Флюра Абдуллина: «Телевидениегә кирәгем юк икәнен аңладым, шуңа үз вакытында киттем»

0
159

Озак еллар дәвамында «Татарстан — Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясендә эшләгән, «Татарлар» тапшыруының авторы, күренекле журналист Флюра Абдуллинаны һәркем хәтерли. Диктор «Татар-информ» хәбәрчесенә телевидениедән ни өчен киткәнен, журналистларга булган мөнәсәбәтен һәм хәзер нәрсә белән шөгыльләнгәнен сөйләде.

«Ул чорда татар телевидениесе тел сагында торды»


Флюра апа, без — телевизор экраннарыннан Сезнең балкып торган йөзегезне күреп үскән буын. Телевидениегә килеп эләгүегез ничек булды?


Күз алдыңа китер, урамда татарча сөйләшергә ярамаган чор. Телевидение ишеген ачып керүгә, исем китте, бөтен кеше татарча гына аралаша! Тормышымда ул тетрәндергеч мөһим вакыйга буларак кереп калды. Мин килгәндә телевидениедә Илгиз Хәйруллин генераль директор иде, Тәүфыйк Сәгыйтов — урынбасар, Әхтәм Зарипов — баш режиссер. Мин алар алдында баш иям, чөнки алар татар теле сагында торды.

Алар безне «болай, тегеләй эшлә» дип, төртеп тә өйрәтмәде, әмма алар кул астында татарның барлык элитасы эшләде. Барысының да сөйләм теле матур, татар әдәби телендә, руслар да булуына карамастан, бөтен кеше дә татарча сөйләшә иде. «Бу — татар дәүләте икән, миңа монда эшләргә кирәк!» — дидем. Хәтта аларның ашаулары, киенүләре, атлап йөрешләре дә безгә тәрбия бирде. Үзләренең тәрбиясе аша алар безне белгеч итеп формалаштырды.

Атаклы композиторыбыз Александр Ключаревның улы — Эмиль Ключарев, минем беренче тапшыруларымның редакторы — Фоат Бәдретдинов эшли иде. Чыннан да, бөтен нәрсә, шул исәптән, татар теленең саклануы да, җитәкчелектән тора. Ул чорда татар телевидениесе тел сагында торды.

Мин бөтен дөньяда яшәгән татар зыялылары белән аралашырга тырыштым. Казанның 1000 еллыгы вакытында Төркиядән килгән галим Надир Дәүләт югары мөнбәрдән торып: «Тел сагында торулары өчен татар журналистларына рәхмәтлемен», — дип әйткән иде.

Интервью алырга чыгабыз икән, хәзер татарча сөйләшүчеләр күбрәк. Элек татар гуманитар белгечлегендәге галимнәр генә татарча сөйләшә иде. Хәзер икътисад, юриспруденция юнәлешләрендә дә татарча сөйләшүче кешене таба алабыз. Татар телевидениесендә эшләгән чорымны, русча әйтсәк, «великолепный век»ка тиңлим.

«Һәр татарның йөрәгенә үтәрлек итеп сөйләшергә тырыштым»


Чагыштырып үтсәгез иде, телевидение журналистларының башка журналистлар белән аермасы нинди?

Газетада бөтен нәрсә яктыртылып барыла. Ә телевидение репортажларны күрсәтеп кенә дә уза алырга тиеш. Әйтергә ярамаган сүзләр дә бар, шул ук вакытта бөтен нәрсәне дә әйтеп бетереп булмый. Бүгенге журналистлар гафу итсеннәр, беркайчан да Хәтер көне турында комментарийсыз гына репортаж биргәннәрен күргәнем юк. Телевидение журналисты булсаң, син аны күрсәтеп кенә уза аласың.

Мине һәрчак Хәтер көнен төшерергә җибәрәләр иде. Операторыма: «Татар зыялыларын зур планда төшер. Миңа татарны аз күрсәтмә, күп итеп күрсәт. Ракурсны дөрес ал», — дип әйтә идем. Рус телле операторыбыз Владимир Юрков һәр татарны шулкадәр матур итеп төшерә иде! «Бу кеше ямьсез бит», — дип әйткәндә, «һәр татарны сәнгать әсәре итеп төшер», — дигән таләп куйдым.

