Домой Жизнь татар Татары в России и в мире Гаяз Исхакый Зөләйхасы: «Бу дөньяга күзем ачып карарга күзем калмады…»

Гаяз Исхакый Зөләйхасы: «Бу дөньяга күзем ачып карарга күзем калмады…»

Гаяз Исхакый Зөләйхасы: «Бу дөньяга күзем ачып карарга күзем калмады…»

Гаяз Исхакыйның «Зөләйха» әсәре буенча татар фильмы төшерелүгә – 15 ел.

Моннан нәкъ 15 ел элек — 2005 елның гыйнвар аенда Гаяз Исхакый пьесасы нигезендә «Зөләйха» фильмының премьерасы булды. Фильм Рамил Төхвәтуллинның «Рамай» студиясендә төшерелде. Рамил Төхвәтуллин үзе сценарий авторларының берсе дә, режисссер да, продюсер да иде.

Бу көннәрдә, телеканалда икенче бер Зөләйха турында сериал барганда, әлеге фильм кабат актуальләште. Аны интернеттан табып, кабаттан караучылар, ул чыккан елларны сагынучылар артты.

Фильмнан цитаталар:

Зөләйха: «Ә мин барыбер мөселман булып калдым. Себердә дә теләгәнчә намазымны укыдым, теләгәнчә уразамны тоттым».  

Петр: «Два года живем и не бум-бум по-русски, а?»

Зөләйха: «Бу дөньяга күзем ачып карарга күзем калмады. Өметләнеп яшәргә өметем калмады. Яраббым, яраббым, яраббым».

Финалда автор сүзе: «Тарих сабакларына бай Россия. Тарихның шушы ачы сабаклары ике бөек динне тотучы халыкларны дус һәм тату яшәргә мәҗбүр итә. Бүгенге хәвефле дөньяда Рәсәйдәге бу ачы мирасның кыйммәте елдан ел арта бар».

Фильмда интим күренеш тә бар. Бу Зөләйханы рус авылына кияүгә биргәч, аны Петрның көчләү күренеше.

Әсәр тарихы

«Зөләйха». Драма 5 пәрдәдә, 6 манзарада. «Мөхәммәтгаяз әл-Исхакый» имзасы белән Мәскәүдә 1918 елда үз наширлегендә «Шәрекъ» матбагасында басыла. Беренче мәртәбә 1907 елда Чистай төрмәсендә языла башлый, икенче мәртәбә — 1911 елда Истанбулда Кандилледә. Петроградта 1912 елда гыйнвар башында язылып бетте», — дип искәрмә ясалган. Китапта «драма» дип куелса да, үзенең күтәргән проблемасы, масштабы, вакыйгаларның бирелеше, конфликтның кискенлеге белән әсәр трагедия жанрына карый.

Беренче тапкыр Казанда «Сәйяр» труппасы тарафыннан Зур драма театры сәхнәсеннән карагач, Фатих Әмирхан аны «рухани фаҗига» дип атый. («Кояш», 1917 ел, 19 март). Башка рецензентлар да татар халкының олы фаҗигасен чагылдырган әсәр буларак бәялиләр. Казанда кат-кат уйналып, Г.Исхакый үзе дә килеп күргәннән соң, Җәмгыяте хәйрия оешмасы чакыруы буенча, «Сәйяр» труппасы «Зөләйха”ны Мәскәүгә алып бара. Спектакль Корш театры бинасында 4 майда уйнала. Аны Мәскәүгә җыелган Бөтенроссия мөселман съезды делегатлары да карыйлар. Зур тантанага әйләнгән бу кичәнең ничек барышын рус газетасы болай тасвирлый: бу милли спектакль зур уңыш казанды.

Октябрь революциясеннән соң «Сәйяр» труппасы «Зөләйха» ны камилләштеребрәк кабат күрсәтә. Алга таба З.Солтанов режиссерлыгында Әстерхан театрында куела.

Тиздән Г.Исхакыйга караш үзгәрә. «Зөләйха» русларга каршы юнәлдерелгән әсәр һәм ислам динен пропагандаган пьеса дип репертуардан төшерелә, татар әдәбиятында иң реакцион әсәр дип карала башлый.

Чит илләрдә «Зөләйха» эмигрант татарлар оетырган үзешчән драма коллективлары тарафыннан, мәсәлән, Кытайда Харбин (1921), Япониядә Токио, Финляндиядә Тампере (1937) шәһәрләрендә уйнала». («Зиндан» китабыннан. 1991 ел. Төзүчесе — Лена Гайнанова).

