Гали Рәхим – милләтебезнең йөзек кашы

0
59

4 ноябрьдә татар халкының күренекле язучысы һәм галиме Гали Рәхимгә 130 ел тулып узды. Шушы уңайдан “Шиһабетдин Мәрҗани тарих институты хезмәткәрләре тырышлыгы белән Казанның Яңа Татар зиратында Гали Рәхимнең кабере табылган һәм мемориаль такта куелган. Чарада Тарих институты хезмәткәрләре, Татарстан язучылар берлеге, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашкан”, – дигән яңалыкны күреп алгач, Гали Рәхимнең биографиясенә күз йөртеп чыгасы килеп китте…

Язучы һәм галим Гали Рәхим 1892 елның 4 ноябрендә Казан шәһәрендә туган, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә, Казанның сәүдә училищесында, Мәскәүнең сәүдә институтында укыган. Уку елларында ук ул әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлый. 1909 елда беренче басма әсәре — «Җир йөзе» исемле фәнни-популяр жанрдагы китабы дөнья күрә. 1913 елдан башлап «Ак юл» һәм «Аң» журналлары өчен язып тора, «Ак юл»да халык иҗаты әсәрләренә нигезләнгән «Үги кыз», «Гөлчәчәк», «Камыр батыр», «Алдар таз», «Алты аяклы айгыр» кебек күп санлы әкият-хикәяләрен бастыра. Соңыннан, егерменче еллар башында, бу әкият-хикәяләр «Балалар күңеле» сериясендә аерым китаплар һәм җыентыклар рәвешендә нәшер ителәләр. Шушы ук чорда Гали Рәхим әдәбият белеме, тәнкыйть өлкәсендә һәм драма әсәрләре язуда да көчен сынап карый. Яшь әдипнең «Дача кайгысы» исемле комедиясе 1914 елда сәхнәдә уйналып, көндәлек матбугатта уңай бәя ала. Ә әдәби тәнкыйть һәм әдәбият белеме өлкәсендәге хезмәтләреннән «Г.Тукаев — халык шагыйре», «Халык әдәбиятыбызга бер караш» исемле күләмле мәкаләләре хәзерге әдәбият белемендә дә үзләренең әһәмиятләрен югалтмаганнар. Рәхим шагыйрь һәм тәрҗемәче буларак та таныла. Ул лирик шигырьләр, сонетлар яза, Көнбатыш һәм Көнчыгыш классик поэзиясе үрнәкләрен татар теленә тәрҗемә итә.

Гали Рәхимнең Октябрь революциясеннән соңгы тормыш юлы язучылык һәм педагог хезмәте белән бергә үрелеп бара. Г. Рәхимнең революциядән соңгы иҗат мирасының иң кыйммәтле өлеше әдәби тәнкыйть һәм гыйлем өлкәсенә карый.

– Мәгълүм булганча, Гали Рәхим Сталин төрмәсендә ике тапкыр утыра. Беренчесен «Ак диңгез-Балтыйк каналы»нда уздырганда аның хатыны «халык дошманы хатыны» исеменнән куркып, Бакуга күчеп китә һәм бераздан анда кияүгә чыга. Срогын тутырып кайткан «зек»ны Гайшәнең әнисе үзләренә кабул итә, шунда яшәтә. Ләкин дәһшәтле утыз җиденче елда Рәхимне кабат кулга алалар. 1943 елның февраль уртасында Гали Рәхимнең сеңлесе Зәйнәпкә хәбәр килә: абыегыз кайтты, ул йөрерлек хәлдә түгел, килеп алыгыз. Бичараны тагын элеккеге хатынының әнисенә кайтаралар. Кайсы төрмәдән, кем китергән, болары — билгесез. Зәйнәп югалып кала: аның ире дә журналист Габдулла Хәбиб, халык дошманы буларак юк ителгән кеше, инде халык дошманы итеп танылган абыйсын да өенә алып кайтса, аны эшеннән кумаслармы? Ул бит гомере буе Республика китапханәсендә библиограф булып эшли, инде нишләргә? Аңа ярдәмгә иренең бертуган абыйсы Габделхак Хәбибуллин килә. Ул — мәдрәсә тәмамлаган, гарәп, фарсы, төрек телләрен мөкәммәл белгән зыялы, Г.Рәхим белән бергә Н.И.Лобачевский исемендәге китапханәдә бергә эшләгән, бик күп кулъязмаларны эшкәрткән, Гали Рәхим белән бергә борынгы кулъязмалар җыю, борынгы кабер ташларын өйрәнү максатында күп кенә фәнни экспедицияләр оештырган кеше.

