Домой Жизнь татар Татары в регионе Гает көненә багышлап

Гает көненә багышлап

0
Гает көненә багышлап
Фото: gettyimages.com

Туган авылымны һич

  онытмыйм,

Урамнарын, Янга буйларын.

Мәңгелеккә йөрәгемдә минем,

Яшь гомерем, бала чакларым.

Көтү көтә идек болыннарда,

Иртәләрен йоклап калганда,

Яшьлегебез үтте – сизми

  калдык,

Алсу таңлы авылым куенында.

Язгы сулар ага дәрьяларга,

Никтер яшерә бездән

  серләрен.

Агым сулар кебек яшьлек үтә,

Кайтармый ул һичбер

  мизгелен.

Без дә гомер иттек,

  инде олыгайдык,

Чәчләр сирәкләнеп агарды.

Күп туганнар китте

  арабыздан,

Дуслар да юк, озаттык

  аларны.

Күрешәбез хәзер намазларда,

Мәетләрне озаткан

  чакларда.

Көч куябыз динне

  куәтләүгә,

Чисталыкта аны саклауга.

Бүген бездә Гает бәйрәме,

Шатлыгым зур сезне

  күргәнгә.

Аллаһының яусын

  рәхмәтләре,

Ислам динен хөрмәт

  иткәнгә.

Әсхәт ГАЙНЕТДИНОВ.

Челно-Вершины авылы, Челно-Вершины районы.