Әлмәт театры Тольяттига килә

0
71
Фото: almetteatr.ru

Сентябрь башында «Колесо» Тольятти драма театры, «Росконцерт» гамәлгә ашыра торган «Зур гастрольләр» федераль программасы кысаларында, зур уңыш белән Әлмәттә чыгыш ясаган иде. Ә 25 һәм 26 октябрьдә Әлмәт театры Тольяттига килә.

Татар телендә куелган спектакльләр рус теленә синхрон тәрҗемә белән күрсәтеләчәк.

Сишәмбе көнне, 25 октябрьдә, 12 сәгатьтә «Колесо» Тольятти драма театрының камера сәхнәсендә яшь тамашачыларга Алмаз Садриевның “Терра” спектакле күрсәтеләчәк. Мавыктыргыч уен формасындагы әкият геройлары, балаларга борынгы халыкларның тарихын тасвирлап, искиткеч эмоциональ тәҗрибә бүләк итәчәк.

Шул ук көннең кичендә олыларны Илгиз Зәйниевның «Хыял йорты» комедиясе белән очрашу көтә. Сюжеты бик тә мавыктыргыч: урман эчендә урнашкан пионер лагеренда «Хыял йорты» дип аталган реалити-шоу оештырыла. Кастинг буенча сайлап алынган шәһәр кызлары авыл егетләрен үзләренә гашыйк итәргә тиешләр. Шоу турыдан-туры интернетка чыгарылачак. Шәһәр кызлары, кыргый булган шартларда яшәп, биремнәрне үти алырлармы? Авыл егетләре бу кызларга гашыйк булырмы?

«Россиянең кече шәһәрләре театрлары» федераль проекты ярдәмендә куелган әлеге спектакльгә «Пушкин картасы» буенча керергә була.

Ә 26 октябрьдә 12 сәгатьтә балалар Алмаз Садриевның «Пиксельле вакыйгалар» спектакленә чакырыла. «Пиксельле вакыйгалар»ны – хәзерге дөньядан виртуаль киңлеккә сәяхәт дип атарга була. Пиксель декорацияләре, 3D-проекциясе, сюжетның мавыктыргыч борылышлы маҗараларга әзер булыгыз.

Шушы көннең кичендә Әлмәт театры гастрольләрен Камил Тукаевның «Җил артыннан» спектакле тәмамлый. Ул Халәд Хоссейниның киң танылган романы буенча куелган. Бу спектакль, республиканың “Тантана-2022” театраль премиясендә катнашып, “Зур формадагы иң яхшы спектакль” номинациясендә җиңү яулаган. “Җил артыннан” спектакленең төп геройлары – Әмир белән Хәсән. Берсе – аристократ малае, икенчесе – аның колы. Алар унике ел дәвамында аерылмас дуслар була, әмма аннан соң тормыш җиле һәркайсын төрле якка илтә. Һәркемнең үз язмышы, үз трагедиясе. Ләкин арада барыбер балачактан калган үтәкүренмәле җепләр саклана…

Тольяттида Әлмәт дәүләт татар театры гастрольләре Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәмендә «Росконцерт» федераль дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе тарафыннан уздырыла. «Зур гастрольләр» генераль мәгълүмат партнеры – ТАСС.

Игътибар! Спектакльләр татар телендә бара, рус теленә синхрон тәрҗемә алу өчен 551-212 телефоны буенча администраторга алдан ук мөрәҗәгать итәргә кирәк.

(mincult.tatarstan.ru)

Айгөл Сафина тәрҗемәсе.

***

Альметьевский театр с гастролями в Тольятти

Тольяттинский драматический театр «Колесо» имени народного артиста России Глеба Дроздова, с большим успехом гастролировавший в начале сентября в Альметьевске, в рамках федеральной программы «Большие гастроли», реализуемой «Росконцертом» по Всероссийскому гастрольно-концертному плану Министерства культуры Российской Федерации, принимает с ответным визитом 25 и 26 октября один из лучших театральных коллективов Республики Татарстан – Альметьевский государственный татарский театр.

