Энергиясе ташып тора иде

0
67

21 мартта отставкадагы полковник, журналист, язучы Идеал Муса улы ГАЛӘҮТДИНОВ вафат булды.

Самараның Җәмигъ мәчетендә үткән җеназа намазында мөфти Талип хәзрәт Яруллин, өлкә хөкүмәте вәкиле Надежда Осипова, татар милли оешмалары җитәкчеләре Фәхретдин Канюкаев һәм Ильяс Шәкүров, Камышлы районы администрациясе һәм туган ягы Нурлат шәһәре хәрби комиссарияте вәкилләре чыгыш ясап, Идеал Муса улының иң яхшы сыйфатларын атадылар, аның күпкырлы эшчәнлегенә югары бәя бирделәр.

Мәрхүм 23 мартта шәһәрнең Иске мөселман зиратында җирләнде.

* * *

От имени Правительства Самарской области, от себя лично выражаю глубокие соболезнования родным, близким и коллегам в связи с уходом из жизни Идеала Мусиновича Галяутдинова – известного общественного деятеля нашей губернии, советника президента Самарской региональной творческой общественной организации «Дуслык».

Вся его жизнь неразрывно была связана с служением Родине, укреплением кадрового потенциала Вооруженных Сил Советского Союза, патриотическим воспитанием подрастающего поколения.

Значительна его роль в становлении татарского национально-культурного движения в Самарской области: он стоял у истоков создания областной татарской газеты «Бердэмлек», Самарского областного татарского общества «Туган тел», проведения Мавлида. Его перу принадлежат книги «Подвиг огненных лет» и «Благодатный край Камышлинский».

Организаторский талант Идеала Мусиновича, высочайший профессионализм, активная жизненная позиция, созидательная энергия, полная самоотдача и ответственное отношение к делу снискали заслуженный авторитет, уважение органов власти, руководителей религиозных и национальных общественных организаций Самарской области и Республики Татарстан.

Память об Идеале Мусиновиче – ярком человеке, патриоте, посвятившем свою жизнь честному труду на благо своего народа, Самарской области, России, навсегда останется в наших сердцах!

Губернатор Самарской области Дмитрий Азаров.

* * *

1990 елда “Бердәмлек” газетасына хәбәрче булып килеп кергән отставкадагы полковник Идеал Галәүтдинов, газетадан киткәч, татар милли оешмаларында, Җәмигъ мәчетендә эшләвенә карамастан, һәрвакыт редакция белән хезмәттәшлектә иде. Без үткәргән бөтен чараларда да актив катнашып, гармуны, көр тавышы, җырлары белән чараларыбызны бизәгән, гел игътибар үзәгендә булырга яраткан, тормыш үзәгендә кайнаган Идеал Мусиновичыбыз кем белән дә уртак тел таба белә торган югары эрудицияле кеше иде. Идеал абыебызны әле күп мәртәбәләр юксынып, сагынып, арабызда юклыгына көенеп искә алачакбыз. Кеше китә, эше кала, диләр. Ләкин Идеал абыйның ташып торган энергетикасы, җырлары, нәфис сүзе, искиткеч аек акылы һәм хәтере безгә җитмәячәк, аның гармун көе астына күңелле чәй эчүләр кабатланмас инде. Якты кеше иде ул, урыны оҗмахта булсын.

“Бердәмлек” газетасы редакциясе.

* * *

Идеал Муса улы Галәүтдинов вафат булу сәбәпле, мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын. Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!

Бөтендөнья татар конгрессы

Башкарма комитеты җитәкчесе Д.Ф. Шакиров.

* * *

21 марта перестало биться сердце замечательного человека – нашего земляка, почетного гражданина города Нурлат, активного общественного деятеля, полковника в отставке Галяутдинова Идеала Мусиновича. 

Идеал Галяутдинов родился в 1937 году в деревне Степное Озеро Октябрьского района ТАССР. Окончил Нурлат-Октябрьскую среднюю школу, Вольское военное училище, Ленинградскую Военно-инженерную академию им. А.Ф.Можайского, Военно-партийную академию им. В.И.Ленина. Служил в РВСН в Прикарпатском, Киевском, Белорусском, Ленинградском, Забайкальском военных округах. Службу закончил полковником в Приволжском военном округе в 1989 году. Ветеран Вооруженных сил. 

От имени всех нурлатцев выражаем искренние соболезнования семье, родственникам нашего земляка. Терпения и стойкости вам в эти скорбные дни.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here