Казах фермеры бия сөтенең файдасы турында: «Саумалның составы ана сөтенә тәңгәл»

0
13


Пандемия чорында Казахстанның Кызылсуат бистәсендә алма төшәрлек тә урын юк. Чөнки саумалга, кымызга һәм шубатка ихтыяҗ арткан.

Мондагы урамнар озын-озын машина рәтләре белән шыгрым тулы. Ә кешеләр саумал алырга дип зур чиратларда тора. Үз чиратында, табиблар, профессорлар да кымыз, шубат, саумал эчәргә киңәш итә. Алар әйтүенчә, яңа савылган бия сөте, кымыз иммунитетны яхшырта һәм дәвалау үзлекләренә ия. Мәсәлән, медицина фәннәре докторы Ерболат Даленов саумал составындагы кислота һәм аксым, альбуминнар һәм аминокислоталар антитәнчекләр барлыкка килүгә ярдәм итә дип сөйләгән иде. Медицина профилактикасы академиясе президенты Алмаз Шарман да кымыз эчәргә киңәш итте. Академик, медицина фәннәре докторы Торегельды Шарманов кымызның С витаминына бай эчемлек икәнен, аның табигый антибиотик булуын, моннан тыш кымыздагы файдалы витаминнарның, альбуминнар һәм аскорбин кислотасының вирус һәм бактерияләргә каршы торуын белдерде. Казахстан башкаласының төрле почмакларыннан килүчеләрне кымыз белән сыйлый торган Кызылсуат бистәсеннән «Казинформ» репортажы.

Пандемия чорында активистлар, эшмәкәрләр, авыл халкы хастаханәләргә, табибларга, авыручыларга кымыз, саумал, шубат җибәрә башлаган. Мәсәлән, Жанаарка бистәсендә яшәүчеләр Караганда өлкәсендәге хастаханәләр өчен 5 тоннадан артыграк кымыз җыйган. «Жас Отан» активистлары Актүбә табибларына 50 литр кымыз тапшырган. Бу файдалы эчемлекне Көнбатыш-Казахстан өлкәсе табиблары да алган. Ә Алмата өлкәсендәге күп балалы ана хәйрия максатларында җирле провизор бүлекчәсендәге авыруларны саумал белән бушлай тәэмин итеп тора.


«Саумал эчкәч, ун көн эчкәндә иммунитет күтәрелә»


«Казинформ» хәбәрчесе крестьян хуҗалыгы хуҗасы, эшмәкәр Бахыт Барманкулов белән аралашты. Фермер милли эчемлекләрнең файдалы үзлекләре, бер литр кымыз яки саумал алу өчен кешеләрнең никадәр еш килүе турында сөйләде.

Бахыт Барманкулов биш елдан артыграк атлар үрчетү белән шөгыльләнә. Аның биләмәсендә 30 башка якын ат һәм колын бар. Алар бөтен гаиләләре белән ат үрчетә. Улы бияләрне үзе сава, кече улы хуҗалыктагы чисталыкны, атларның азыгын тәртиптә тота, ә хатыны Айнур кымыз, корт, каймак һәм май әзерли. Көненә 100 литрга кадәр саумал алалар, ә бер савуда якынча 20 литр чыга.

«Гадәттә, саумалны иммунитет ныгыту өчен эчәләр. Берәр ай, ун көн эчәләр. Инде ун көннән соң ук бу эчемлекнең организмга уңай тәэсир итә башлаганын сөйлиләр. Күптән түгел коронавирустан дәваланган спортчылар бездә булып китте. Җиде көн рәттән саумал эчкәннән соң алар энергия, көч-куәт артуын тойган. Карап торышка сау-сәламәт, мәһабәт егетләр инде, ә көчләре беткән. Антибиотиклар, башка дарулар кабул иткәннән соң саумал эчү организмны, үт юлларын бик яхшы чистарта. Кемдер саумалны ашказаны-эчәк авыруларын, үпкә авыруларын дәвалау өчен эчә», — дип сөйләде крестьян хуҗалыгы хуҗасы.

«Саумал алырга көненә 40лап кеше килә»


Саумал — яңа савылган бия сөте. Үзенең составы буенча ул ана сөтенә тәңгәл. Бахыт Барманкулов сөйләгәнчә, хәтта кайбер сәбәпләр аркасында яңа туган балаларына күкрәк сөте имезә алмаган әниләр дә сабыйларына эчертү өчен саумал алырга килә. Саумал баллы, шуңа күрә нәни балалар аны яхшы эчә.

