Домой Культура Туган телебез гасырларда саклансын

Туган телебез гасырларда саклансын

0
Туган телебез гасырларда саклансын

Халыкара туган тел көне кысаларында Гали авылы мәктәбе укучылары арасында “Тәрҗемәче” дип аталган интеллектуаль уен үткәрелде. Ул мәкальләр төзү, рус теленнән татар теленә тәрҗемә итү кебек биремнәр туплаган 7 өлештән торды.

Пантомима конкурсы балаларга аеруча ошады. Анда бер команда сүзләрне ишарәләп аңлатырга, ә икенчесе, аңлап алып, сүзне татар телендә атарга тиеш иде.

Уен бик күңелле узды. Укучылар барлык конкурсларда да актив катнаштылар. Уен формасында үткәрелгән чаралар балалар өчен бик кызыклы һәм мөһим, һәм аларны ешрак уздырырга кирәк, дигән нәтиҗәгә килдек.

Туган телебездә халкыбызның көнкүреше дә, гореф-гадәтләре дә чагылыш таба. Без әбиләребезнең ана телендә сөйләгән әкиятләрен, бишек җырларын тыңлап үстек, халкыбызның мәкаль һәм әйтемнәре тормышка күзләребезне ачты. Шушы байлыкны балаларыбызга да мирас итеп калдыру өчен мәктәпләрдә менә шундый чараларны ешрак үткәрсәк, ә өйдә гел татарча гына сөйләшсәк, телебез гасырларда сакланыр иде.

Фирдәүсә ЙОСЫПОВА,

Гали мәктәбе укытучысы.