Телевидениедә эшләгән зыялылар мине 10 ел дәвамында үстерде, белгеч буларак формалаштырды. Шуннан соң «Татарлар» авторлык программасын оештырып җибәрдем. Сәясәт, икътисад юнәлешләрендә дә мин журналистика өлкәсендә рәхәтләнеп йөзә идем. Шуңа күрә дә тапшыруны алып бару, оештыру җиңел бирелде. Һәр әйткән сүзеңне үзең аша үткәрмисең икән, ул тамашачы сине күрә, чөнки телевидение — көзге. Мин күңелем аша һәр татарның йөрәгенә үтәрлек итеп сөйләшергә тырыштым.

Ничек өйрәндегез, дип тә сорыйлар. Заман гел үзгәреп тора, телевидениедә бигрәк тә. Телевидение журналисты заман белән бергә атламаса, аннан алдарак бармаса, ул эш барып чыкмый. Мин сюжетлар әзерләп, читтәге татарларга җибәрә идем һәм алардан BBC телекорпорациясеннән язмалар сорадым. BBC каналы хезмәткәрләренең сөйләшүенә, киенүләренә, һәр кадрның ничә секунд бирелүенә игътибар итә идем.

Нинди телдә булуга карамастан, әгәр дә сюжет дөрес корылган икән, бар да аңлашыла, дип өйрәттеләр безне университетта. Репортаж тавышсыз каралган очракта да синең һәр соравыңа җавап бирә алырлык булырга тиеш. Безнең стажировкаларга бару мөмкинлеге булмады, шуңа күрә мин ВВС сюжетларын карап, барысына да үзлегемнән өйрәндем. «Татарлар» тапшыруы кысаларыннан тыш та, гомумән, татар халкы артта калырга тиеш түгеллекне аңладым.

«Телевидениегә кирәгем юк икәнен аңладым, шуңа күрә үз вакытында киттем»


«Татарлар» программасының башка кулларга калуы үкенечле булмадымы? Гомумән, телевидениедән китүегезнең төп сәбәбе нәрсә?

Миннән бик күп сорадылар бу хакта. Беләсезме, бу мәсьәләне куптарасым, кемнедер гаеплисем килми, җитәкчеләр ул кешенең гаепләрен бик яхшы белә дип уйлыйм. Гаеплеләр исемнәрен атауга лаек түгел. Мин ул эшне Аллаһы Тәгаләгә тапшырдым. Ходай белә, күрә, барысын да тигезли.

Флюра апа, Сез телевидениедә 26 ел эшләгәнсез. Кинәт китеп бару барыбер тетрәндергеч хәл булгандыр?

Кинәт китмәдем, стресс булмасын өчен, бер ел әзерләндем. Кирәгем юк икәнен аңладым, шуңа күрә үз вакытында киттем. Авыру эләктергәнче, үз вакытында китә белергә кирәк. 180 градуска борылдым да, киттем. Кайбер кешеләр елаган булды… Мин очып йөрмәдем, җир кешесе идем.

«Татарлар» тапшыруын кайчак әле дә карыйм. Кызганыч, мин китүгә үк аның хәтта заставкасын үзгәрттеләр. Аның музыкасында татар халкының бөтен язмышы бар иде. Аранжировкасын да заманча итеп эшләгәннәр иде. Аңлаган кеше аңлый: татар сүзенең язу үрнәкләрен бирә идем мин, башта гарәп графикасында, соңрак латин һәм кириллицада. Бу — безнең язмыш. Мин аны кечкенә генә деталь аша үткәрдем.

