Домой Жизнь татар Эштә – уңган, сәхнәдә – сәләтле

Эштә – уңган, сәхнәдә – сәләтле

0
Эштә – уңган, сәхнәдә – сәләтле

Камышлы районы, Иске Ярмәк авылының мәдәни тор­мышында театр сәнгате мөһим урын алып тора. Ярмәк авы­лының драма түгәрәге, барыннан да элек, артистларның искит­кеч фидакарьлеге, тырышлыгы белән аерылып тора, барлык­ка килү тарихы белән уникаль булып санала. Авылдашы­быз Мәхмүт Хәбиров төзегән «Белешмә» китабында Иске Ярмәктә беренче спектакль 1924 елда куелуы һәм анда Халикъ Садри, Сафуан Насыйров кебек атаклы авылдашларыбыз катнашуы искә алына. Халикъ Садриның “Безнең таң” китабында да 1910 елда ук авылда спектакльләр куелуы, хатын-кызлар ролендә ир-атлар уйнавы искә алына…

Кызганычка, Иске Ярмәк авылы театры тарихын язып баручы булмаган, авыл халкы хәтерендә калганнар буенча гына фикер йөртеп була. Шу­лай, 1956 елда Кәрим Тин­чу­ринның “Зәңгәр шәл” пье­сасы буенча спектакль куелуы, рольләрне Җария Сәя­хова, Әлфия Әхмәтҗанова, Әкъ­лимә Әхмәтҗанова, Азат Бә­дерт­динов уйнавы, укы­тучылар Салих Шәрәфет­динов һәм Рә­химә Бәширова ул спек­такль­нең сәнгать режис­серлары бу­луы билгеле.

1969 елда куелган Юныс Әминовның «Өти балак» спек­таклен дә авыл халкы яхшы хәтерли. Анда Тәврис Вәлиәхмәтов, Халидә Әхмәт­галиева, Румия Йосы­пова, Рә­ис Хәсәншин, Сания Шәйхет­динова, Мәрьям Мифтеева, Хәлимә Нәгыймул­лина, Әкъ­лимә Гатиятуллина, Гали Галләмов катнаштылар. 1970 елда Туфан Миңнуллин пье­сасы буенча – “Нигез ташы”, 1972 елда шул ук автор­ның “Диләфрүзгә дүрт кияү” спектакльләре куела. Соңгы­сында төп рольләрне Расих Рәфыйков, Булат Каюмов, Наил Галимуллин, Тәвриз Вәли­әхмәтов, Гамил Галиуллин, Та­һир Низамиев башкаралар. 1974 елда “Өти балак” спек­такле кабат куела, тик анда инде башка үзешчән артистлар – Наил Галимуллин, Сөләйман Вагыйзов, Асия Шәйхетдинова-Гәрәева һәм Илһамия Шәй­дуллина уйныйлар. 1983 ел­да  Малик Мөхәммәтҗанов, Ре­зеда Кәлимуллина, Ра­зия Әхмәдуллина, Фәрит Сә­битов, Фәния Гатина, Фә­ридә Гыйлаҗева, Булат Аб­д­рәүфов, Равил Бәшәров, Мәрьям Яруллина, Тәскирә Рә­фыйкова катнашындагы Гамир Насыйриның “Яшел эш­ләпә” спектакле ике ел буе сәхнәдән төшми. Аны Балыклы, Яңа Мансур, Яңа Ярмәк авыл­ларында да күрсәтәләр.

Гомумән, Иске Ярмәк халкы – иҗади җанлы халык. Алар эштә дә уңган, сәхнәдә дә сәләтле. 1993 елның мартында яшь артистлар Илшат Галимов, Ранис Әх­мәтҗанов, Зилә Яруллина, Рамилә Хәмитова-Бәшәрова, Ид­рис Әхмәтгалиев, Айрат Ва­фин, Илфат Дин­мө­хәммәтов, Фәнис Закиров, Әлфирә Кә­лимуллина “Шымчы япон ро­боты маҗаралары” дип аталган фантастик спектакль куйдылар. Ул безнең авылда гына түгел, күрше авыл сәх­нәләрендә дә күрсәтелде. Спек­такльнең режиссеры мин – авыл китапханәсе мөдире Әлфирә Кәлимуллина идем. Без һәрвакыт театр сәнгатен популярлаштыруның яңа фор­маларын эзләдек.

