Домой Жизнь татар Татары в регионе Урамнарыбызны тәртиптә тотабыз

Урамнарыбызны тәртиптә тотабыз

0
Урамнарыбызны тәртиптә тотабыз

Хак Тәгаләне таныган, көн саен эш гамәлендә булган бәндәләр өстен чыгачак, диелгән. Аллаһы Тәгаләне танып белмәүчеләрнең җаннары исә тыныч түгел. Тапкан мал-мөлкәте дә бәрәкәтсез, эшләгән эшләре дә барып чыкмый. Моның сере бер генә: бу адәмнәр бер эшләрен дә “Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим” дип башламый, эшен тәмамлаганда “Аллаһыга тапшырдым” диюне кирәксенми.

Мактанып әйтүем түгел, әмма безнең Похвистнево районының Мәчәләй авылында эш сөючән, милләтебезне һәм динебезне хөрмәтләүчән, авылы өчен җанын да бирергә әзер булган татарлар яши. Туган ягыңның табигатен, кендек каның тамган җиреңне Аллаһы Тәгалә кушканча саклау да иманлы булудан килә бит.

Менә бер генә мисал китерәм: Мәчәләйнең Үзәк мәчете янында зур зиратыбыз бар. Бик борынгы зират булса да, күмәргә урыннар табылып тора әле. Без аны һәрвакыт карап-чистартып торабыз.

Быел, явым-төшем бигрәк күп булган елны, мәчеткә килә торган юлыбыз бик начарланды. Мәчет картлары белән булган акчаларыбызны санап-санап карадык та, акча җитмәү мәсьәләсен Иҗтимагый совет утырышына куеп, эшкуарларга һәм башка мәчетләргә, “Восток” авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә булдык.

“Восток” җитәкчеләре Ренат Искәндәров һәм Хәлиулла Мамышев, бу эшне үз кулларына алып, юл ясаучы эшкуарны эшкә җиктеләр. Күп тә үтмәде, эшләребез Аллаһы Тәгалә кушканча бик җиңел генә барып та чыкты. Акча да җыелды: без мәчеттә булган акчаны бирдек, “Восток” оешмасы 100 мең сум бирде, Фәхретдин Канюкаев калганын түләде. Мәчет картлары да кем күпме булдыра алды, шул хәтле җыеп бирделәр, шәһәрдә эшләүче эшкуарлар да читтә калмадылар: Рәфыйк Газизов – 10 мең, Сөләйман Ибраев – 10 мең, Наил Курмаев имамлык иткән мәчет – 10 мең, ә Иске мәчет имамы үзеннән бирде. Бабайларыбыз юл төзүгә дип 50500 сум һәм 25800 сум садакага дип җыйдылар.

Мәчәләй халкына, “Восток” оешмасы эшчеләренә һәм җитәкчеләренә, шәһәрдә яшәүче эшкуарларыбызга бик зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Актив кешеләрнең саны арта бару, яныбызда ярдәмчеләребез булу – безнең тормышыбызда иң зур шатлык. Аларның йөзләре якты һәм нурлы. “Кем кардәшләренең хаҗәтен үтәр, шул кешенең хаҗәтен Аллаһы үтәр”, – диелгән китапта.

Менә авылдашлар белән бергәләшеп тагын бер зур эш башкардык, Аллаһыга шөкер. Дин эшләрендә катнашкан авылдашларыбызның кылган изге гамәлләре Аллаһы Тәгалә тарафыннан теркәлеп барсын иде.

Шамил МАМЫШЕВ.

Мәчәләй авылы, Похвистнево районы.