Домой Культура Яратырга килдек без бу җиргә

Яратырга килдек без бу җиргә

0
Яратырга килдек без бу җиргә

19 мартта Самараның «Чайка» мәдәният сараенда III «Мирас» Халыкара татар мәдәнияте конкурс-фестивале уздырылды

«Фестивальдә катнашу гаризалары Самара өлкәсенең шәһәр һәм авылларыннан, Татарстан һәм Башкортостан республикаларыннан, Пенза, Оренбург, Әстерхан һәм Ульян, Кемерово һәм Чиләбе өлкәләреннән, Пермь крае, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән, Италия, Швеция, Канада һәм Чехия илләреннән килде», — дип сөйли чараның төп оештыручысы Искәндәр Сәетов.

Конкурста катнашучыларны, һәр елдагыча, Татарстанның һәм Самара өлкәсенең профессиональ иҗат осталары бәяләделәр.

Гала-концертның тантаналы өлеше, Самара музыкаль училищесының халык инструментлары оркестры чыгышы белән башланып, шәһәр мэры Елена Лапушкина, губернатор Дмитрий Азаров, “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыяте президенты Фәхретдин Канюкаевның котлау телеграммаларын уку һәм җырчы, жюри рәисе Венера Ганиеваның сәламләү сүзләре белән тәмамланды.

Фестивальнең беренче һәм икенче көненең яртысы лауреатларны һәм дипломантларны сайлап алуга багышланган иде. Бу мәкалә авторына да нәфис сүз номинациясендә катнашучыларны тыңлап бәяләргә насыйп булды. Шуны билгеләп үтәсе килә: конкурсантларның шигырь уку осталыгы елдан-ел камилләшә бара. Моның сәбәбен “Мирас” фестиваленең югары таләпләреннән һәм катнашучыларның тырышлыгынан күрәм. Шулай итеп, “Яктылык” мәктәбе укучысы Дамир Вагыйзов, Дамир Хөсәенов һәм Радмир Гәрәев – өченче дәрәҗә, Камышлы мәктәбе укучысы Айназ Шәкүрова – икенче, Казан педагогия көллияте студенты Гөлназ Рәшитова һәм Башкортостан катнашучысы Лилия Мостаева – беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Гөлназ бу бәйгедә «Вокал» номинациясендә дә катнашып, III дәрәҗә лауреат исемен алды.

Музыка уен коралларында уйнаучы самаралылар арасыннан жюри әгъзалары музыка көллияте студенткасы Мәрьям Минхәмәтованы, 7 санлы музыка мәктәбе укучысы Алинә Дәүләтованы һәм музыка училищесының халык инструментлары ансамблен беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек дип таптылар.

Хореография номинациясенә килгәндә, җиңелүчеләр булмады, дип әйтергә дә була. “Яктылык” мәктәбенең Алия Сурина җитәкчелегендәге “Йолдыз”, Камышлы районы Иске Ярмәк авылының “Ак каен” ансамбленең балалар төркеме һәм “Ялкынлы яшьлек” ансамбле биючесе Регина Хәсәншина бүләкләнделәр. Башка регионнардан килгән ансамбльләрне биредә атап үтәргә мөмкин дә түгел, алар бик күп иде. Биючеләрнең костюмнары зәвыклы, башкару сәләте югары булып, тамашычаларга зур ләззәт бүләк иттеләр алар.

Самара өлкәсе җырчылары арасыннан төрле дәрәҗә лауреат исеменә Тольяттиның Алия Мусина җитәкчелегендәге “Идел” ансамблендә шөгыльләнгән балалар бик күп бүләкләр алуга ирештеләр, ә беренче дәрәҗә лауреат исемен Инсаф Габделбәров, Диләрә Усманова, Южный городтан Асия Гришина алдылар. Самараның “Ялкынлы яшьлек” ансамбле һәм аерым башкаручылары да иң югары бәягә лаек булдылар – Алия Исмәгыйлева, Альбина Мәхмүтова, Али һәм Мәрьям Асановлар дуэты, Шамилә Ибраһимова, Алсу Сабирова һәм Диана Таһирова.

Ә менә Гран-при бүләгенә керәшен кызы Татьяна Ефремова (рәсемдә) сайланды. Һәм бу да жюриның зәвыгын һәм профессиональлеген күрсәтте. Кызның костюмы да, тавышы да, татар теле дә тел-теш тидерерлек түгел иде.

Гомумән алганда, бу ике көн жюри әгъзалары өчен дә, чыгыш ясаучылар өчен дә бик мәшәкатьле булып тоелса да, гала-концертта бөтен ару-талуларыбыз таралды. Профессиональ җырчылар белән бергә сәхнәгә чыккан яшь артистларыбыз Резеда Ахиярова көе, Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган “Яратыгыз”, Гөлфия Шакирова көе, Акылбәк Айкиев сүзләренә “Мирас” фестивале өчен махус язылган җырны күмәкләшеп җырлаганда залда калган сирәк тамашачылар татар җыры, татар мәдәнияте, татар халкы мәңге яшәр, дигән хисләр кичерделәр…

Яратыгыз туган илебезне,

Яратыгыз туган телебезне,

Бернигә дә карамый,

Мәхәббәтсез яшәү ярамый!

Шулай ук, талантлы артистларыбызны, балаларны да яратмыйча ярамый. “Залда калган сирәк” сүзләрен ялгыш кыстырмадым, аңлыйсыздыр. Чөнки фестивальдә катнашкан баласын, чыгышы тәмамлангач та, ата-аналары өйләренә алып китәргә ашыктылар һәм ахырда яшь талантлар һәм жюри әгъзалары буш зал каршында чыгыш ясадылар. Бу турыда күпме генә язсаң да, гел шул хәл кабатлана. Башкаларның чыгышларын карап үз баласы белән чагыштыру, ерак араны якын итеп килгән атказанган артистларга хөрмәт күрсәтү йөзеннән генә булса да, тамашаны ахырына кадәр карап бетерергә кирәк иде бит инде. Моны Самара тамашачысының түбән культура дәрәҗәсе белән аңлатыргамы, әллә фестиваль афишалары булмау беләнме, белмим. Ләкин ачылып баручы сәләтләрен гомерлек профессиягә әверелдерергә омтылган балалар, буш залларга карап, артист булу фикереннән кире кайтырга да мөмкин. Шушы балалар киләчәге хакына булса да 2 сәгать вакытыбызны жәлләмәсәк, бик әйбәт булыр иде бит, ә?!

Эльмира Шәвәлиева