Спектаклям театра из Альметьевска аплодировала публика и в России, и за рубежом. В репертуаре награжденного премией Республики Татарстан имени Мусы Джалиля творческого коллектива – постановки, номинировавшие на Национальную театральную премию «Золотая маска», отмеченные призами Фестиваля театров малых городов России, Всероссийских и межрегиональных фестивалей «Театральная весна», «Арлекин», «Науруз», «Алтын Сэргэ», «Волга театральная», фестиваля имени Александра Володина «Пять вечеров».

Во время гастролей в Тольятти спектакли для взрослой публики будут идти на татарском языке с синхронным переводом на русский язык.

Во вторник, 25 октября, в 12.00 на Камерной сцене театра «Колесо» театр из Альметьевска порадует юных зрителей увлекательным, игровым, авторским беби-спектаклем Алмаза Садриева «Терра». Какие тайны скрывает простая детская песочница? Играя в песке, герои этого сказочного сюжета, откроют историю древних народов и подарят малышам невероятный эмоциональный опыт!

Вечером 25 октября на Большой сцене любителей татарского театрального искусства ждет встреча с комедией Ильгиза Зайниева «Дом мечты». Участвующие в первом татарском реалити-шоу «Дом мечты» четыре девушки живут в экстремальных условиях, в лесу, в заброшенном лагере, под постоянным прицелом видеокамер. У каждой из девушек свой характер, своя история: у кого-то – веселая, а у кого-то – авантюрная. Обещанная девушкам увлекательная игра приобретает неожиданный, детективный оборот… Поставленный при поддержке федерального проекта «Театры малых городов России», спектакль участвует в проекте «Пушкинская карта». Обратите внимание: спектакль играется на татарском языке, возможно предоставление синхронного перевода на русский язык, необходимо заранее обратиться к администратору по телефону 551-212.

В среду, 26 октября, в 12.00 театр приглашает детей и их родителей на авторский спектакль Алмаза Садриева «Пиксельные истории». Что может захватить внимание ребенка больше, чем любимая компьютерная игра? «Пиксельные истории» – это захватывающее путешествие из реального мира в виртуальное пространство! Приготовьтесь к настоящему приключению с пиксельными декорациями, 3D-проекцией, зрелищными поворотами сюжета.

Вечером 26 октября завершит гастроли Альметьевского государственного татарского театра спектакль Камиля Тукаева «Бегущий за ветром», поставленный по широко известному роману Халеда Хоссейни. Конец 1970-х годов, Афганистан. На наших глазах в находящейся на грани разрушения стране разворачивается история жизни двух мальчиков. Один из них – сын аристократа, другой – его слуга. Двенадцать лет они были неразлучны, но ни разу за это время Амир не назвал Хасана своим другом, а ведь он был готов отдать жизнь за хозяина. Соревнования по запуску воздушных змеев – любимая забава кабульских мальчишек – становится точкой невозврата, после которой в их жизни меняется все. Их, словно воздушных змеев, подхватывает ветер перемен и разносит по разные стороны. У каждого своя судьба, но они, как и в детстве, связаны прочнейшими узами. Поставленный в рамках федерального проекта партии «Единая Россия» «Культура малой Родины» спектакль – лауреат XIX Фестиваля театров малых городов России в номинации «Лучший спектакль большой формы», лауреат республиканской театральной премии «Тантана» в номинации «Лучший спектакль большой формы».

Внимание! Спектакль играется на татарском языке, возможно предоставление синхронного перевода на русский язык, необходимо заранее обратиться к администратору по телефону 551-212.

Гастроли Альметьевского государственного татарского театра в Тольятти проводятся Федеральным государственным бюджетным учреждением культуры «Росконцерт» при поддержке Министерства культуры Российской Федерации. Генеральный информационный партнер «Больших гастролей» – ТАСС.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here