Домой Пресса Нык авыл хуҗалыкларын да проблемалар урап үтми

Нык авыл хуҗалыкларын да проблемалар урап үтми

0

Гали авылында Самара өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү Ассоциациясенең икенче киңәшмә-семинарында татар авыллары җирлекләре җитәкчеләре, фермерлары, эшкуарлары катнашты.Чарага килгән кунаклар арасында Камышлы, Елховка, Шенталы районнары кешеләрен күрергә була иде.

Тупли җирлеге җитәкчесе Минәхәт Зәйдуллин хәтта мәктәп яшендәге улы Исламны да алып килгән. Малай атаклы Гали авылын, аның хуҗалыкларын, мәдрәсәне күрергә күптән хыял ланган һәм менә җае да килеп чыккан. Кызганыч, ә менә Кошки районының Иске Җүрәй, Челно-Вершины районының Яңа Нурлат, Ставрополь районының Татар Выселкие авыллары вәкилләре бирегә килә алмаганнар. Әллә теләмәгәннәрме, белмим. Берничә тапкыр чакырылулары гына мәгълүм. Кләүле районы ның Назаровка авылыннан килгән эшмәкәрләрнең, керәшен булсалар да, татарлар белән бергә эшләргә теләүләре ассоциациянең абруе үсә баруы турында сөйли. Җыелыш Самара өлкәсенең Икътисад министрлыгы каршында эшләп килүче Мәгълүмати-консалтинг агентлыгы, өлкә татар “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыяте вәкилләре катнашында узды.

Киңәшмәнең Похвистнево районының Гали авылында үткәрелүе очраклы хәл тү гел, билгеле. Әйе, биредә авыл хуҗалыгы продуциясен җитештерүдә уникаль тәҗрибә туплаган халык яши. Гомумән, Гали өлкәбездә генә түгел, Россия күләмендә “чәчәк атучы, иң төзек һәм ныклы экономикасы булган иң зур авылларның берсе булып санала. Биредә авылларның киләчәге чагылыш тапкан, дип әйтергә була.

Чараның төп максаты авыл хуҗалыгын керемле итү тәҗрибәсе белән уртаклашу иде. Татар авыллары җитәкчеләре һәм эшмәкәрләр бирегә “Галичә яшәү” рәвешен үз күзләре белән күрергә килделәр, ә яңа эш башлап җибәрүче фермерлар өчен бу, үзенә калса, мастер-класста булды кебек. 

Делегатлар иң элек тарих чоңгылына чумып, авыл администрациясе бинасында урнашкан музей белән танышып йөрделәр. Ул үткән гасырның алтмышынчы еллары башында тарих укытучысы Ядкарь Мөнир улы Гәрәев тырышлыгы белән туплана башлаган. Ярты гасыр гомер эчендә музейда Галинең һәм күрше тирәяк авылларның бай тарихы, күренекле кешеләре турында эчтәлекле ма териаллар тупланган. Чыннан да, авыл кешеләренең уңганлыгы булганлыгы бер көн эчендә барлыкка килми, алар ата-аба токымыннан, авылның менталитетыннан да килә торгандыр, мөгаен.

Соңрак, Похвистнево муниципаль районы башлыгының икътисад һәм финанс мәсьәләләр буенча урынбасары Наил Улкаев районның хәзерге көненә бәяләмә биргәндә дә, җирлек башлыгы Идрис Муллабаев кызыклы статистика китергәндә дә бу фикер кат-кат яңгырады. Наил Улкаев сүзләренә караганда, Похвистнево районында авыл хуҗалыгы продукциясе шактый зур күләмдә җи тештерелә. Бу тармакны ал га җибәрүдә халыкның «Агросәнәгать комплексы үсеше» илкүләм проектында катнашуы да сәбәпче булгандыр: 2006 елдан бирле бу районда өлкә бюджетыннан 1 млрд. 100 миллион сумлык льготалы кредитлар алуга ирешкәннәр.

Галидә бүген барлыгы 1787 кеше яши, урта мәктәп эшләп тора, балалар саны елдан-ел арта бара. Быел 28 нарасый дөньяга килгән булса, киләсе елда 30 сабый тууы көтелә. Институтларда укып чыккан яшьләрнең күбесе авылга кайтып эшли. Авылның киләчәге үзгәртеп кору чоры кыенлыкларын җиңеп чыга алган яңа хуҗалар – эшкуарлар, фермерлар кулында, дип әйтергә дә була. Аларның күбесе теплицаларда яшелчә, чәчүлек суган һәм кишер үстерү белән дөньяга танылды. Биредә терлекчелек тармагы да уңышлы гына эшләп килә. Итне халык сатып та, казылык җитештерү цехына тапшырып та керем ала. Шулай ук тегермән, үсемлек мае чыгару, профнастил ясау цехы уңышлы эшләп килә.