Киткәндә тайм-кодта секундлап-секундлап язып, бөтен архивымны тапшырып калдырдым. Ачу итеп бетереп атмадым, юк. «Кулланыгыз», — дидем. Бүгенге көнгә кадәр: «Кайсы кассетада иде ул синең?» — дип мөрәҗәгать итәләр. Мин татар халкына чын күңелдән хезмәт иттем. Үземнең кыйбламнан бардым. Әгәр дә кемнеңдер сүзенә игътибар иткән булсам, «Татарлар»ны эшли алмас идем.

Әлбәттә, миңа татар зыялылары ярдәм итте. Оештырган вакытта Индус Таһиров Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе иде, Фәрит Уразаев кебек консультантлар бар иде. Тапшыруны мәгълүмати жанр дип әйтәләр, әмма аны сәяси программа итеп тә, татарлар нәрсә сөйли икән дип, башка милләт тә карарга мөмкин. Үзеңә генә эшләп бетерү мөмкин түгел, ә кырыйдан караган зыялы күрә, сиңа киңәш әйтә.

«Татар теле кысрыклану — һәр татар җанлы кешесенең йөрәк әрнеше»


«Татарлар»да игътибарны нәрсәгә юнәлтә идегез?

Тапшыруда иң элек шәхесләрне күрсәтә идем, чөнки безгә рух кирәк. Без ул рухны зыялылар аша күтәрә алабыз. «Татар халкы зыялы булган, дәүләт төзегән, башкаларга да ярдәм иткән», — дип күрсәттем. Татарның горурлык хисе югалса, ул бетә, дип уйлыйлар. Горурлыкны булдырасым килде. Татар яшәсен, югалмасын дип тырыштым. Югалмаячак та ул, беркайчан да бетмәячәк! Ул турыда сөйләшеп торуның кирәге юк.

Гаяз Исхакый «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәрендә «бетәбез» дип әйткән, дип сөйлиләр. Юк. Ул әгәр дә шулай барса, шулай эшләргә ярамый дип кисәтү ясаган. Безнең тамырыбыз нык. Сез чишмәне карагыз, бер ягын япсалар, башка җирдән калкып чыга. Татар да шулай. Безнең мең еллык тарихыбыз бар, мең еллык киләчәгебез дә бар. Шуңа күрә, килер бер көн, бәлки, безнең дәүләтебез дә булыр.

«Юк, юк», — дисәң дә, ниндидер күләмдә алгарыш бар. Метрода барганда да, тукталышларның исемнәрен өч телдә әйтүләренә шатланам. Элек татарчаны кисеп тә алалар иде. Хәзер кисеп кала алмыйлар, инглизчә әйтелә! Темп әкрен… Әмма әкрен булса да, бара.

Суверенлык заманнары булды. Шул вакытта күбрәк эшләр эшләп калырга иде. Бәлки, ул вакытта эшләп тә булмагандыр, анысын да аңларга кирәк. Татар теле кысрыклану — һәр татар җанлы кешесенең йөрәк әрнеше. Хәзер киләчәккә карап эш йөртергә кирәк. Россиядә халык саны ягыннан икенче урында торган һәм салым түләүче, шушы дәүләтнең яшәеше өчен хезмәт түккән халыкның ана телен укытырга хакы юк микәнни? Менә шуны без дәлилләп күрсәтә алмадык.

Шуның өчен безгә киләчәктә югары мөнбәрләрдән юриспруденцияне яхшы белгән белгечләрне формалаштырырга кирәк. Татар телен саклар һәм яклар өчен, аларны Сорбонна университетларында укытып кайтарасы иде.

Законнар язылган, әмма аны дөрес итеп аңлата белергә кирәк. Шулай ук Коръәнне дә укыйбыз, әмма кайбер сүзләрен аңлап бетерә алмыйбыз. Моның өчен Коръәнне аңлаган шәхесләр кирәк. Юриспруденция белән дә шул ук хәл. Сорбонна университетында Садри Максуди, Сара Шакулова кебек лидерларыбыз укыган. Анда алар телне саклау юнәлешендә белем алган. Дәүләт, кирәк икән, татарча, инглизчә яки русча дәлилләп күрсәтә алырлык яшь белгечләр үстерергә тиеш.

