Гөлназ Шәйхи: «Яшәгән кадәренең нәтиҗәсен күрә торган чорга җиттем»

0
16

Без нинди чорда яшибез? Нинди югалтуларыбыз, нинди табышларыбыз бар? Киләчәк өметлеме? Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре  Гөлназ Фирдинат кызы  Шәйхиева  белән әнә шул хакта сөйләштек. Ул яшәү фәлсәфәсе, ял итү серләре, мавыгулары турында да сөйләде.

– Гөлназ, иртәгез ничек башлана?

– Кояш белән бергә уянам, иртәмне рәхмәт әйтүдән башлыйм. Көн башлана һәм мин башымдагы идеяләрне ничек гамәлгә ашырырга дип уйланам. Алар күп. Чөнки яратып барыр эшем, канатланып кайтыр өем бар. Шөкер итеп яшим. Бу хисләр пандемия чорында тагын да баеды. Хәзерге вазгыять үз тормышыңны яратырга, һәр туар таңның, гомернең, булганның кадерен һәм бәрәкәтен  белергә  өйрәтте.

– Без нинди чорда яшибез?

– Миңа калса, үзгәреш, күчеш чорында яшибез. Икътисади, сәяси яктан дип әйтмим, гомумән, кеше тормышы, дөнья үзгәрә. Башка элеккечә яши алмабыз сыман тоела. Үткәннәргә борылып карыйм да, мин узган юл сикәлтәсез булган,  бик рәхәт яшәгәнмен дигән фикергә киләм. Бәхетле булганмын. Аллаһыма рәхмәт. Күрәсе җир күрелгән, барасы җиргә барылган, теләгән ризык ашалган. Алдагы еллар начар булмас, ләкин ул башка төрле кабул ителәчәк. Күзаллау башка төрле булачак. Чөнки кыйммәтләр инде хәзердән үзгәрде. Кәбисә ел аңнарны үзгәртте, сабырлыкны сынады. Күпме дуслар, танышлар  бакыйлыкка күчте. Әле ел бетмәгән, ә без инде күпме шәхесләрне югалттык. Киләчәгебез  әйбәт булсын. Өметсез – шайтан, диләр бит, мин дә өмет белән яшим.

– Шәхес дигәннән, син алар белән бик күп аралашасың, арабыздан киткәннәрнең мирасын тупларга тырышасың…

– Миңа аларның һәрберсе кадерле. Быел дусларымнан Чуашстан милли мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдиновны югалттык. Аның китеп баруы тетрәндерде. Әллә нинди зур планнар белән яши иде. Юкса ике-өч көн элек кенә сөйләшкән идек, аннан ул реанимациягә эләкте һәм һич көтмәгәндә, Фәрит вафат, дигән хәбәр килде. Мин аның арабыздан китүенә әле дә ышанып бетмим. Фотоларны, әңгәмәләрне барлыйм. Гаиләсе, дуслары белән аралашам. Әлбәттә, бу шәхес турындагы язмаларны тупларга, эшләгән эшләрен күрсәтергә, китап чыгарырга кирәк. Бу эшкә инде Фәритнең якташлары алынды.

Легендар җырчыбыз, яраткан, хөрмәт иткән кешеләремнең берсе – Хәмдүнә апа Тимергалиеваны югалттык. Без аның белән бик күптәннән аралаша идек инде. Аны югалту, һич арттырусыз, төн йокыларын алды. Чөнки  җырчы белән соңгы вакытта бик якынайдык, бергәләп аның китабына  мәгълүматлар тупладык. Хәмдүнә апа үзенә кирәкле һәрбер материалны альбомга туплап барган. Фотолары да күп. Ул әйткән сүзен үти, гадел, гади, туры сүзле,  шул ук вакытта кеше фикерен дә тыңлый белә иде. Рәхәт кеше иде Хәмдүнә апа. Унөч  ел элек булган бер вакыйга искә төште. 2007 елда үземнең туган районым Әтнәгә кайтып, «Күңел – дәрья» дигән  китабымны тәкъдим итәргә, концерт оештырырга булдым. Ләкин минем артистларга түләргә акчам юк, дип борчылам. Шул вакытта Хәмдүнә апа, без китапны тәкъдим итәргә тиеш, кичәне  үткәрәбез, дип, нык торды. «Хәмдүнә апа, булмый, артистларга түләргә әле хәлемнән килми», – дим. «Син безнең хакта язганда бездән акча сорамадың бит. Шуңа күрә без дә, кайтып, бушка җырлыйбыз», – дип җавап биргән иде. Ул кичә бик җылы,  матур үтте. Халкыбызның затлы шәхесләре Шәүкәт абый Биктимеров, Ирек абый Баһманов, Хәмдүнә апа,  Хәния Фәрхи, Фердинанд Сәлахов, Шәмсия Җиһангирова һәм башка зыялыларыбыз сәхнә күрке булганнар иде. Хәтер мәңгелек бит ул. Мин  моны гомергә онытмыйм. Хәмдүнә апа үзенең китабын  бергәләп эшләргә дип тәкъдим иткәч, мин бу эшкә рәхәтләнеп алындым. Китап дөнья күрде, Хәмдүнә апа үзе генә күрә алмады, бик кызганыч. Китап миңа калса, ярыйсы гына кызыклы килеп чыкты.

