Домой Ислам Ислам в стране и в мире Голәмәләр шурасы: Үз-үзеңне изоляцияләү ураза тотуга комачауламаска тиеш

Голәмәләр шурасы: Үз-үзеңне изоляцияләү ураза тотуга комачауламаска тиеш

Голәмәләр шурасы: Үз-үзеңне изоляцияләү ураза тотуга комачауламаска тиеш

Быел ураза 24 апрельдә башланачак һәм 23 майда тәмамланачак.

Россия мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасы Рамазан аендагы мәҗбүри сәдака күләмен һәм намаз тәртибен билгеләде. «Коронавирус таралу сәбәпле, карантин һәм үз-үзен изоляцияләү мөселманнарга ураза тотарга комачауламаска тиеш. Голәмәләр шурасы COVID-19 авыруы куркынычы аркасында уразаны калдырырга ярамый дип саный», — диелә карарда. Бу карар шимбә көнне Россия мөселманнары Диния нәзарәте сайтында чыккан. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Быел ураза 24 апрельдә башланачак һәм 23 майда тәмамланачак. 24 майда Ураза бәйрәме булачак.

Голәмәләр шурасы коронавирус белән авыручыларның сәламәтлегенә куркыныч янаган вакытта ураза тотмаска мөмкин, дип билгели. Әмма сәламәтләнгәннән соң алар уразаның калган көннәрен тотарга тиеш.

Мөселманнарга намазланы өйдә укырга тәкъдим иттеләр. «Әгәр илдә катлаулы эпидемиологик вазгыять дәвам итсә һәм массакүләм җыеннар тыелу озайтылса, быел бәйрәм намазы шәһәрнең Җәмигъ мәчетендә имам, мөэзин һәм мулла катнашында узачак. Калган мөселманнарга өйләрендә, гаиләләре белән бәйрәм рухы тудырырга һәм онлайн-форматта Үзәк мәчет имамының бәйрәм вәгазен тыңларга, ике яки дүрт рәкәгать өстәмә намаз укырга», диелгән документта.

Шулай ук Тәрәвих намазларын да өй шартларында укырга киңәш ителә.

Моннан тыш, Голәмәләр шурасы зәкать-фитр сәдакасы күләмен дә билгеләде. Быел ул аз керемле гаиләләргә бер кешегә 100 сум исәбеннән, уртача керемле гаиләләргә 300 сум һәм хәлле гаиләләргә 500 сумнан алып тәшкил итәчәк.

«Татар-информ»