Домой Жизнь татар Татары в России и в мире XVI Казан кинофестивале ТАССРның 100 еллыгына багышлана

XVI Казан кинофестивале ТАССРның 100 еллыгына багышлана

XVI Казан кинофестивале ТАССРның 100 еллыгына багышлана

Казан мөселман киносы фестивале 4 – 9 сентябрь көннәрендә үтәчәк.

Быел Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең төп темасы ТАССРның 100 еллыгы булачак. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Казан мөселман киносы фестивале 4 — 9 сентябрь көннәрендә үтәчәк. Кинофестиваль программасына ТАССРның 100 еллыгы темасын яктырткан чаралар кертеләчәк.

Оештыручылар ТАССРда төшерелгән архив фильмнарын күрсәтәчәкләр. «Без үзенчәлекле стилистикалы 1920-30 елгы фильмнардан башлап сәнгать әһелләре, данлыклы вакыйгалар турында өлгереп җиткән фильмнрага кадәр күрсәтәчәкбез», дип вәгъдә итә «Татаркино» оемасы директоры Миләүшә Айтуганова.

Тагын бер программага Казанда төшерелгән һәм Казан күренешләре кергән фильмнар тупланган. Бирегә А.Мармонтовның Сергей Безруков белән төшерелгән «Реальная сказка» фильмы, Д. Коробкинның «Сокровища озера Кабан» маҗаралы комедиясе керәчәк.

«Казан премьералары» махсус проектында Татарстан кинематографистлары үзләре эшли башлаган картиналарын тәкъдим итәчәк.

Казан халыкара мөселман киносы фестивале 2005 елдан бирле уздырыла.

«Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова