ГЭС та төзегән, урман да кискән

0
31

Самара өлкәсе, Елховка районының Алмалы авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Самарада яшәүче Минниса Хисаметдин кызы СӘГЫЙРОВАга 1 мартта 90 яшь тулды.

Апабыз язның беренче аенда дөньяга килгәнгәдерме, кояш кебек ягымлы, игелекле, изге күңелле булып үсә. Ул кечкенәдән эш сөючән булган. «Безнең заман балаларына урамда уйнап йөрергә туры килмәде, хәлебездән килгән эшләрне кушалар иде, без дә карышмый идек», – дип сөйли апабыз.

«Әтигә бронь бирделәр, ул ЧТЗ тракторын йөртә иде. Әни дә, әти дә, җиң сызганып, көн-төн колхоз кырларында эшләделәр. Гаиләдә беренче бала булганга, бөтен йорт эшләрен миңа алып барырга туры килде.

Шулай вакыт уза торды, акрын гына миңа да мәктәпкә барыр вакыт җитте. Үзебезнең авылда өч сыйныфны тәмамлагач, күрше Тупли мәктәбендә 4-7 сыйныфларны укыдым да колхозда эшли башладым. Мине тракторчы ярдәмчесе – плугарь итеп куйдылар. Искиткеч авыр эш иде. Әгәр сабанны гел чистартып бармасаң, ул тыгыла, җир тирән сөрелми, агроном шелтә белдерәчәк. Коеп яңгыр яуса да, тимер утыргычка утырып, зур тимер калак белән сабанны чистарта идем. Язгы чәчүдән башлап, тәмам кыр эшләре беткәнчегә кадәр кырда идек без.

1950 елларда Куйбышев гидроузелы төзелә башлагач, безнең авылдан дүртебезне – Нотфулла абый Мөхетдиновны, Миннеруй Йосыпованы, Гөлсем апаны һәм мине шул төзелешкә җибәрделәр. Без анда да бик ты-рышып эшләдек. Ул елларда техника юк диярлек, күбесенчә кул көче иде. Бөтен техника – йөзләгән ат, лом, тачка һәм көрәк. Көрәкнең дә иң зурысы иде. Тачкага яисә носилкага бетон төяп куялар, ә без – япь-яшь кызлар, аны кирәкле урынга илтеп сала идек. Эш искиткеч авыр булды. Берничә ай эшләгәннән соң, авылга озатканда, безне мактап, тырышып эшләгән өчен бүләкләр, күлмәк тектерергә материя тапшырдылар. Без авылга кайткач, тирә-күршеләр җыелды, барысы да сораштыралар, безнең уңышларга шатланалар.

Төзелештән кайтып аз гына авылда эшләдек тә безне, шул ук дүртебезне, урман кисәргә җибәрделәр.

Бүгенгесе көндә Аллаһыга шөкер итеп яшим. Авырлыкларга бирешмәдек.

1953 елда Идәй авылы егете Гаязга тормышка чыктым. Без биш бала үстереп, аякка бастырдык. Кызганычка, тормыш иптәшем 26 ел элек вафат булды. Сугышта алган яралары аны гомер буе әрнетеп яшәделәр. Шул тимер кыйпылчыклары теге дөньяга вакытсыз озаттылар аны», – дип искә ала тормыш юлларын кадерле апабыз.

Хәзерге вакытта Минниса апабыз Самарада балалары карамагында яши. Исәнлеге әйбәт, Аллаһыга шөкер. Күзләре күрә, аяклары йөри. Онык, оныкчыкларына оекбашлар бәйли, догалар укып, якыннарына теләкләр теләп яши. «Тормышымнан бик канәгатьмен, балаларыма Аллаһының рәхмәте яусын», – дип еш кабатлый апабыз.

Яраткан апабызны чын күңелдән олы юбилее белән котлыйбыз һәм ић изге телђклђребезне юллыйбыз. Кайгы-хђсрђт књрмичђ, картаюны сизмичђ, яшђњ дђрте сњнмичђ, шатлыкта яшђвећне телибез.

Яшђњ шатлыгы син безнећ

љчен,

Яхшылыгыћ белђн њрнђк син.

Авыр чакта сића таянабыз,

Безнећ љчен џђрчак кирђк

син.

Сабырлык та, тњземлек тђ

биргђн,

Ахры, Ходай сиңа

тумыштан.

Шућа књрђ онытылмас

ќырдай

Яшисең тђм табып

тормыштан.

Иң изге теләкләр белән сеңелләрең Наҗия һәм Сария балалары белән.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here