«1930 елда Казанда басылып чыккан «Татар дәүләт Академия театры» исемле китабында Зәки Мөхсинов «Зөләйха»ны Г.Исхакыйның иң кабәхәт әсәрләреннән дип атый. «Казанда ул әсәр аерым югарыдан кушу буенча көн-төн уйнала, иртән дә «Зөләйха», кич тә «Зөләйха», «Зөләйха» белән татар буржуазиясе акылдан шаша», — дип язган Мөхсинов. Бу хакта Лена Гайнанова әсәр язылуның 100 еллыгы уңаеннан язылган мәкаләсендә искәртеп уза («Мәдәни җомга»).

  • Озак еллар тыелган язучы булып торганнан соң, 1991 елда Гаяз Исхакыйның «Зөләйха» драмасы әдәбиятчы-галим Лена Гайнанова төзегән «Зиндан» китабында басылып чыга. Әсәрләр хәзерге заман татар укучысына шушы китап аша беренче тапкыр тәкъдим ителә. «Әсәрдә бернинди контрреволюция дә, кара милләтчелек тә юк. Әсәрнең эчтәлегеннән һәр вакыйга узган гасырның 60нчы елларында бара дигән аңлатмасыннан күренгәнчә, драматург милли-колониаль изүнең, шуның бер күренеше булган көчләп чукындыруның нинди фаҗигаләргә китерүен гаять калку итеп күрсәтеп бирә», — ди китапны төзүче.
  • 1992 елда «Зөләйха»ны Камал театрында Празат Исәнбәт сәхнәләштерә, 1994 елда Уфа «Нур» Татар дәүләт театры сәхнәсендә Байрас Ибраһимов куя.
  • Пьесага нигезләнгән «Зөләйха» фильмы 2004 елның 24 декабрендә дөнья күрә. Озынлыгы — 95 минут. Сценарий авторлары — Юныс Сафиуллин һәм Рамил Төхфәтуллин. Режиссерлар — Рамил Төхвәтуллин һәм Рәмис Нәҗмиев. Композитор — Марат Әхмәтшин. Оператор — Әмир Золотдинов. Рәссам — Сергей Скоморохов.

Зөләйха ролендә — Илсөя Төхвәтуллина. Зөләйханың ире Сәлимҗан ролендә — Гафур Каюмов. Зөләйха көчләп кияүгә бирелгән Петр ролендә — Рамил Төхвәтуллин. Поп ролендә — Азат Зарипов. Рольләрдә — Шәүкәт Биктимеров, Вера Минкина, Илдус Әхмәтҗанов, Хәлим Җәләй һәм башкалар.

Фильмда татарларны көчләп чукындыру күренеше зур чагылыш таба. Сюжет нигезендә диненнән мәхрүм ителгән, иреннән, балаларыннан аерылган мөселман хатын-кызының тормышы.

Рамил Төхвәтуллин: «Хәзер кабат минем фильмның телгә алынуы яхшы, милләт уянган кебек»

Фильмның режиссеры, продюсеры, Татарстанның халык артисты, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллин: «Мин шуңа инандым — ул вакыт төшерелмәгән булса, бүгенге шартларда ул төшерелмәгән дә булыр иде. Купшы сүзләр саналмасын — әмма ул батырлык иде. Мин бу фильмга ничектер ашкынып алындым…

1923-24 елларда Харбинда булганда Гаяз Исхакый хәтта үзе дә фильм төшерергә ниятләгән. Ул аны тормышка ашыра алмаган — депортацияләнгән. Мин моны ниндидер вазифам итеп тойдым, максат итеп куйдым. Теләгем бик зур булды. Казан дәүләт университетында укыганда диплом эшем Гаяз Исхакый буенча иде… Хәер, андый әйберләр өстән киләдер ул. 

Фильмга килгән юлыбыз бик сикәлтәле булды. Ул очраклы рәвештә генә финансланды. Миңа халык артисты исеме бирелгәндә Минтимер Шәймиев янына килеп хәлне аңлата алдым. Ул: «Булдыра алырсыңмы?» — диде. «Булдырам», — дидем. Фильмның бюджеты 3 млн сум иде. Хәзерге акча белән карасак, 6 млн сум була инде — ул вакытта доллар 30 сум иде. Минтимер Шәриповичка да, Зилә Рәхимҗановнага да, ул вакыттагы Президент Апараты җитәкчесе Әгъзам Саматовичка, Теләче, Питрәч районы башлыкларына да рәхмәтем чиксез. Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев бик нык ярдәм итте.

Ул чакта мәдәният министры булган Зилә Вәлиева янына керергә көтеп торганда Туфан абый бер сүз әйтте: «Рамил, син йә батыр егет, йә чыннан да дурак», — диде. «Дурак» диюе «Ничек курыкмыйсың?» — дигән мәгънәдә. Заман шаукымнары күңелгә сеңгән бит инде. Гаяз Исхакыйның да кайта гына башлаган вакыты иде. Төшергәннән соң күрсәтеп йөргәндә дә каршылыклар булды.