НИНДИ СӨТ “СӨТЛЕРӘК”?

Кунакларга башта экскурсия оештырылды. Иң элек фермер Камил Бәкер улы Исхаковның хуҗалыгы белән танышып чыктык. Ул 3900 гектар җирдә бодай, арпа, көнбагыш, терлек азыгы үләннәре чәчә, малтуар асрый. Аның фермаларындагы 600ләп баш мөгезле эре терлекне, 200дән артык атны иллеләп авылдашлары карый, сава, тәрбияли… 

Фермерның уңышлары мактанырлык. Әмма аңардан да сукрану зарлану сүзләре ишетергә туры килде. 150 сыеры биргән 1500-2000 литр сөтне реализацияләү бик авыр гамәл икән, чөнки сөт заводларында табигый продуктка конкурент порошокны кулай күрәләр, ә сыер сөтен арзан бәягә генә алырга риза булалар. 

Авылдагылардан бер зар: “Сөтебезне литрын 5 сумнан гына алалар, крестьянны ник шулкадәр мыскыл итәләр икән?”, ә шәһәр кешесеннән: “Сөтнең литры 50 сумга җитә бит инде, нишләп чарасын күрмиләр?” – дигәнне ишетәбез. Фермадан кибеткә килеп җиткәнче сөтнең бәясе 5-6 тапкырга арта. Әле табигый сөт булса ярый ла, кайчак пакет эченнән эреп бетмәгән порошок төерләре дә килеп чыккалый шул. Сөт дип сатып алганыбыз күп очракта, “сөт” кенә була шул…

Камил Исхаков та чит илдән китерелгән сөт порошогыннан гаеп эзли. Аннан эшләнгән продуктны кибетләргә чыгарып сату әллә ни мәшәкать тудырмый. Рәхәттер шул: авылдан сөт җыеп йөрисе, әчегәнче эшкәртә алсак иде, дип борчыласы юк…

– Табигый продуктның бәясен порошоктан эшләнгән сөтнеке белән тигезләделәр. Бу гаделсезлек сөт җитештерүне акламый һәм бу юнәлештә суб сидияләр каралмаса, без генә түгел, башка хуҗалыклар да сөт сыерларын бетерергә керешәчәкләр, – дип ачынып сөйләде фермер. – Порошоктан ясалган эчемлек тә булсын, тик аның бәясе сыйфатлы сөттән ким булырга тиеш. Әйтик, Германиядә сөт дип сатыла торган суда эретелгән порошок бөтенләй башка төрле пакетка тутырыла һәм аерым киштәгә урнаштырыла, арзан бәягә сатыла. Үз-үзен хөрмәт иткән сатып алучы, әлбәттә, чын сөткә өстенлек бирә, бу натураль продукт җитештерүче авылга аз булса да файда китерә. Ә бездә нәрсә? Сыйфатлы сөт белән ясалма сөтне аермалы пакетларга тутырганнарын күргәнегез бармы? 

ГАЛИ” МАРКАСЫ АСТЫНДА КЫТАЙ ЯШЕЛЧӘЛӘРЕ

Экскурсиянең икенче тукталышы – Илфат Курамшин хуҗалыгы. Курамшиннар гаиләсе теплицаларын да помидор һәм кыяр, бак чаларында кишер үстерә. Ни кызганыч, галилеләрнең уңышларын күрергә килгән милләттәшләребез биредә дә проблемаларга тап булды. Гаилә башлыгы сөйләвенчә, соңгы елларда җитештерелгән яшелчәләрне кибет-базарларга тапшыру авыр икән, чөнки конкурентлар барлыкка килгән.

Красный Яр, Кинель районнарында кытайлылар җирләрне арендага алып, яшелчә үстерүгә керешкәннәр. Аларның сәер продукцияләре озак бозылмый ята, ә тәменә килсәң авызга алырлык түгел. Белгән кешеләр сөйләвенә караганда, анда тыелган химикатлар, шикле технологияләр кулланыла. Өстәвенә, кытайлылар үз продукцияләрен “Гали” маркасы астында сатарга куялар икән. Бәяләрне дә алар гына төшерә.

– Миңа калса, Россельхоз-надзор хезмәткәрләре рейдлар үткәрергә һәм сыйфатсыз, зарарлы яшелчә үстерүчеләрне тыярга тиешләрдер. Быел мин теплицаларымнан файда күрә алмадым. Газга, үсенте алуга киткән чыгымнарым да акланмады әле. 

