Домой Культура «Тарлан» фильмы Россия прокатына чыга

«Тарлан» фильмы Россия прокатына чыга

0
«Тарлан» фильмы Россия прокатына чыга

«Тарлан» Татарстан-Казахстан фильмының премьерасы 22 ноябрьдә илнең төп кинематографик мәйданчыгы – Мәскәү кино йортында булачак. 1 декабрьдән фильм Россия прокатына чыга.

«Синема 5» кинотеатрлар челтәре фильмның прокатын Казан, Саранск, Самара, Чабаксар, Энгельс, Пенза, Оренбург, Курск, Иске Оскол, Санкт-Петербург, Пермь, Саратов, Уфа, Бузулук, Түбән Кама, Чаллы, Волгоград, Йошкар-Ола кебек шәһәрләрдә уздырырга планлаштыра», дип хәбәр итә «Татаркино»ның матбугат үзәге.

  • «Тарлан» – Татарстан, Казахстан кинематографистларының уртак проекты. Кинокартинаны Almapictures компаниясе «Татаркино» учреждениесе белән берлектә татар язучысы Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» повесте буенча бүгенге заман вәзгыятенә яраклаштырылып төшерде.
  • Тарлан – фильмның төп герое Закирга бүләк ителгән атның исеме. Ул малайның тугры дустына әверелә. Фильм чын дуслык тарихын тасвирлый.
  • «Тарлан»ның дөньякүләм премьерасы XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында узды – картина «Тулы метражлы уен фильмнары» номинациясендә конкурс программасына керде. Тамаша аншлаг белән узды, кинотасма тамашачыларның югары бәясен алды һәм нәтиҗәдә «Тамашачы мәхәббәте» призына лаек дип табылды.
  • «Тарлан» фильмы төрки дөньяның «Коркут Ата» халыкара кинофестивалендә, ICAFF filming award (Көньяк Корея), 18 нче «Popoli e Religioni — Terni Film Festival» (Италия, Терни), 21 нче Imagine India film festival (Испания, Мадрид), TIBURON International Film Festival (АКШ), 28 нче халыкара «Листопад» кинофестивале, Алма-Атаның 10 нчы «Бастау» этномәдәни фильмнар фестивале, DIFF (Бангладеш, Дакка) кинофестивальләренең конкурс программасына керде. Париждагы Казахстан киносы фестивалендә режиссер Юлия Захарова яшь кинематографист буларак бүләкләнде.