Домой Жизнь татар Известные, выдающиеся татары Габделфәт Сафинга 60 яшь тулды

Габделфәт Сафинга 60 яшь тулды

0
Габделфәт Сафинга 60 яшь тулды

11 октябрьдә Арча районы Симетбаш авылында туып-үскән Татарстанның халык артисты, “Акчарлак” нәшрият йорты директоры Сафин Габделфәт Габдрахман улы туган көнен билгеләп үтә. Танылган җырчыга 60 яшь тулды. Сүз уңаеннан, әтисе Габдрахман ага март аенда 100 яшен тутырган иде, күз тимәсен!

Габделфәт Сафин Шәмсия Җиһангирова сүзләренә язылган “Ак күлмәгем” җыры белән танылды, аның “Әле дә син бар әле дөньяда”, “Чияләр”, “Чыгарсыңмы каршы алырга?”, “Көтәсеңдер, әнкәй”, “Әнкәйгә хат”, “Әткәй күпере”, “Һаман яратам”, “Хыянәт”, “Ялгыз парлылыр”, “Соңгы кыңгырау”, “Уфалла арбасы” һәм башка җырлары тамашачылар тарафыннан яратып кабул ителә.  

Юбилее уңаеннан “Матбугат.ру”да Татарстан халык артистының төрле елларда бирелгән интервьюларыннан өзекләрне тәкъдим итәбез.  

“Кечкенә чагымдагы кушамат – Әпәт. Бу, күрәсең, исеменең соңгы иҗеген алып, аны җайлаштырып әйтү булгандыр. Күпләр мине шулай дип йөртә иде”.

“Дүртенече сыйныфта укыганда тешем авыртып бик озак газап чиккәннән соң, әнием миңа: “Теш табибына барсаң, гармун алып бирәм,” – диде. Барырга бик курыккан булсам да, гармунсыз калуны олы югалту итеп тойдым. Табибка бардык, аннан чыгып туп-туры кибеткә киттек. Әни сүзендә торды, гармун алып бирде. Тиз арада уйнарга да өйрәндем: әни җырлый, ә мин аңа ияреп уйнап китә идем. Ике-өч елдан авылда бер мәҗелес тә минсез үтми иде. Шулай итеп, теш сызлау мине гармунлы итте һәм ул гармуным бүгенгесе көндә дә иң кадерле җәүһәрдәй өй түрендә саклана”.

“Минем остазым – әтием. Быел аңа 95 яшь тулды. Авылда берүзе яши. Ярдәмчесе бар, ул күрше авылда тора. Әмма ул апаны бик сирәк, кирәк вакытта гына чакыра. Үз-үзен карый: ашарга да пешерә, йортны да пөхтә тота. Иң яраткан шөгыле – кроссвордлар чишү һәм спорт яңалыклары белән кызыксыну. Бөтен спортчыларны, барлык җырчыларны белә. Гомумән, зиһене шәп. Күз тимәсен. Сугышта булган, пленга төшкән, аннан качып, безнекеләргә барып кушылган, Берлинга кадәр барып җиткән… Ә кайткач, репрессия корбаны булган. 6 ел гомерен ябылуда уздырган. Аннан да исән-имин чыга, рухы сынмый.

Әтинең биографиясенә күз салсаң, әллә ничә серияле кино төшереп булыр иде. Китап язам дисәң, ул фәлән томлы һәм бик калын булыр иде. Аның көченә, ныклыгына шаккатырлык. Ходай аны сәламәтлектән генә аермасын. Безне сөендереп, күп еллар яшәсен дә яшәсен!”

“15-20 ел элек Уфага гастрольгә барырга җыенам. Кышкы салкыннарга иртәрәк булса да, аяк җылыда булсын дип җылы ботинка кияргә уйладым. Иртәгәсен, ерак сәфәргә кызгалыр алдыннан “темнушка”га үрелсәм, ботинкамның җылылыгын көя ашап бетергән.

Көяне болай да яратмый идем. Бу юлы бигрәк ачу килде. Бүтән ботинка юк. Сатып алырга вакыт калмады. Киттем чаңгы ботинкасын киеп Уфага. Барганда туңмадым. Аякта шәп йон носки, затлы чаңгы ботинкасы. Әйбәт кенә барып җиттек, кунакханәгә урнаштык. Кайберәүләр үземнән түгел, аягымнан күзен алмады. Уфада концерт заллары күп, алар шәһәр буйлап урнашкан. Шуңа күрә концертлар атна-ун көнгә сузылды. Бик тырышып җырлап, соңгы көнне тавыш калмады.

Концерттан соң төнге 12дә мине Башкортстанның данлыклы тавыш докторына алып киттеләр. “Доктор, менә Татарстанның атказанган артисты, Уфа халкына җырлап тавышы бетте”, – диләр концертны оештыручылар. Профессор бер миңа, бер аягыма карады да: “Тавышыгызга салкын тигән, ә үзегез чаңгыда йөрисез”, – диде. Хәлне аңлатып бирергә туры килде. Шуннан бирле чаңгы ботинкасын чаңгы шуганда гына киям”.  

Габделфәт Сафинны гомер бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, балалары һәм оныкларының игелекләрен күреп, Рүзилә ханым белән тигез гомер итүләрен телибез. Киләчәктә дә халкыбызны үзенең җырлары белән сөендереп яшәсен!