Үткән елгы корылыктан соң, башкача чәчмәм дигән идем дә, крестьян каны тик торырга ирек бирми. Ярый әле быел терлек азыгы кыйммәт булмады, мал-туар асрарга җитә. Чыгымнарымны шуның белән каплый барам. 

ХӘЛӘЛ” БИРЕШМИ

Кунаклар “Хәләл” казылык цехы белән дә танышып чыктылар. Җаваплылыгы чикләнгән Хәләл” җәмгыяте директоры, Ассоциация әгъзасы Расих Латыйпов оешмада 60 кеше эшләвен, биредә 27 төр казылык, 15 төр ярымфабрикат, 4 төр тушенка эшләп чыгарулары хакында сөйләде. Җитештерү цехының уйлап эшләнгән технологияләре, чисталык кунакларга аеруча тәэсир ясады.

– Конкурентлар быел сату күләмен үстерергә ирек бирмәделәр, әмма без яулаган үрләребездән төшәргә җыенмыйбыз, маркабызны тотарга, продукцияләребезнең югары сыйфатын югалтмаска тырышабыз, – дип сөйли Расих әфәнде.

Кунаклар әлеге эшмәкәрнең профнастил җитештерү цехын да карап чыктылар, бу тармакның эффектлыгы һәм гаять зур масштабы белән сокландылар.

ТҮЗЕМЛЕКНЕҢ ЧИГЕ КАЙДА?

Экскурсиядән соң мәд рәсә бинасында ишеткән-күргәннәргә йомгак ясалган вакытта сүз Мәгълүмати-консалтинг агентлыгы вәкиле Татьяна Викторовна Анненковага бирелде. Агентлык эшмәкәрләргә бушлай консультация бирү, эш башлап җибәрүчеләргә методик һәм практик ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнә. Татьяна Анненкова сүзләренә караганда, быел өлкә бюджетыннан авыл хуҗалыгы үсеше өчен 858 млн. 630 мең сум субсидия бирелгән. “Һәркем дәүләт ярдәменә өмет итә ала, моның өчен кирәкле документларны җыярга гына кирәк. Булдыра алмасагыз, без сезгә булышлык күрсәтергә әзер”, дип, Татьяна Викторовна эшмәкәрләргә визиткаларын өләшеп чыкты.

Самара өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү Ассоциациясе рәисе Ильяс Гомәр улы Шәкүров туган телебезнең сакчысы булып торган татар авылларын саклап калу кирәклеген билгеләп үтте. Ул моны милләтебез алдында торган иң зур бурыч дип атады һәм 2012 ел башында Ассоциация тарафыннан татар авылларын торгызу буенча зур конференция уздырылачагын хәбәр итте. Ул шулай ук Ассоциация исеменнән авыл продукциясе базарында барлыкка килгән проблемаларны хәл итүдә булышлык күрсәтергә, идарә структуралары белән эшлекле бәйләнешләр тудырырга, авылда яшәүче күп балалы гаиләләргә грантлар булдырырга вәгъдә итте.

Гали авылы мәдрәсәсе ректоры Минтаһир хәзрәт Сираҗев та сүз алып, татар яшьләренә рухи тәрбия бирү кирәклеге турында сөйләде. Ул урта мәктәпне тәмамлаган егетләрне Гали авылы мәдрәсәсенә укырга кертүдә, 5-11 сыйныф балаларын мөселман лагерена җибәрүдә ярдәм күрсәтүләрен сорады.

Әйе, Гали авылын да конкуренция, бөтенгаләм экономика кризисына кагылышлы зур проблемалар урап үтмәгән икән. Әле бит илебез Бөтендөнья сәүдә оешмасына (ВТО) да керергә җыена. Бу факт авыл халкын аеруча куркыта. Җирле җитештерүчеләр чит ил көндәшләренә каршы тора алырлармы икән?

Яңа гына тернәкләнә башлаган хуҗалыклар җитештергән продукцияләрен әле дә сата алмыйча интегәләр, ә сәүдә оешмасы үз продукциясе белән кибетләрне тутырса, ни булыр? Авыл халкының түземлелеге ахыр чиккә җиткән, ә түрәләр җирле җитештерүче ихтыяҗларын үзләренә кирәк булганда гына кайгырталар. Бу мәсьәләләрне муниципаль, өлкә һәм федераль хакимият органнары белән хәл итми торып, ВТОга керү турында хыяллану иртәрәктер шул әле.

Римма Нретдинова.