җиһазлар, програмнар ягыннан авырлык сизелде. Хәтта Татарстан, Русия белән чагыштырганда да, Германиядә бюрократик процесслар электрон форматка авыррак күчә бара, паспорт алу, алыштыру кебек мәсьәләләр бик озак хәл ителә. Менә шул юнәлештә Меркелне тәнкыйтьлиләр. Дигитальләштерү яңа хакимиятнең өстенлеге буларак билгеләнде. Моннан тыш экология ягыннан да тәнкыйть бар, ташкүмер энергиясе климат үзгәрешенә нык тискәре тәэсир итә бит, Меркел экологик чиста энергия үсеше өчен җитәрлек тырышмады диючеләр бар.

Ангела Меркел Европа илләре җитәкчеләре белән

Мин үзем мигрантлар мәсьәләсендә Меркел карашларына уңай карыйм. Ул үзен кешелекле, мәрхәмәтле, гадел җитәкче итеп күрсәтте. Сүриядә, башка илләрдә һуманитар каза булган вакытта, ул качакларны кабул итте, аларга кешечә ярдәм итәргә тырышты. Ул мөселманнарга карата да яхшы мөнәсәбәттә булды, алманнарны мөселманнарга ачык булыйк дип үгетләде. Бу бөтен алманнарга да ошады дип әйтә алмыйм, мигрантлар эш урыннарын ала, безнең җәмгыятькә интеграцияләнми диючеләр дә бар. Мигрантларның балалары алман мәдәниятендә үсеп, Германиягә файда китерәчәк дип саныйм. Үзем дә вакыт-вакыт мигрантлар белән аралашам, үзләренә авыр булса да, балалары мәктәпләрдә укый, алман телен өйрәнә, җәмгыятьнең бер өлеше булып китә.

Алга таба тормышның ничек үзгәрәчәген фаразлау авыр. Русия белән Германиянең мөнәсәбәте ничек булачагы да кызык, хәзер чит илләр эшләре министры булачак Анналена Бербокның Русиягә бик тискәре мөнәсәбәттә булуы билгеле. Ул Кытайны да нык тәнкыйтьли, Синҗанда уйгырларны җәберләү мәсьәләсен дә күтәрә. Гомум сәясәттә үзгәрешләр булыр дип уйлыйм.

“Ил башының уңышлы эшләү күрсәткече – илдә кешеләрнең тыныч, мул тормыш алып барулары”

Гөлназ Вәлиева, Лейпциг шәһәре, Германиядә 13 ел яши, шагыйрә, АЛНЕС ГмбХ ширкәте оештыручыларының берсе, филология фәннәре кандидаты:

Гөлназ Вәлиева

— Меркелнең танылган прагматик ягын бик ошатам. Ул салкын акыл белән кризислар чишә белү сәләтенә ия. Тамаша яратмый, тыныч кына үз эшен эшләгән кеше. Әлбәттә, хатасыз кешеләр булмый, әмма, тулаем алганда, 16 ел буена зур дәүләтне алып бару вазифасын Меркел яхшы башкарды дип саныйм. Ангела – Германиядә беренче хатын-кыз канцлер. Ир-атлар идарә иткән сәясәт дөньясында хатын-кызның шулкадәр озак идарә итүе үзе бер ихтирамга лаек.

Зур уңышлары дигәндә, 2008 елгы финанс кризисын ерып чыгуын атар идем. 2009 елда ирем белән Көнбатыш Европа илләре буйлап сәяхәт иттек, күп җирдә алман кибетләрен, тауарларын очраттык. Кайсы илнең тауарлары дөньяда сатыла, шул ил финанс яктан ота. Меркел Европаның башка илләре арасында да Германиянең позицияләрен шактый ныгытты. Соңгы коронавирус кризисы башлангач та, әле бөтен дөнья нәрсә булганын аңламаган чакта, Меркел зур киңәшмәгә галимнәрне җыйды, беренче чиратта алар белән киңәшләште. Моның нәтиҗәсе – 2020 елда Германиядә коронавирустан үлүчеләр саны аз булды, чөнки ил җитәкчелеге ул чорда дөрес карарлар кабул итте.