– Алыштыргысыз кешеләр булмый, диләр…

– Мин алардан соң алмаш күрмим. Хәмдүнә апаны алмаштырырлык җырчы юк. Фәрит кебек бүтән кеше юк. Хәния белән тиңләшерлек шәхес юк… Артларында бушлык. Бәлки киләчәктә булыр, ләкин безнең буын өчен бу бушлыкны тутырырлык кеше күренми.

– Күптән түгел Милләт җыены булды. Анда бөтен дөньядан татарлар җыелды. Бүгенге вазгыятьтә татарлар нинди кәеф белән яши?

– Пандемиягә бәйле халәт, чыннан да, шатланырлык түгел. Төбәкләрдәге оешма җитәкчеләре арасында бакыйлыкка күчүчеләр бар. Аралашулар сирәгәйде, берара онлайн режимга күчтек. Әлбәттә, мондый хәлләрдән соң башкалага җыелу тансык, бәйрәм булды. Россия төбәкләре татар оешмалары җитәкчеләре белән күзгә-күз очраштык, чит илләрдәге җитәкчеләр белән онлайн форматта аралаштык. Җыеп шуны әйтә алам: милләтнең рухы сүнмәгән, сүрелмәгән. Менә күптән түгел Чиләбе шәһәрендә сөекле шагыйребез Габдулла Тукайга, зурлап, һәйкәл куйдылар.  Курганда Татар мәдәнияте үзәге ачылды. Халкыбыз хәрәкәттә. Без авырлыкларга бирешә торган милләт түгел.  Күпне күргән, газаплар чиккән халык, ләкин барысын да җиңеп чыкканбыз. Бүгенгебез шуны күрсәтә. Милләт җыенын уздыру, анда татарның Гамәл стратегиясен кабул итү зур вакыйга булды. Бу киләчәктә тарих битләрендә калачак. Ничә этап узганнан соң нәкъ менә шушы җыенда әлеге документның кабул ителүе халкыбыз өчен кирәкле гамәл иде. Без бар һәм киләчәгебез өметле дигән сүз ул. Менә шул ышанычны киләчәккә тапшыру –  безнең буын эше.

– Әлеге документка карата әйтелгән сүзләр, тәнкыйть ничек тәэсир итте?

– Без барысына да әзер. Хәзер бит мактауга караганда, тәнкыйть күбрәк кызыксыну  уята. Чоры шундый. Димәк, халык битараф түгел.  Мәсәлән, социаль челтәрдә кеше рәхәт вакыты белән уртаклаша икән, аңа тәнкыйть эләгә. Ә инде мин хастаханәдә, яки һәлакәт булган дип күрсәтсәң, бу яңалыкка игътибар  күбрәк була. Һәр нәрсәгә әзер булырга кирәк. Ничек булса да, әлеге документның кабул ителүе – зур вакыйга. Аны хәзер ныклап тормышка ашырырга гына кирәк. Монысы исә үзебездән тора.

– Татар теле мәсьәләсендә югалтуларыбыз зурмы?