Даими театр коллективы 2000 елда оешып, анда чын кү­ңелләреннән театр сәнгате бе­лән мавыгучы кешеләр кил­де. Шул ук елда Илгиз Зәйниевның “Итәкле кияү” комедиясе ку­елды. Бу спектакльдә Наил Га­лимуллин, Рим Рәхимов, Рамил Рәхимов, Динар Гарипов, Гөл­зинә Шәйхетдинова уйна­дылар. 2016 елда Зөлфәт Хәкимнең “Ришвәткә дәва бармы” дип аталган сатирик комедиясе сәх­нәләштерелде. Барлык спектакльләр дә шыгрым тулы заллар җыя, рәхмәт һәм хөрмәт хисләре белән ка­бул ителә. Режиссерлар Айсылу Камалетдинова һәм Наил Галимуллин идеяләре, актер­ларның оста уены, музыка, яктылык, үз куллары белән эшләнгән декорацияләр истә калырлык спектакльләр туды­рырга ярдәм итә. Драма түгәрәге коллективының иҗади эшчәнлеге төрле яшьтәге ярмәклеләр тарафыннан яра­тып кабул ителә. Үзешчән артистлар күрсәткән һәр спек­такль алкышларга күмелә һәм тамашачылар күңелендә ба­ры тик уңай эмоцияләр генә калдыра.

2018 елның апрелендә Пох­вистнево районының Гали авылында узган “Халкым ми­нем” театр коллективлары фес­тивалендә Иске Ярмәк драма түгәрәге эше беренче урынга лаек булган иде. Иске Ярмәк авылында туып-үскән Илшат Галимовның “Өмет” пьесасын үзешчән режиссерыбыз Айсылу Камалетдинова сәхнәгә куйды. 2019 елның декабрендә труппа шушы драма белән Казанда узган “Идел-йорт” театр кол­лективлары конкурсында чы­гыш ясады. Финалга чыккан 12 коллектив арасында Ярмәк театры да бар иде. Бәйге нәтиҗәләре буенча II дәрәҗә лауреат исемен яулап, акчалата премия һәм ноутбук белән бүләкләндек.

2019 елның 23 мартында театр труппасы Иске Ярмәк һәм Балыклы авылында “Эт оясы” дигән комедия уйнады, ә 29 мартта Камышлы халкына да Илшат Галимовның “Өмет” драмасы күрсәтелде.

Үтеп баручы 2020 елда театр коллективы, Ватанны саклаучылар көненә карата, Гөлшат Зәйнәшева пьесасы буенча “Чиккән яулык” спек­таклен күрсәтте. Аның режис­серы “Ак каен” татар халык ансамбле җитәкчесе Наил Галимуллин иде.

Иске Ярмәк мәдәният йор­ты сәхнәсендә соңгы 50 елда эшләнгән уңышлы иҗат җи­мешләрен санап китсәң, шак­тый зур урын алыр иде. Артистлар­га кытлык булмаганлыктан, театр коллективы гел яхшы формада һәм үсештә. Һич­шиксез, ул киләчәктә дә авылдашларын үзенең иҗаты белән сөендереп торачак. Эш көннәрендә – эштән соң, ял көннәрендә – гаиләләреннән аерылып репетицияләргә кил­гән, шәхси вакытларын са­рыф иткән авылдашларым Наил Галимуллин, Мөхәммәт Фәтхетдинов, Әлфия Ба­һаутдинова, Рамил Кәримов, Миннегөл Гыйльметдинова, Фаил Нуретдинов, Илшат һәм Илвира Галимовлар, Ришат һәм Гөлшан Ибраһимовлар, Фердинанд Нәгыймуллин, Гөл­зинә Шәйхетдинова, Наилә Ганиева, Әюп Мингазов, Динар Гарипов, Айгөл Галиуллина, Фәридә Гыйлаҗева, Әлфирә Кәлимуллина, Әлсинә Хәнә­фиева – күңелләренә иҗат чаткысы балачактан салынган кешеләр. Театрның хәзерге сәнгать җитәкчесе Наил Гали­муллин һәм коллективның барлык әгъзалары авылның башка эшләрендә дә актив катнашалар.

Һәр яңа спектакль – өр-яңа тормыш кебек, һәм шушы ике-өч сәгать гомерне тамашачы күңелендә калырлык итеп яшәргә кирәк. Рольләрне өй­рәнү, аны тормышчан итеп уйнау – бик зур хезмәт, әлбәттә. Ләкин иҗади энтузиазм буш урында озак яши алмас иде. Өлкә һәм район, Татарстан хакимиятләренең даими ярдә­мен тоеп яшибез. Әлбәттә, туган җиребезгә, туган теле­безгә мәхәббәт тә зур. Шу­шы мирасны түкми-чәчми ба­лаларга тапшырып калдыру, күңел­ләрендә иҗат уты кабызу теләге дә безне һаман да алга өнди.

Әлфирә Кәлимуллина, Мөхәммәт Фәтхетдинов, Софья Рәфыйкова,

Наил Галимуллин,

Румия Йосыпова.

Бердэмлек