Бу проблемадан чыгу юлы табылды да кебек — «Адымнар» полилингваль мәктәбе турында ишеткәнегез бардыр. Шундый укыту ысулына ничек карыйсыз?

Начар дип әйтмәс идем, ул — киләчәк. Яшь буын кимендә өч телне белергә тиеш. Әлбәттә, ана телеңне белү — бәхет. Аны төшенгән кеше генә аңлый. Галимнәр әйтүенчә, ана карынында чагында ук ана теле генетика аша бирелә. Бала ана телендә сөйләшсә, сәләте күбрәк ачыла, диләр. Өстәвенә, кытай телен дә өйрәнсәң, ул бит файдага гына. Шуңа күрә мин кайбер ата-аналарга аптырыйм. Ул сиңа әманәт буларак җибәрелгән! Ничек инде син ата-анаңның әманәтен үтәмисең?

«Татарлар» программасын әзерләгән вакытта миңа Россия регионнарында булырга туры килде. Дөрес, анда да татарча белмәүче милләттәшләребез бар. Шундыйрак форматта сүзләр әйткәч, мин: «Сезнең әти-әниегез ислам динендә. Балагызның соңгы юлга сезне ислам динендә озатуын телисезме?» — дидем. Аларга аны аңлатучы булмаган, шок хәлендә калалар иде. Шуңа күрә син ана телеңне, гореф-гадәтеңне, йолаңны да белергә тиешсең. Белмәсәң, соңгы юлга кем озатыр? Шуңа күрә, бәлки, ата-ананың гаебе дә юктыр, безгә аларны җыеп, аңлатырга гына кирәктер?

Мин өлкәнрәк сыйныфта укучы балаларга Гаяз Исхакыйның «Зөләйха» әсәре буенча төшерелгән фильмны күрсәтер идем. Бер сүз әйтмәс идем. Кайбер вакытта комментарийның кирәге юк. Халык хәзер бик аңлы, аеруча яшьләр.

«Шәхесләрне очырып җибәреп, яңаларын китереп, алар сиңа „шедевр“ эшләп күрсәтмәячәк»


Телевидение турында сөйләгәндә өлге булырдай шәхесләрне атап үттегез. Шулар арасыннан Илфат абый Абдрахмановны да искә алыйк әле.

Үзләре исән чакта ук, аларның мәктәпләрен булдырырга кирәк иде. Татар үзенең сүзен һәрвакыт соңга калып сөйли. «Эх, шәхес иде!» — дип әйткән булабыз. Илфат бик зыялы, үз эшенең остасы иде. Ул килгән яшьләрне тәрбияли ала иде. Яшьләр тиешле якка борып җибәрелмәде. Бәлки, бүген дә соң түгелдер.

Бөтен журналистны тәрбияләгән Флорид Әгъзамов та бар, ә нишләп аның мәктәбен булдырмаска? Гөлнара Зиннәтуллина — яшь балаларны сөйләтә алган, күңелен аңлаган бердәнбер журналист. Аннан башка кешене очратканым булмады. Илфат та яшьләрне ораторлык сәнгатенә, алып бару осталыгына өйрәтүче иде. Рәшит Әхмәтов та бөтендөнья татарларын үзенә җыйган шәхес. Галиҗәнап сүзнең ничек итеп кадерен белергә тиешлеген нигә журналистка өйрәтмәскә әле?

Мәктәп кенә түгел, программа төзелергә тиеш. Шушы шәхесләрне соңгы юлга озату буенча да, әлбәттә. Киләчәк этап: без аларны мәңгеләштерү җаен карарга тиеш. Журналист үзенең журналистларын «шулай» соңгы юлга озатып, онытып калдырырга тиешме? Юк. Аларга мемориал такталар кую, алар исемендәге конференцияләр уздырып, каләм тибрәтүчеләрне тәрбияләү кирәк. Сүз кадерен белергә өйрәтү зарур. Бөтен кеше дә сәләтле була алмый, аны ача белергә кирәк.

