Домой Жизнь татар Каз какларга өйрәндек

Каз какларга өйрәндек

0
Каз какларга өйрәндек

Дөньялар гел болганып то­ра. Кайбер илләрдә сугыш­лар, җир тетрәүләр, су басу­лар булуын телевизор экран­нарыннан күреп, ишетеп тора­быз. Әле бит өстәвенә КО­ВИД-19 дигән чир дә киң таралды. Шуның аркасында вафат булучылар да байтак. Ләкин, бернигә дә карамастан, түзәргә, күңел төшенкелегенә бирелмәскә, саклану чара­ларын үтәп, үзеңне саклап, эш­ләргә, көн күрергә кирәк.

Авыл кешеләре дә тө­шен­келеккә артык бирелми, яшел­чә үстерә, мал-туар, кош-корт, каз-үрдәк асрап, шәһәрдә яшәү­че туганнарының, балала­ры­­ның, оныкларының өстәлен азык-төлек белән тәэмин итәргә ты­рыша.

Каз-үрдәк дигәннән, Иске Ярмәк халкы күптән инде каз бәбкәләрен алып үстерә. Бе­раз асрыйлар да, үсә төшкәч, там­га салып, Сок буена төше­реп җибәрәләр. Аллага шөкер, урлашулар юк, көз җиткәч, һәркем үз казларын табып ала да, көннәр суыткачрак, күр­шеләре, туганнары белән каз өмәсе оештыра.

Каз өмәсе – безнең хал­кыбызның иң матур йола­ла­рының берсе, дип әйтер идем. Иртән-иртүк хуҗабикә табада каз коймагы пешерә башлый. Шушы коймаклар белән чәй эчеп алгач, өмәгә килгән хатын-кызлар, ир-атлар эшкә тотына. Казларны суеп эшкәртәләр, җырлап та, биеп тә алалар, кызык-мәзәк сөйләп көлешәләр…

Уен-көлке, такмак-җыр ара­лаш тирләп-пешеп каз эшкәр­теп яткан өмәчеләр янына мин дә сугылдым. Хәер, казан-казан ботка, вак бәрәңге пешереп каз симерткән хуҗаларны мин җәй буе күзәттем, казлары күпле­генә исем китеп карап тордым.

Сок елгасы буенда гына яшәгән Юныс һәм Наилә Мө­хәм­мәдиевлар ел саен шулай йорт тутырып бройлер тавык­лары, үрдәк-казлар асрыйлар, мө­­гез­ле эре терлекләре дә бай­так.

Мөхәммәдиевлар быел йөз­­­дән артык каз бәбкәсе ал­ган булганнар. Шуларның 99­сы үсеп җитеп, ап-ак булып симергәннәр. Аларны саклау-карау – бөтен гаилә эше. Хуҗа белән хуҗабикә, оныклар, олы яшьтәге тынгы белмәс Сә­гый­дә әби дә бу эштән читтә кал­мый­лар.

Каз өмәсе ике көн буе барды. Беренче көнне 70 каз эшкәртелгән булса, икенче көн­не калган 29сын йолкып бе­терделәр. Ә аларның итен, маен, эчен-башын эшкәртү өчен бер ай вакыт та җитмәс!

Җаен туры китереп, хуҗа­бикәдән каз каклау серен со­радым.

– Мин әйткән рецепт буенча эшләсәгез, каз тиз арада әзер булачак, – дип үзенең ре­цептын яшермәде Наилә. – Казның эченә тоз тутырабыз, тышын да әйбәтләп тоз белән ышкыйбыз. Аннары, кә­газьгә төреп, 15 – 20 көн ка­раңгы урында тотабыз. Шун­нан соң, тозын бушатып, казны җилләтергә эләбез. Бер атна чамасы элеп тотканнан соң, яхшылап юып, каз өстенә кайнап торган су коярга кирәк. Шул рәвешле бер тапкыр пе­шекләгәч, зур кәстрүлгә салып, 30 – 40 минут чамасы пешерәбез, муен тирәсен, сүле аксын өчен, берничә урын­нан пычак белән төртеп ти­шәбез, казны кабат элеп, 1 – 2 көн киптерәбез. Шуннан соң каз әзер! Эше күп булса да, бик тәмле килеп чыга!

Өмәдә катнашучыларны фо­тога төшереп, хуҗаларга исәнлек, җан тынычлыгы, йорт-малларына бәрәкәт теләп сау­буллаштым. Гел шулай каз мамыгыннан мендәрләр ясап, казлар каклап, коймак-бә­лешләр пешереп, яраткан хез­мәтләрен башкарып яшәргә насыйп булсын!

Фәния Кәримова.

Автор фотосурәте.

Бердэмлек