«Көненә 40ка якын кеше килә. Коронавирус пандемиясе аркасында без аннан да күбрәк кеше кабул итмибез. Чират буенча ике-өч кеше кертәбез. Битлексез кертмибез, антисептикларыбыз да бар. Без бер тапкыр кулланыла торган савыт-сабаны әллә ничә мәртәбә файдаланмыйбыз. Савытларны үзләре белән алып килгән кешеләр дә бар. Мәсәлән, узган ел саумал эчәргә яз көне: мартта, апрельдә килделәр һәм июньгә кадәр шулай дәвам итте. Соңыннан җәй көне ике айлап кеше гел булмады. Күпләр ялдан соң, сентябрьдә тагын саумал эчәргә килде. Ә хәзер килүчеләр бик күп. Бу бистәдә тагын берничә гаилә саумал һәм кымыз сата. Хәтта алай да без бар кешене дә сыйларга өлгермибез, килүчеләр бик күп», — дип аңлатты фермер.

Хуҗалар атларны төнгә көтүгә чыгара. Барлык атларны һәм тайларны көтүче карап тора. Алар иртәнге дүрткә кадәр көтүдә була, аннан алып кайталар һәм абзарга урнаштыралар.  

«Дәвалау үзлеге булган теләсә кайсы эчемлекне ач карынга эчәргә кирәк. Майлылыгы буенча бу бик туклыклы эчемлек. Мәсәлән, иртән саумал эчәсез икән, төшкә кадәр тук буласыз, чөнки саумал бик калорияле эчемлек. Саумалдагы аксым алыштыргысыз аминокислоталары белән аерылып тора. Галимнәр әйтүенчә, С витамины күләме буенча башка терлек сөтләреннән өстенрәк», — дип сөйләде Бахыт Барманкулов.

«Атлар белән уртак тел табу өчен кыю һәм тәвәккәл булырга кирәк»


Милли эчемлекләрнең файдасы турында шулай ук медицина фәннәре докторы, профессор Ерболат Даленов та сөйләде. Мәсәлән, саумалдагы кислота һәм аксым, альбуминнар һәм аминослоталар антитәнчекләр барлыкка килүгә ярдәм итә. Антитәнчекләр вируска каршы тора, аның тәэсирен киметә. Шуңа күрә, авыруны булдырмас өчен саумал, кымыз һәм шубат эчәргә кирәк.

100 грамм саумалны 100 тенгегә саталар, ә бер литры 1000 тенге була. Йорт хуҗабикәсе Айнур Барманкулова сүзләренчә, иммунитетны ныгыту өчен көненә 250-300 грамм саумал эчү дә җитә.

Ат абзарында бияләр һәм колыннар яши. Бияләрнең иң зурысына 14 яшь, ә иң кечкенә тай әле күптән түгел генә туган. Алар матур, сизгер, үткен, дип сөйләде йорт хуҗасы.

«Ат үзе янында нинди кеше торганын белә: кыюмы, әллә йомшак холыклымы икәнен сизә ул. Ул үзеннән көчлерәк, вәкарь кешегә генә буйсына. Атлар үзләреннән курыккан кешеләрне сизә. Шуңа күрә алар белән уртак тел табу өчен кыю һәм тәвәккәл булырга кирәк.

Һәрбер хайванның үз медицина паспорты, медицина белешмәсе бар. Аларның барысы да чиплаштырылган, медицина тикшерүе узган. Сыерлар белән чагыштырганда, атларның аерым авырулары юк. Тик ел саен медицина тикшерүе уздырып торырга тырышабыз. Безгә табиб, ветеринар килә. Алар күзәтә, пробага сөт алып карый. Бу бик мөһим әйбер, чөнки сөтне без генә түгел, ә башкалар да эчә. Барысы да дөрес булсын дип тырышабыз. Әгәр ун кешенең бишесе саумал эчеп терелгән икән, сөенәбез, бу яхшы нәтиҗә бит инде. Шуңа күрә җәмгыятькә файдабыз тиюенә без бик шат. Ләкин хәзер вакыты шундый, күпләр бу тармакта эшләргә теләми. Танышларымны, туганнарымны чакырам, үз хуҗалыгымда аларга эш тәкъдим итәм. Әмма кешеләр пычранырга, монда йөрергә, тирес чистартырга теләми. Хәтта пандемия вакытында көтүчеләр дә эшкә алынмый», — дип сөйләде Бахыт Барманкулов.