Чардуганнар, ташлар куелу бар, бәлки, туганнарына ярдәм кирәктер? Бакый дөньяга күчкәннәр өчен бу әйберләрнең берсе дә кирәк түгел, дип әйтә иде Туфан абый. Ул бит безнең өчен, яшьләр өчен кирәкле. Алар бит аны күрә. Без дә күреп тәрбияләндек. Рәшит Әхмәтовны соңгы юлга озатуны оештыручыларга рәхмәт, бик дәрәҗәле иде, хәтта горурланып та куйдым. Шул ук Илфат Абдрахмановның да кабер ташын йөзе белән куярга кирәк. Бу йөз еллык турында гына түгел, киләсе йөз еллык турында да уйлау зарур.

Безнең телевидениедә өлкән яшьтәгеләр арасында журналистлар азрак. Сез бу күренеш белән килешәсезме?

Мисал өчен, ВВС телерадиокорпорациясенә «Хәбәрләр» тапшыруын эшләр өчен 35 яшьтән өлкәнрәкләрне генә алалар. 35 яшьтән соң кешенең фикере формалаша. Шуңа күрә чит илдә күбрәк фикере булганнарны җәлеп итәләр. Ничек инде республикакүләм яңалыкларны яшь журналист әйтергә тиеш? Аңа бит ышанып булмый. Фикере тупланган, тәҗрибәсе булган кешенең сүзенә игътибар итәсең. Ә бездә, киресенчә, 35 яшькә кадәр генә утыралар.

Мин аларга каршы түгел, араларында яхшы алып баручылар да бар. Ул тенденция элек тә булды. Аларга башка тапшырулар бирергә кирәк. Әгәр дә заманында Әхтәм абый Зарипов калган булсамы… Спектакльләрне аның кебек оста төшерүче юк иде! Ул беркайчан да пультта утырмады. Берәр спектакль эшләгәндә артта торып, өйрәтер иде. Эмиль Ключаревтан соң музыканы шулкадәр тоемлап эшләүчене белмим. Җыр номерын төшергәндә режиссерлар артында торсын иде.

«Күпме булдыра аласың, безгә ярдәм ит, эшлә», — дип әйтергә була бит. Шул вакытта гына татар телевидениесенең киләчәге булачак. Шәхесләрне очырып җибәреп, яңаларын китереп, алар сиңа «шедевр» эшләп күрсәтмәячәк. Телевидениенең тамыры бар иде, аңа балта белән чабарга ярамый. Аны сакларга, үстерергә кирәк. Яшьләр үсеп чыга, артта торучы шәхескә рәхмәт кенә әйтәчәк.

Бүгенге көн белән генә яшәргә ярамый, бу — татар халкының киләчәге. Элек-электән татар халкы телевидение, газета-журналларын карады, укыды һәм укыячак та. Ни өчендер, җитәкче көчле шәхесләрне, үзенә көндәш булыр дип, үз янына җыярга курка. Көчле журналист беркайчан да үзенең хуҗасына каршы бармый, ул аны саклап калырга тырыша. Җитәкчеләр шуны аңламый. Җитәкче үзе көчле икән, ул беркайчан да андый уй белән яшәми. Үзешчән сәнгатькә игътибар итә торган җитәкчеләр була… Үзешчәнгә түгел, профессионалга игътибар итәргә кирәк. Үзешчәннәр профессионаллардан өйрәнергә тиеш. Аның баскычы бар бит.

Хәзер КФУның журналистика факультеты да шәхесләрне тарта белми. Илфат Абдрахмановны яшь журналистларга алып бару осталыгына өйрәтү өчен чакырырга иде. Ә нишләп аларны чакырмаганнар? Үрнәк алырдай шәхесләр бар бит бездә. Илфатның вафатын белгәч, ике көн йөрәгем авыртты. Аны соңгы юлга озатырга да шундый машина булыр дип уйламадым, «Газель»ны күргәч, үземне начар хис итә башладым, әстәгъфируллаһ! Йөрәк әрнеткеч әйбер булды ул… Оят! Татарда оят дигән сүз бар, без шул рухта тәрбияләнгән.