– Үз тормышымнан мисал китерим әле. Мин, татар мәктәбен тәмамлап, институтка укырга керергә килдем. Медаль белән тәмамлаганга, бер генә имтиханны тапшырасы иде. Бу – татар теленең югала барган чоры. Тарих фәне иде ул һәм мин аны татарча бирдем. Чөнки чеп-чи татар авылының татар мәктәбендә укыган татар баласы мин. Шунысы да бар: тарих-инглиз бүлегендә безнең курста  татар мәктәбен тәмамлаган бала да бер мин генә идем. Ләкин җайлашу булдымы икән инде, әллә педагогларның миңа игътибарымы – укытучының фамилиясе татарча булса, мин ул фәннән имтиханны татар телендә бирә идем. Моңа берәү дә каршы килмәде. 1988 ел иде бу. Миңа калса, татар телен саклау синең үзеңнән дә бик күп тора. Бу миссияне мәктәпкә генә дә, гаиләгә генә дә тапшырып булмый. Әлбәттә, тел куәсе, милли үзаң гаиләдә салына. Гаиләдә нәкъ менә шул куәс кимеде яисә бөтенләй калмады кебек. Юкса чип-чиста татар авылында балаларның урысча сөйләшүен ничек аңлатырга? Сәбәпләрен табарга була инде аның. Телевизор, интернет йогынтысы да зур. Әйтик, сеңлемнең кызы урысча сөйләшергә маташа. Татар авылы, гаиләдә урысча сөйләшкән кеше дә юк, бер караганда. Мин сине аңламыйм дигәч,  миңа татарча җавап бирә. Бу бездә генә түгел, бик күп гаиләләрдә күзәтелә.

Төбәкләрдә татар теленең торышына килгәндә,  хәл начар ук  дип әйтә алмыйм. Татар сыйныфлары, факультативлар ачыла. Җирле оешма җитәкчеләре, тырыша-тырмаша, татар мохите тудырырга тырыша. Нижневартовскида, мәсәлән, узган ел татар сыйныфы ачтылар, аны татар эшмәкәрләре милли рухта бик матур итеп бизәделәр, җиһазладылар. Самарада «Яктылык» мәктәбе, Димитровградта Г. Тукай исемендәге 22 нче мәктәп матур гына эшләп килә, балалар саф татар телендә сөйләшә. Саный китсәң, аларның саны бар.  Күрәсең, бу да шул җирлектә эшләгән шәхескә бәйледер. Татар җанлы лидер табылса, анда татар теле дә яши.

– «Татарлар» газетасы мисалында милли матбугат хәленә бәя бирик әле.

– Татар басмаларының кайсын гына алсак та, эчтәлеге бай, укырлык язмалар бик күп. Мин республикада чыккан барлык басмаларны да диярлек күзәтеп барам. Милли матбугат журналистика ягыннан начар дип әйтмәс идем, ләкин аның укучыга барып җитүе журналистларга бәйле түгел. Бу инде почта хезмәте белән бәйле.

Бер көнне мин «Татарлар» газетасы килми дип, почтага  шалтыраттым. Ул участокта почтальон юк, диделәр. Бу бит инде газета укучының гаебе түгел. Ул яздырган газетаны, журналны, ул аны көтә. Әлбәттә, бу яртыеллыкта яздырып,  матбугатны алмый икән, ник ул аны киләсенә яздырсын?! Милли матбугатның яшәеше, тиражы,  проблемасы почталарга бәйле. Контент ягыннан басмаларыбыз бик әйбәт. Хәзер матбугатка сарылык кертергә тырышалар. Миңа калса, ул татар матбугатын бизи торган эш түгел. Без гомер-гомергә затлы, зыялы булганбыз. Күптән түгел  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиев җитәкчелегендәге делегация  Бурятиядә эшлекле сәфәрдә йөреп кайтты. Анда халык саны миллионга да тулмый. Шулардан татарлар саны  җиде меңгә якын. Биредә татарларга  хөрмәт, аларның дәрәҗәсе  әллә кайдан сизелеп тора. Татарлар – тормышларына яңалык кертеп җибәргән халык. Әйтик, Усть Кяхта дигән авылда «Алмагачлар» дигән татар мәдәнияте үзәге эшләп килә. Үзәккә алмагачлар исеме юкка гына бирелмәгән. Егерменче гасыр башында килеп урнашкан татарлар, туган җирләреннән кыяр, помидор орлыклары, җиләк-җимеш үсентеләре алып килеп, җирле халыкны бакчачылык белән шөгыльләнергә өйрәткәннәр, су булмаган җирләргә Байкал күленә коючы Селенга елгасыннан каналлар уздырып, җирне сугарганнар. Бурят халкы, татарлар – республикада иң кадерле халыкларның берсе, ди. Безнең халык беркайчан да, бер җирдә дә  ким-хур булмаган. Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан һәм башка җирләргә белем, мәгариф алып килгән. Бүгенге милләттәшләребез дә киңкырлы, матур, эшләр башкара. Безнең «Татарлар» газетасы, кая гына барса да, татарлар эзләрен барлый һәм алар калдырган мирасны киләчәккә тапшырырга тырыша. Максатыбыз шул. Ә инде басмаларны җиңеләйтергә тырышу, саргайтуны мин авыр кабул итәм.

