Домой Пресса Гармуннары аның сайрый сандугачтай

Гармуннары аның сайрый сандугачтай

0

Самараның Киров мәйда нында урнашкан Литвинов исе мендәге Мәдәният сараенда танылган гармунчы, якташыбыз Рөстәм Вәлиевның 50 яшьлек юбилеена багышланган кичә бу лып узды Көзге салкын көн булуга карамастан, тамашага шактый күп халык җыелды. Күпләрнең кулында чәчәк бәйләмнәре. Якташыбызны якын күреп, аны тормыш бәйрәме белән котларга килгәннәр алар.

Залда Рөстәм Вәлиевның әнисе, туганнары, якын дуслары утырган иде. Гомумән, концерт бер зур гаилә бәйрәме мохитында, күтәренке рухта үтте. Сәхнәдән юбиляр адресына бик күп җылы тәбрикләүләр, изге теләкләр яңгырады. Берсеннән-берсе дәрәҗәле конкурслар лауреаты, Татарстанның халык артисты Рөстәм Вәлиев белән, бәлки, сезне, хөрмәтле тамашачылар, таныштырып торырга да кирәк түгелдер. Ләкин 50 яшьлек юбилее уңаеннан аның казанышларын санап үтми ярамас. Аның 27 ел буе Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә эшләгәнен ничек инде әйтмисең ди. Мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакировның алыштыргысыз баянчыларының берсе бит ул. 

20 төрле гармуннарда һәм төрледән-төрле му зыка уен коралларында шул хәтле җай лы, йөгерек уйнавын ничек инде искәртеп үт мисең ди. Кай илләрдә генә бул маган Рөстәм Вәлиев, кай да гына чыгыш ясамаган һәм үзенең осталыгы белән кемнәрне генә шаккатырмаган. Америка Кушма Штатлары һәм Алманиядә, Финляндия һәм Франциядә, Австрия һәм Төркиядә, Кувейт һәм Кытайда, Чехия һәм Казахстанда ул татар музыкасын пропагандалаган, аңа карата мәхәббәт уяткан. Әйтегез, ул булмаган кайсы илне атап үтмәдем икән?!

Музыкант уйнаган көйләр 20 аудиодискка урнашкан. Тальянда һәм хромкада үзлегеңнән уйнарга өйрәнү ки тапларын чыгаручы да, Фәйзулла Туишев исемендәге гармунчылар конкурсы лауреаты да, Бөтенроссия халык уен коралларында уйнаучылар конкурсы дипломанты да, Икенче Бөтенроссия “Голоса России” халык җырларын башкаручылар телеконкурсында югары профессионал концертмейстер дипломына лаек булган музыкант та, профессионал гармунчылар конкурсында Гран-при яулаган артист та, “Минута славы” бәйгесе финалисты да Рөстәм Вәлиев.

Ул гармунчыларның “Алтын унлыгы”на кертелгән, “Иг рай, гармонь!” телевизион тапшыруының Кремльдә үткән юбилей тантаналарында да катнашкан, Та тарстанның атказанган артисты, Татарстанның халык артисты исемнәренә лаек булган, – дип тезеп китте тамашаны алып баручы Алмаз Хәмзин.

Менә җилкәсенә гармунын асып, халык арасыннан Рөстәм Вәлиев үзе дә сәхнәгә килеп чыкты. Бирсә бирә бит Аллаһы Тәгалә кешегә шулкадәр талантны! Нинди генә музыка уен коралларында уйнап күр сәтмәде бу кичтә Рөстәм Вәлиев: курай дисеңме, кубыз дисеңме, сыбызгы дисеңме… Һәркайсыннан йөрәккә үтеп керердәй моң чыгара ул. Ә инде гармуннар турында сөйлисе дә юк. Шырпы кабы кадәр кечкенәләрне дә, зурларны да өздереп сайрата музыкант. Шулай ул төрле зурлыктагы гармуннарында төрледән-төрле көй ләр уйнап, тамашачының иң нечкә күңел кылларын тибрәтә. Берьюлы ике гармунда, музыка коралын артка куеп уйнап та халыкны шаккатыра. Бу көнне мәшһүр җырчыбыз Илһам абый Шакировны күрү бәхетенә дә иреште халык. Аның турында бернәрсә әйтмәсәң дә була – ул җырлап җибәрүгә моңлы тавышы әллә кай тарафларга таралып, бөтен тамаша залын сихри дөньяга күмде. Танылган “Ак калфак”, “Уйна тальян гармуныңны” җыр ларын халык көчле алкышлар белән, яратып каршы алды.