Меркел Путин белән очрашуда, 2021 елның августы

Меркелнең уңышсыз гамәлләре арасында 2015 елда кинәт кенә мигрантларга чикләрне ачуны атар идем. Бу мәсьәләдә Меркел бераз ялгышты, эш контрольдән чыгар дип фаразламагандыр. Мин үзем мигрантларга каршы түгел, тик 2015 елда мигрантларны илгә контрольсез диярлек кертү җәмгыятьтәге мөнәсәбәтләрне кискенләштерүгә китерде, кайбер сәяси төркемнәр моны халыкны мигрантларга каршы котырту өчен кулланды, шунысы нык куркытты. “Мультимәдәният” күренешенә мин бик тә уңай карыйм. Лейпцигта хәзер хәләл кафелар күбәйде, безгә бик рәхәт. Миграция гомумән һәрвакыт булган ул. Төрле мәдәниятләрне күзәтеп яшәү кешене баета гына бит. Тик 2015 елда мигрантларны илгә контрольсез диярлек кертүне мин хупламыйм. Контроль яхшырак булырга тиеш иде. Бу, беренче чиратта, җәмгыятьтә мигрантларга каршы тискәре караш булдыруга, ультра сәяси төркемнәргә бу темада уйнарга мөмкинлек бирде, монысы аяныч.

Ил башының гамәлләре кубесенчә уңышлы булуының иң яхшы күрсәткече – илдә кешеләрнең тыныч, мул тормыш алып барулары, киләсе көннән курыкмыйча, дәүләт авыр минутта ташламаячак дип тынычлап эшләү-яшәү мөмкинлеге. Германиядә кеше социаль яктан бик якланган. Әгәр дә кануннарны бозмыйсың икән, яшәгән җиреңнән дә, эш урыныңнан да сине беркем дә тик торганда чыгарып ташлый алмый. Үзең яки балаң җитди авырулар белән авырып китә икән, дәүләт бушлай бөтен кыйммәтле операцияләрне ясата, даруны түли, ярдәм итә. Быел Германиядәге күп кенә рекламнарда “16 еллык хезмәтең өчен рәхмәт, Ангела” дигән сүзләрне күреп була. Күрше Франция үзенең президентларын ничек озатканын искә алсак, бу халыкның күбесенчә Меркел эшчәнлегенә уңай бәя бирүен исбатлый.

Дөресен әйткәндә, мин Ангела Меркелнең китүен кызганыч хәл дип карыйм. Киләчәктә нәрсә булачак – беркем дә белми. Бигрәк тә бу соңгы елларны пандемия безгә дөнья ничек кискен үзгәрергә мөмкин булганын искәртте. Әмма Германия хөкүмәтендә хакимият – ул канцлер гына түгел, парламент та бар, җәмгыять тә бик актив катнаша. Сайлауда җиңгән фиркаләр традицион, алар ультра фиркаләр түгел. Шуңа күрә бик кискен үзгәрешләр булыр дип уйламыйм. Без, татарлар, андый чакта, “хәерлегә булсын” диябез инде.

Меркелгә багышланган граффити, Косово, 2021 елның сентябре

Ангела Меркель

Ангела Доротея Меркел —​ алман дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, галимә, табигый фәннәр докторы. Германиянең беренче хатын-кыз канцлеры.

1954 елда Һамбург шәһәрендә туа. Тууынан берничә атна узгач, аның гаиләсе ГДРга күченә. Ангела Лейпциг университетының физика факультетында укый. Шуннан соң Берлинга күченә, ГДР фәннәр академиясендә эшли.

1989 елда Берлин дивары җимерелгәннән соң Меркел сәяси эшчәнлеген башлый, берничә фирка эшчәнлегендә катнаша. 1990 елда ул Бундестагка сайлана, депутат була. Соңрак хатын-кызлар, яшьләр һәм әйләнә-тирәне саклау федераль министры вазифаларында эшли. 2000 елдан Христиан-демократик берлек фиркасен җитәкли. 2002-2005 елларда аның фиркасе сайлауда оттыргач, оппозициядә була. 2005 елдан Германиянең федераль канцлеры вазифасына керешә.

Ике тапкыр кияүгә чыга. Ангела Меркельнең балалары юк.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here