Гали Рәхимне каенана йортыннан кул чанасына төреп утыртып, Зәйнәп сеңлесенә алып киләләр. Зәйнәп үзенең бертуган абыйсын танымый: тәне тире белән сөяккә калган, аны корчаңгы, бет баскан, гәүдәсе кәкрәеп каткан. Аны бүлмә уртасындагы «голландка» миченә сөяп утыртып куялар. Ләкин ягарга утын юк, өс-башын алыштырырга кием юк, ашарга юк, ипи карточкасы бирелми…

Гали Рәхим янына бердәнбер Зәйнәп Хәсәни килеп китә. Ул Гали Рәхимгә ризыклар, иреннән калган кием-салым алып килгәли. Гәрәй Рәхимнең сеңлесе Зәйнәпнең сәламәтлеге бик мөшкел булганга, поликлиникадан бер врач аның өенә килеп йөри. Шундый визитларның берсендә ул төрмәдә кәкрәеп калган җан иясе Гали Рәхимне күреп шакката һәм аңа ярдәм кулын суза, дарулар китерә. Ләкин әйтә:

— Абыегыз өч атнадан да артык яши алмас, — ди.

Аның әйткәне рас килә, февральдә төрмәдән чыгарылган Гали Рәхим 3 мартта (1943 ел), сеңлесе Зәйнәп эштә вакытта, мичкә сөялеп утырган хәлдә катып үлә…

Ләкин законсыз яшәп яткан «зек»ны күмәргә кирәк бит әле! Әлеге дә баягы — Габделхак ага. Ул Гали Рәхимнең үлүен расларга врач чакырта. Бәхеткә каршы, татар зиратында ул заманда миһербанлы татарлар булган. Габделхак ага кемне күмәсен сөйләп биргәч, эшне аңлаганнар, урын тапканнар, кабер казышканнар. Авыру Зәйнәп һәм өлкән яшьтәге Габделхак ага, мәетне кул чанасына салып, карлы-буранлы март көнендә Горький урамыннан татар зиратына юл тоталар. Күмгәч, кабере өстенә үзләре язып килгән такта утырталар. Әмма сугыш вакытында зираттагы андый такталарны бистә халкы мич ягарга җыйган. Шулай итеп, татар халкының бөек улы Гали Рәхим билгесез кабердә ята.

– 1991 елның җәендә мин бу каберне табып (Рәхим күмелгән урынны Рауза апа күрсәтте) истәлек кую өчен күп йөгердем. Татарстан Республикасының җаваплы кешеләренә хат та яздым. Язучылар Союзы каршындагы Литфонд директоры, үземнең элеккеге студентым Шаһинур Мостафинга да мөрәҗәгать иттем, Гали Рәхимнең сеңлесе Рауза апаны да эзләп таптым, Мостафин белән бергәләп аны зиратка да алып бардык. Ә аның өстендә инде ике-өч кабер… Шулай да ул урынга металлдан бер пластинка куеп була әле..” дип яза язучы Мөхәммәт Мәһдиев “Каһәрләнгән язмыш” дип аталган мәкаләсендә.

…2018 елда гына Гали Рәхим кабере турында Татарстанның Тарих институты хезмәткәре Айдар Ногманов ишетеп белә. Аңа бу турыда Мөхәммәт Мәһдиевнең кардәше Шаһинур Мостафин сөйләп, күрсәтеп калдыра. 2020 елда Мостафин да вафат була. Тик 2022 елда гына, Тарих институты проекты кысаларында мемориал такта куела һәм җәмәгатьчелеккә Гали Рәхим күмелгән урын билгеле була.

Шулай итеп, 79 елдан соң Гали Рәхимнең иҗаты һәм кабере халыкка кайтарыла.

Мөхәммәт Мәһдиевнең “Каһәрләнгән язмыш” язмасына һәм интернет басмаларына таянып Эльмира Шәвәлиева әзерләде.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here