«Татар байларының күбесенең фикер сөреше милләт файдасына түгел»


Флюра апа, татар дөньясы белән әле дә элемтәдә торасызмы?

Мин хәзер Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәген җитәклим. Бөтендөнья татарлары катнашында тапшырулар, конференцияләр, түгәрәк өстәлләр үткәреп киләбез. Быел «Безнең кавем» дигән татар мәдәнияте фестивален эшләдек. Барысы да җитәкчелектән тора. Ректорыбыз Алсу Нәбиева татар җанлы кеше. «Шуны эшлик әле», — дип сорасаң, «Әйдә эшлик!» — дип кенә тора. Анда башка милләтләрнең дә үзәкләре эшли. Бездә сәүдәгәрләр музее да бар, бөтен татар зыялысы бездә хәзер.

Институтта 7 мең студент бар. Яшьләр, бәлки, татар өчен файдалы, татар меценатлары дәрәҗәсенә күтәрелер, дигән өметтә эшлибез. Безнең күпчелек җитәкчеләр кирәктә генә татар исемен куллана. Татар җанлылар бик сирәк. Апанаевлар, Хөсәеновлар, Акчуриннарның, бәлки, мәдрәсә ачарга акчаларын бирәселәре килмәгәндер. Татарга бүген ярдәм итмәсәк, татарның, гомумән, бетәчәген, татарның сәүдәсе бетәчәген аңлаган алар.

Бүгенге татар байларының кесәләрендә акчалары күп булса да, күбесенең фикер сөреше милләт файдасына түгел. Үз татарыңа бүген ярдәм итмәсәң, үзеңне башка милләтләр кайчан да булса кысачак бит! Шуны аңламыйлар.

«Миңа шундый язмыш биргәнгә Ходаема рәхмәтле»


Флюра апа, телевидениедә эшләүнең бер фаҗигасе — ялгыз калу, дигән фикерне ишетергә туры килә. Бу, чыннан да, шулаймы? «Ир белән торам дип, эт көнендә торганчы, ялгыз яшәүгә ни җитә!» — дигән иде Хәмдүнә апа бер әңгәмәсендә…

Ике фикер белән дә килешәм. Телевидениедә күбрәк эшкә биреләсең. Бәйрәм юк, командировкага барасың. Миңа Аллаһы Тәгалә: «Шундый язмыш сиңа яхшырак», — дигән. Мин аны шулай дип аңлыйм. Телевидениедә булганда «Коръән» фильмын эшләгән идем. Анда татар халкының язмышы да чагыла. Татарлар «Коръән» не бастырып чыгару өчен ике ел буе Санкт-Петербургка барып, рөхсәт сорап йөргәннәр. Шуннан соң мин барлык эшнең дә Аллаһы Тәгалә тарафыннан хәл ителүен аңладым.

Мул тормышта яшим, шөкер. Әйе, телевидениедә акча әз. Ашарыңа алсаң, кияреңә юк, һәм киресенчә. Матур итеп киенеп чыгасы да килә… Төрле чаклар булды. Мин Минтимер Шәриповичка мең рәхмәтле, ул заманында миңа фатир биргән иде. Ул вакытта татар журналистларына, журналистикага игътибар итәләр иде. Бу да бит өстәгеләр күреп алуны, игътибар итүне аңлата.

Хәзерге вакытта эшегездән канәгатьме?

Аллаһка шөкер, бик тә. Миңа шундый язмыш биргәнгә Ходаема рәхмәтле. Ничек кенә булмасын, бу — язмыш.

Флюра Абдуллина 1963 елның 30 июлендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Кече Укмас авылында туа. 

Казан Дәүләт университетының журналистика белгечлеген тәмамлый. 

“Татарстан” Дәүләт телерадиокомпаниясе, “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясендә автор һәм алып баручы булып эшли. “Татарлар” программасын оештыручы, 10 ел дәвамында аның бердәнбер авторы һәм алып баручысы була.

Бүгенге көндә Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе.

Зилә Мөбәрәкшина

intertat.tatar

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here