Татарстанның кайбер районнарында атлы милицияләр безне кертмичә торды, Владивостокта скинхедлар буш шешәләр ыргытты. Фильмның даны бик зур булды: Финляндиядә, Мисырда, Азәрбәйҗанда күрсәтелде, Япониядә миннән интервью алдылар, Берлинда кинофестивальдә җиңде.

Хәзер кабаттан минем фильмның телгә алынуы бик яхшы, милләт уянган кебек була башлады. Соңгы елларда мәрткә киткән кебек идек.

Бер яктан короновирус белән бәйле рәвештә, өйдә буш вакыт күбрәк булу да булышкандыр инде. Алдарак көндәлек эшләр белән җитди әйберләр турында уйларга мөмкинлек тә булмагандыр. Халык рухи күтәрелеш кичерде кебек. Шушы шартлар шушы вазгыятьне тудырды. Моңарчы безне Исхакыйлар, Камаллар чоры язучылары тәэмин итеп торды, һаман да шул мирас белән яшәп киләбез. Безнең тирән планетар фикерле әсәрләр булса, фильмнар да эшләнер — бу бүгенге язучыларга да кагыла. Әдәбиятыбыз дөньяга чыкмагач, безне белмиләр, ә дилетантлар безне начар яктан күрсәтеп китә. Бездә милли мәдәният мәсьәләсе бик аксый. Милләтнең энергетикасы күп, ул усаллыкка күчмәсен.

Үзем дә бу яңа даирәмдә нидер эшли алырмын дип уйлыйм. Алга таба да кино юнәлеәшендә эшлисем, милли әсәрләребезне чыгарасым килә».

Юныс Сафиуллин:«Сценарийга Ильминский, Малов күренешләрен мин өстәдем»

Фильмның сценарий авторы, драматург Юныс Сафиуллин: «Камал театрының баш режиссеры Марсель Сәлимҗанов фильм төшерергә йөргән Рамил Төхвәтуллинга сценарийны минем белән эшләргә киңәш иткән. Сценарийга Ильминский, Маловлар күренешләрен мин өстәдем. Рамил ул рольләргә рус артистларын куеп бик дөрес эшләде. Дөрес, фильмда пьесадан тайпылыш бар — Гаяз Исхакый керәшеннәрнең үз теләге белән чукынуына басым ясамый, әсәрдә көчләп чукындыру турында сүз бара. Ә үзләре чукынучылар турында әйтелгәч, фильм йомшара. Әйе, үзләре теләп чукынучылар да бар, безнең авылда да берәү бабаларының үз теләге белән чукынуын әйткән иде. Андыйлар да булгандыр. Әмма алар бит 99га бер.

Тайпылышларда минем гаебем юк, әмма алар белән килештем. Артистлар бик шәп уйнады. Сәлимҗан ролендә мәрхүм Гафур Каюмовның уены ярылып тора. Рамил Төхвәтуллин үзе дә бик талантлы артист — шәп уйнады. Ул гаҗәеп талантлы продюсер. Районнар бик булышты: атлар, декорацияләр, башкасы белән дә. Бюджеты зур түгел иде. Әмма барыбыз да бик яратып эшләдек».

Рәмис Нәҗмиев: «Ничек теләдек — шулай эшли алдык»

Фильмның режиссеры, фотограф Рәмис Нәҗмиев: «Мин «без татарлар — әллә кемнәр» дип сөйләргә яратмыйм. Андый хисләр белән алындым димим. Беренчедән, миңа сюжет кызык иде. Икенче яктан, татар әсәрен дөньяга чыгарасы килде. Безнең тарихны, мәдәниятебезне дөньяга чыгару өчен дип тырыштык. Чөнки үзебез турында үзебез сөйләмәсәк, безнең турында башкалар сөйләячәк һәм без моны контрольдә тота алмаячакбыз. Без бу теманың бик гади генә кабул ителмәячәген дә белдек. Ләкин ничек теләдек — шулай эшли алдык.

«Кеше нәрсә әйтер икән», дип кемгәдер яраклашмадык. Без: «Шулай булсын!» — дидек тә, шулай эшләдек. Мөгаен, бу бүгенге көнгә кадәр шулай эшләнгән бердәнбер әйбердер. Мин аның сәнгати ягыннан һәм «посыл»лар буенча хәзер дә канәгать, ә техник яклары инде шул вакытларның мөмкинлекләреннән чыгып эшләнгән. Бүгенге техник мөмкинлекләр белән, бәлки, яхшырак төшерә алыр идек».