– Инстаграмда да актив эш алып барасыз. Анда тыюлар, үз-үзеңне чикләүләр булырга тиешме?

– Тормышны үзгәртү өчен бер сәбәп җитә, диләр. Чыннан да шулай ул. Мин социаль челтәрдә үзизоляциядә утырганда активлаштым, бу эшне яратып башкарам. Күп вакытны алса да, миңа кызык. Элегрәк шушы эшкә керешсәм, күпме шәхесләр белән әңгәмәләр, кабатланмас кадрлар күбрәк булган булыр иде, дип уйлый хәзер. Инстаграм үзеңә һәм башкаларга кызыклы булган мәгълүматны тарату өчен бик кулай. Мин анда яраткан шагыйрәләремнең иҗаты белән бүлешәм. Әйтик, якташым Фирая Зыятдинова,  яраткан шагыйрәм Шәмсия Җиһангирова  шигырьләрен урнаштырам. Шигъриятне бик яратам.  Социаль челтәрләрдә файдалы мәгълүмат тарату яклы мин. Әмма анда да татар cәхифәләрендә, кызганыч, «сарылык» артты. Миңа калса, ул язылучыларда тискәре фикер генә тудыра. Арзанлы адым белән контент булдырып булмый кебек.

– Көн буе тупланган проблемаларны ничек өйгә алып кайтмаска?

– Эш эштә калырга тиеш. Алай булмаса, өй җылысы югала. Кайчак эш проблемалары барыбер ияреп кайта, кәеф булмый.  Андый вакытта яныңда сөйләп бушанырлык, таянырлык, җылы сүз әйтерлек  кешең булу кирәк. Минем андый кешем бар, Аллага шөкер. Ул: «Бу – уза торган әйбер, борчылма», – дип әйтә.  Менә шушы бер сүз  гап-гади Гөлназ булып калырга ярдәм итә.

– Хатын-кызның яшен сорау килешәме?

– 50 яшьне яшереп булмый инде ул. Шул яшькә җителгән, гомер сизелмичә узып киткән. Узган кадәресе шөкер итәрлек булган. Ходай мине ярдәменнән ташламаган. Гомер дәвамында нинди генә эшкә тотынсам да, һәрберсе уң килеп торды, хәзер дә шулай. Таянырлык гаиләм бар, әтием исән-сау, «апабыз» дип торган туганнарым бар.   Иҗатым дәвамлы, 2 китабым чыкты. Ун елга якын «Татарлар» газетасы мөхәррире булып эшлим. Дөньяның бик күп илләрендә булып, андагы татар тормышы белән танышуым да, Россиянең һәрбер төбәгендә булып, андагы милләттәшләрем белән аралашу да, анда нинди дә булса файдам тигән булу да – зур бәхет. Машинам белән чыгып китеп, кайда да булса туктап калсам, һәр җирдә ярдәм итәрлек дусларым бар. Бөтендөнья татар конгрессы  оешканга – 28 ел, төп эш урыным булып шушында урнашуыма – 18 ел. Радиода эшләгән чорда да шушы юнәлештә эш алып бардым. Ә аңа кадәр биш ел мәктәптә эшләдем. Укучыларның хәзер дә туган көнем белән котлаулары – эшемнең нәтиҗәсе бит инде. Республикабыз җитәкчеләре, үзем эшләгән Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчеләренә хезмәтемне күреп бәяләгәннәре өчен чын күңелдән рәхмәтле. Мин яшәгән кадәренең нәтиҗәсен күрә торган чорга җиттем.

Блиц сораулар

– Иң зур теләгең?

– Сәламәтлек.

– Яраткан шөгылең?

– Кызыклы коллекциям бар, кая гына барсам да, Фатыймалар җыям. Кайсы җирдә камка, кайда Әстәгыфирулла, Әсмабикә, Камилә, Фатыйма, Чуар таракан – нинди генә исемнәре юк аның. Минем өчен – Фатыйма, балачак дустым.

– Соңгы укыган китабың?

– Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр»е.

– Яраткан җырчың?

– Илсөя Бәдретдинова, Резедә Шәрәфиева иҗатын яратам.

– Тормыш девизың?

– Бирешмәскә, алга барырга.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

vatantat.ru

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here