«Гаиләдә бер кешенең генә әйбәт булуыннан мәгънә юк»

0
50
vatantat.ru

Тигез, бәхетле картлык насыйп булсын, дип телиләр еш кына котлаулар вакытында. Ә нинди була соң «бәхетле картлык»? Мин бу сорауга  җавапны Чишмәбаш авылында гомер итүче Мәүгыйдә апа белән Миневасыйл абый Мәрсетдиновлар гаиләсендә таптым. Бу матур пар – яшьләр өчен тормыш өлгесе.

Миневасыйл абый да, Мәүгыйдә апа да шушы авылда туып-үскәннәр, гаилә корып, тормыш көткәннәр. Миневасыйл абый авылның оста куллы, тәвәккәл егете, Мәүгыйдә апа исә иң чибәр кызларның берсе була.

Хуҗа унсигез ел буе урак вакытында комбайнда эшләгән, «СК-1», «Нива» кыр корабларын иярләгән, шулай ук фермада төзелеш эшләрендә катнашкан.

– Минем дүрт сыйныф белемем бар, сугыш чоры вакытлары иде, укуымны дәвам итеп булмады. Шуңа күрә тормышта барысына да үзлегемнән өйрәнергә туры килде, – диде ул. – Ике ел комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгәннән соң, ул вакыттагы хуҗалык рәисе Камил Шакиров, сиңа комбайн бирергә уйладык дип, мине Янилгә укырга җибәрде. Шуннан соң тырышып хезмәт куйдым, хуҗалык җитәкчесенең йөзенә кызыллык китермәдем, алдынгы урыннарны яуладым, бик күп бүләкләр алдым. Иң истә калганы – СССР авыл хуҗалыгы министрының Мактау грамотасы һәм 900 сумлык келәм белән бүләкләнү. Бу бик затлы, кыйммәтле бүләк иде, чөнки ул вакытта айлык хезмәт хакы 80–90 сумны тәшкил итте. Аны алырга баргач, кибетчеләр алмашка мотоциклга хәтле тәкъдим итеп карадылар, әмма мин ризалашмадым. Шулай ук сәгатьләр, радиоалгыч һәм башка әйберләр дә бүләк иткәннәре булды.

Миневасыйл абый якын-тирә авылларга балта остасы буларак та билгеле. Ул  салган өйләр әле дә хуҗаларына игелекле хезмәт күрсәтә. Аның тагын бер шөгылен язмый калып булмый: озак еллар дәвамында умарта тота икән.

– Бер елны бура бураган чак иде, безнең яндагы һәйкәлне умарта күче сарып алды, шул ук көнне медпункт стенасына тагын бер оя умарта күче килеп кунды. Мин аларның икесен дә җыеп алып кайттым. Шулай итеп, үзлегемнән әлеге шөгыльне дә үзләштерергә туры килде. Аерган саен алар арта бардылар, – диде умартачы.

Картының сөйләгәннәрен әкрен генә җөпләп, авызын каплап, кет-кет  көлеп тыңлап утырган Мәүгыйдә апа исә – татар хатын-кызларына хас булганча бик тыйнак, ипле, һәр сүзе күңелне җебетә торган йомшак һәм кайгыртучан. Аның исеме дә бик матур, сирәк очрый торган, мәгънәсе буенча вәгазьче дигәнне аңлата, ди. Ә якыннары, аны яратып, Май апа дип дәшәләр икән.  Ул биш балалы гаиләдә төпчек кыз булып туып-үскән, бүген бертуганнары арасында берүзе генә исән калган.

Мәүгыйдә апаның әнисе аңа 13 яшь вакытта якты дөньядан китеп барган.  Әнисе чирли башлагач, 6 нчы сыйныфтан соң аңа укуын калдырырга туры килгән. Төпчек кыз урын өстенә калган әтисен дә ун ел буе тәрбияләгән. Тавык фермасына эшкә урнашып, шунда хезмәт куйган. Тырыш хезмәте өчен мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

Алар әле дә тик торуны белмиләр: бакчада мәш киләләр, җиләккә йөриләр, төрле район, авылларга сибелгән туганнарының барып хәлләрен беләләр, балалары кайтса, аларны да тик тотмыйлар, я тау башына, я су буена алып чыгып китәләр. «Аллага шөкер, күршеләребез әйбәт, нишләсәк тә, алар ярдәмнәреннән ташламыйлар, кая гына чыгып китсәк тә, йорт-җиргә дә күз-колак булып торалар», – диләр.

Миневасыйл абый белән Мәүгыйдә апа җиде балага гомер биргәннәр, тик сабыйларының икесе тугач та озак яшәмәгән, ә бер уллары гомер уртасына җитәрәк фаҗигале төстә вафат булган. Калган балаларның исә һәрберсенең үз тормышлары, әмма әти-әни йортына юлны алар бер дә суытмыйлар, өлкәннәрне кадер-хөрмәттән ташламыйлар.

Ризилә КОРБАНОВА

— Авылда безнең яшьтәге  кешеләр дә, өлкәнрәкләр дә бар. Әмма картлыкта парлы гомер итүчеләр генә юк, — диде Миневасыйл абый. — Аллаһы Тәгалә безгә шундый бүләк ясаган икән, моны бәхет дими, ни дисең? Тормышлар әйбәт, илләр тыныч, кибетләрдә җаның ни тели, шул бар, өстәлләребез сый-нигъмәтләрнең муллыгыннан сыгылып тора. Почтальон кыз пенсиябезне өйгә алып килеп тапшыра… Картлык көнебездә бәхеткә тиендек, шөкер. Бу яшькә кадәр яшәгәч, вакыт җитеп аерылышсак та, бер-беребездән башка озак тормабыз, аерым яшәргә вакыт күп калмады, дип уйлыйм. Яшьләргә шуны әйтәсем килә: гаиләдә бер кешенең генә әйбәт булуыннан мәгънә юк, икеңнең дә һәм бер-береңә карата да әйбәт булуы кирәк.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here