Хәлим Җәләй: «Без нинди фильмда нәрсә уйнаганыбызны белеп уйнадык»

Фильмда катнашкан актеры, Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләй: «Шуны гына әйтә алам — без нинди фильмда нәрсә уйнаганыбызны белеп уйнадык. Мәскәү тәнкыйтьчесе Гыймади картны уйнаган Шәүкәт Биктимеровны, Вера Минкинаны һәм минем уенны аерып әйткән иде. Ә Камал театрында „Зөләйха“ ның спектакле куелганда Равил Шәрәфиев белән чиратлашып Гыймадины уйнаган идек. Празат абый Исәнбәт куйган иде аны. Ул, җаным, нәрсә куйганын белеп куя инде. Әйбәт барды. Озак барды дия алмыйм — халыкка бит „Мунча ташы“ кирәк».

Матбугат битләреннән:

«Акчарлак», 2002 ел: «Зөләйха» га сигез ай буе сценарий яздык. Хәзер ул Министрлар Кабинетында раслау көтә. Акцентлар ясамыйча тарихи фильм төшерәчәкбез. Анда — иман темасы, ана белән бала… һәм хыянәт темасы».

«Республика Татарстан», 2005 ел: «Прологом к событиям, рассказанным в нем, стали картина героической обороны Казани в 1552 году и интереснейший спор двух миссионеров о путях приобщения „инородцев“ Поволжья к православию. Его в фильме ведут профессора Казанской духовной академии Николай Ильминский, автор системы христианизации нерусских народов через образование — книги и школы, и Евфимий Малов — сторонник насильственного обращения этих народов в православие. Не оставила зрителей равнодушными трагическая судьба молодой татарской женщины Зулейхи. Ее муж Салимжан заключен в тюрьму за участие в бунте односельчан против властей, решивших ликвидировать мечеть в селе, где большинство татар стали кряшенами. Сама Зулейха, не подозревавшая, что Салимжан всю свою семью записал в кряшены, под именем Марфы отправлена в монастырь, а затем ее насильно отдают замуж за русского крестьянина Петра. Финал фильма трагичен. И Салимжан, и Петр гибнут, а Марфа-Зулейха, обвиненная в их смерти, оказывается на каторге…»

«Татар-информ», 2006 ел: «Татмедиа»да бүген Гаяз Исхакый әсәре буенча төшерелгән «Зөләйха» нәфис фильмының презентациясе булды. Фильмның премьерасы бер ел чамасы элек булды. Шул вакыт эчендә аны, режиссер сүзләре буенча, 300 меңнән артык кеше караган. Ул Мәскәүнең Кино йортында, Киев фестивалендә күрсәтелгән, берничә Татарстан кинотеатрында барган. DVDда төшерелеп татар диаспорасында таратылган. Фильм Питрәч, Теләче, Аксубай, Чистай районнарында төшерелгән. Фильм геройлары татарча сөйләшә. Рус теллеләр өчен субтитрлар бар. Россиянең мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин баш консультант буларак катнашкан».

«Сөембикә», 2018 ел: «Рамил Төхфәтуллинның „Зөләйха“ фильмы (Гаяз Исхакый әсәре буенча) һәртөрле гыйсъянчылыкка әзер 90нчы еллар өчен дә вакыйга булган иде. Шул фильмда Илсөя иҗат иткән каһәрләнгән хатын-кыз образы безнең сәхнә иҗаты тарихында бердәнбер булып кала әле, Зөләйха оныту белмәс хәтерне һаман тетрәтә. Аның ул фильмдагы әрнүле карашы, елап-елап арыган күзләрендәге сагыш — ул безнең дә әрнү, безнең дә сагыш!»

«Акчарлак», 2013 ел: «Бүгенге көндә иң зур хыялым булган «Мөһаҗирләр”не төшерсәм, миңа калса, бөтен дөнья өчен кызык булачак. «Зөләйха”ны бөтен шәһәр буйлап үзем йөрттем, ә нәтиҗә буларак, үзенең бүләген Берлинда алды. «Зөләйха» да, «Дилемма» да уңышлы язмышлы булды. Татар киносының һәм киностудиясенең барлыкка килүе иң югары түрәләрнең катгый теләгенә бәйле. Бүгенге көндә кино сәнга­тенә, язма әдәбиятка, кадрлар мәсьәләсенә дә игътибар җитми».

P.S.: Моннан сигез ел элек «Сокровища О.К.» фильмы чыкты. Эшче исеме — «Сокровище озеро Кабан». Әлеге фильмда Рамил Төхвәтуллин да катнаша. Аның герое фильмда: «Мәскәүнекеннән аермалы буларак, безнең Казан Кремленә кызарырга кирәкми!» — диде. 

intertat