Икенче кунак – Татарстанның халык артисткасы Хәмдүнә Тимергалиевадан бөтен залны җанландырып җибәрерлек дәрт ташый. Танылган “Галигә ба рам әле” җырын да башкармыйча калмады ул. Мөгаен, күп ләрнең сәхнәгә менеп, Хәм дүнә Тимергалиева белән бергә биисе дә, җырлыйсы да килгәндер. Ә ул Рөстәм Вәлиев турында: “Ул уйнаганда бөтен күзәнәкләрем җырлый”, – дип әйтте. Бу фикергә барлык тамашачы да кушыла алыр иде. 

Концертта популяр җырчы, Татарстанның атказанган артисткасы Алсу Әбелханова да катнашты. Самара киленен үз итеп, яратып кабул итүләренә каршы җырчы “Эх, Самара –җанкисәк” җырын башкарды. Рөстәм Вәлиевны туган көне белән котларга самаралыларга таныш булмаган, әмма бик талантлы, моңлы тавышлы җырчылар да килгәннәр иде. Фирүзә Сибгатуллина һәм Илһам Шәриф тамашачыларга онытылмас мизгелләр бүләк иттеләр. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: Фирүзә Сибгатуллина башкарган җырларның барысына да көйне Рөстәм Вәлиев үзе язган. 

Казанның “Сәйдәш” бию ан самбленең зифа, чибәр артист лары Алия белән Илгиз дәртле татар биюләре белән тамашачының күңелен күрделәр. Биюләре искиткеч иде шул аларның, аеруча “Керәшен татарлары биюе” сокландырды. Самаралылар юбилярны бик зурладылар. Сәхнәдән аның адресына бик күп матур сүзләр әйтелде, бүләкләр тап шырылды, хәтта Гөлсинә Әх мәтҗанова башкаруында җыр да яңгырады. Самара “Дуслык” региональ татар иҗа ди-иҗтимагый оешмасы вице-президенты Рәфыйк Бадамшин әлеге җәмгыятьнең президенты Фәхретдин Канюкаев исеменнән кайнар котлау сүзләрен җиткерде һәм музыкантка 50 мең сум акча бүләк итте. Ә өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты, “Ялкынлы яшьлек” ансамбле җитәкчесе Илгиз Колючев Рөстәм Вәлиевка Самара губерна Думасы рәисе Виктор Сазонов, шәһәр башлыгы Дмитрий Азаров исеменнән грамоталар тапшыр ды. Минәхмәт әфәнде дә артистка калын гына конверт җибәргән иде. Самара мөселманнарының Диния нәзарәте вәкилләре Идеал Галәветдинов, Таһир Мамышев, “Ипозембанк” директорлар советы, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү Ассоциациясе рәисе Ильяс Шәкүровта артистны тәбрикләп, аңа бүләкләр тапшырдылар. Рөстәм Вәлиевның бертуган энесе, пародияләр остасы Ринат үзенең абыйсын Брежнев булып кыланып котлады. Юбилярга Леонид Ильич исеменнән телевизор тапшырылды. Виртуоз гармунчыбыз Мидхәт Әминов та дустына музыкаль бүләк алып килгән. “Рөстәм мине күп нәрсәгә өйрәтте”, – дип гармунда да, курайда да уйнап күрсәтте ул. Яшь чакларын исләренә төшереп, бергәләп тә гармун телләрен тарттылар алар. 

Кичәдә гаҗәеп бер күренеш тә булды бит әле. Рөстәм Вәлиев һәм аның шундый ук талантлы улы Ислам тамашачыларга битбокс уйнап күрсәттеләр. Бит-бокс – ул авыз ярдәмендә төрле ритмнар, моңнар ясап чыгару. Ә алар моңа баян моңын да кушып җибәрделәр әле. Әйтергә кирәк, бу искиткеч матур килеп чыкты. 

Концертны алып баручы Алмаз Хәмзин турында да бер-ике сүз әйтәсе килә. Җор телле, шаян, оста конферансье ул. Шуңа күрәдер дә еш кына, бигрәк тә соңгы вакытларда, Самарага гастрольләр белән килгән артистларның кон цертларын нәкъ ул алып бара. Җитмәсә, үзе матур итеп җырлый да бит әле. 

Танылган якташыбыз Рөстәм Вәлиевның Самарадагы юбилее югары дәрәҗәдә, бик шәп узды. Халыкның тамашага күпләп килүе, иҗтимагый оешмаларыбызның аны шулай күтәрүе гармунчының таланты, сәләте апогейга гына җитүен күрсәтте. Алда әле тагын ярты гомер иҗат, уңышлар, тагын да зур табышлар һәм дәрәҗәләр, ә иң мөһиме – халык тануы көтә аны.

Миләүшә Газимова.                                                       Бердэмлек № 46