«Кымыз эчкәч, коронавирус белән авыручылар да тизрәк тернәкләнә»


Йорт хуҗасы аңлатканча, кеше организмына кирәк булган төрле биологик компонентлар бия сөтендә була икән. Шуңа күрә, төрле авырулар булганда саумал эчәләр, кешеләр аның дәвалау үзлегенә ышана.

«Безгә бия сөте алырга килгән кешеләрдән нинди авырулары булуын, кайсы җирләре авыртуын сорыйм. Шикәр диабеты булган кешеләргә саумал эчәргә киңәш ителми дип сөйлиләр. Ә шуңа да карамастан, эчкән кешеләр бар. Күпләп саумал эчкәннән соң шикәр күләме төште дип сөйләүчеләр булды. Бу инде бәхәсле мәсьәлә. Мин табиблар белән дә күп киңәшләшәм, чөнки халык белән эшлим бит. Хәтта бер ир-ат саумал эчкән вакытта шикәренең 23тән 13кә кадәр төшүен дә сөйләгән иде.

Безнең бер туганыбыз расланган коронавирус диагнозы белән инфекцион хастаханәдә ятты. Без аңа кымыз алып бардык. Икенче көнне аның аппетиты ачылган. Мондый мисаллар күп. Әгәр мондый нәтиҗәләр булмаса, халык шәһәрдән үк безнең бистәгә килеп йөрмәс иде. Без бервакытта да белдерүләр бирмәдек. Кеше бер-берсеннән ишетә дә безгә килә: табиблар, профессорлар, актерлар, спортчылар, хәтта түрәләрнең машина йөртүчеләре дә», — диде Айнур Барманкулова.

Шулай ук ул кымыз ясау технологиясе белән дә бүлеште.

«Кымызны бия сөтен кымыз оеткысы белән ачытып ясыйлар. 20 литр кымыз ясау өчен 5 литр оеткы кирәк. Шуннан соң бу катнашманы болгатабыз. Аннан шешәләргә салып, җылы урынга куябыз. Хәзер кымыз ясау өчен сөт калмый да диярлек, чөнки саумалны күп сорыйлар. Саумал организмны тернәкләндерә, чистарта. Минем гемоглобин 80гә кадәр төшкәч, 10 көн саумал эчтем. Шуннан соң гемоглобин 124кә кадәр күтәрелде. Миңа калса, дарулар белән мондый нәтиҗәгә сирәк кенә ирешеп була», — диде Айнур Барманкулова.

«Саумал эчәбез, даруларны сирәк кулланабыз»


Нур-Солтан шәһәрендә яшәүче Нургөл Исабаева инде 10 көн дәвамында монда саумал алырга килеп йөри. Алар иммунитетны ныгыту өчен бөтен гаиләләре белән саумал эчә икән.

«Саумалны иммунитет ныгыту өчен эчәбез, даруларны сирәк кулланабыз. Ел саен саумал эчәбез, чөнки бу эчемлек организмны чистарта. Эчеп берничә сәгать узганнан соң ук организмга тәэсире сизелә. Без ун көн эчәбез инде. Кышка әзерләнү өчен моны мөһим дип саныйм. Хәтта коронавирус йоктырган танышларыма да саумал алып бардым. Алар өч-дүрт көннән соң хәлләре яхшыру турында сөйләде», — диде шәһәрдә яшәүче Нургөл Исабаева.

Әңгәмә ахырында Бахыт Барманкулов милли азык-төлеккә ихтыяҗның ел саен артуын сөйләде.

«Милли азык-төлеккә ихтыяҗ елдан-ел арта. Үз хуҗалыгыбыз белән шөгыльләнү өчен зур булмаган җиребез булсын иде. Хәзер без шәхси йортта яшибез, 30 баш ат та үзебезнең ишегалдында. Кырга көтүгә чыгалар. Шуңа күрә аерым җир кишәрлеге, ат үрчетүгә финанс ярдәме, субсидияләр дә булсын иде. Чөнки терлекчелек тармагына да ярдәм итеп торырга кирәк», — диде эшмәкәр Бахыт Барманкулов.

intertat.tatar

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here